Логотип Идель
Мәдәният

Зәвыклы тамашачыга – сыйфатлы татар җыры

Профессионал җырчы һәвәскәрдән нәрсәсе белән аерыла? Укыган белемен иҗатта оста файдалана белүеннән! Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Айдар Сөләйманов профессиональ сәхнәгә төпле әзерлек белән аяк басты, Татарстан, Русия данын дөньякүләм проектларда танытырга өлгерде.

Профессионал җырчы һәвәскәрдән нәрсәсе белән аерыла? Укыган белемен иҗатта оста файдалана белүеннән! Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Айдар Сөләйманов профессиональ сәхнәгә төпле әзерлек белән аяк басты, Татарстан, Русия данын дөньякүләм проектларда танытырга өлгерде.  

 

Бер өлеш – тумыштан, тугыз өлеш – тырыштан

 

Игътибар иткәнегез бардыр, берара татар эстрадасы мәйданында һәвәскәр башкаручылар ишәеп китте. Араларында яшь буын да, шулай ук олыгаеп баручы апа-абыйлар да шактый очрады. Аларның махсус белеме бернинди роль уйнамады, тамаша яратучы өчен бигрәк тә. Гәрчә без үзебез кибеткә кергәч, кара ипинең дә яңарак пешкәнен эзлибез бит. Ә сәхнәдә яңгыраган, анда чыгып мәйдан тоткан «артист»ларның сыйфатына талымсыз булдык, диикме шунда?! Бу тенденция бүген дә дәвам итә. «Аллаһыдан бирелгән моң» дигән булып, күпләр танылып ук китте. Араларында татар авыл һәм шәһәрләре буйлап гастроль тормышын көйләп җибәрүчеләре дә очрый.   Әмма бүгенге көндә, бәхетебезгә, югары махсус белем алган яшьләр сәхнә яулый башлады. Бу язмабызның герое да – бөтенләй икенче юнәлештә иҗат итүче яңа заман татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Айдар Сөләйманов. Айдар – яшь егет, фәлән авылның фәлән апасы, бәлки, аның дөньяда барын да белмидер. Әмма җырчы егет профессиональ сәхнәгә төпле әзерлек белән аяк басты, Татарстан, Русия данын дөньякүләм проектларда танытырга өлгерде. Шуның өчен аның мактаулы исеме – Татарстанның атказанган артисты булуы да табигый һәм бик лаеклы күренеш.

Айдарның дүрт дипломы бар. Профильле ике югары белеме – Мәскәүдәге Русия театр сәнгате академиясенең (ГИТИС) эстрада факультеты һәм Казан дәүләт консерваториясеннән тыш, ул фән һәм мәдәният юнәлеше буенча Русия Президенты карамагындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. «Җырчы кеше һәрвакыт белем тупларга тиеш. Зилә ханым Сөнгатуллина әйтмешли, җырчыга соңгы сулышына кадәр уку мәслихәт. Гыйлемле булуың зур мөмкинлекләр ача. Туплаган белемемне иҗатта иркенләп кулланам. Профессионал һәвәскәрдән нәрсәсе белән аерыла? Укыган җырчы белемен иҗатында оста файдалана ала», – ди җырчы егет үзе.

Айдар Сөләйманов – актив иҗатчы. Аны Татарстан Хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы оештырган зур чараларда да, чит илгә чыгучы артистлар исемлегендә дә, шулай ук, заманча иммерсив театрда да күрергә мөмкин. «Хәзерге сәнгатькәр ул синтетик артист булырга тиеш. Ул җырласын да, биесен дә; акработикага да, драматик уен ягыннан да маһир булуы сорала», – ди ул үзе.

Айдар «Созвездие-Йолдызлык» фестивале эшчәнлегендә, Муса Җәлил исемендәге опера театрында узган «Үзгәреш җиле» фестивале, «Алтын Казан» мюзиклында, Мәскәү проектларында катнаша. Коуч-педагог буларак, музыкаль, вокаль конкурсларга әзерлек дәресләре алып барырга да өлгерә.

Дөрес, җырчы егетне аерым (сольный) концертлар куймаганы өчен тәнкыйть утына тотучылар да бар. Әмма ул, алдан искәртеп киткәнебезчә, яңа заман җырчысы. «Талантым бар, шуны файдаланам», – дип утыручылардан түгел. Аның тормыш шигаре: «Туксан сигез процент хезмәт иткәндә генә, талант ачыла һәм тиешле нәтиҗә бирергә мөмкин!» Һәр проектка теләп алына һәм зур хезмәт куя, ихластан иҗат итә. Шуңа да һәр чыгышы югары профессиональ дәрәҗәдә килеп чыга.
                      

Остазларга рәхмәтле

 

Айдарның тагын бер күркәм сыйфаты бар. Ул татар телендә камил дәрәҗәдә аралаша. Милләткә, татар әдәбиятына карата карашы Зәй шәһәренең татар гимназиясендә белем алганда формалашкан. Үсмер чорында «Сәләт» лагеренда үткәргән вакытларны да сагынып искә ала егет.

– «Сәләт» мине бөтенләй икенче яктан ачты. Биредә яңа, татар мохите иде. Мәдәниятебезне, татар телен яңа төсләрдә күреп, тойдым, ярата башладым. «Сәләт»тә яңа дуслар таптым. Җәүдәт Сөләйманов, Фаяз Хуҗин, Айдар Фәйзрахманов кебек остазлардан күп мәгълүмат тупладым. Ә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале мине иҗади яктан үстерде, үземдә хезмәт итәрлек көч барын аңларга булышты. Дмитрий Туманов, Зилә Сөнгатуллина, Гөлнара Морзиева һәм Зәйдәге укытучым Әлфия Вәлиуллиналар тир түгәргә өйрәтте. Хәзер үзем дә инде «Йолдызлык»та яңа талантлы буын үстерүдә катнашам. «Йолдызлык» миңа Мәскәүдә укырга мөмкинлек бирде. Хәзер шул белемне башкалар белән уртаклашам.

Айдар Сөләймановның «Атлар чаба» әсәре белән «Turkvision» проектында уңышлы чыгыш ясавын әле дә хәтерлибез. Биредә ул татар җырчысы образын бөтенләй үзгә яктан күрсәтә алды.

– «Алтын Казан» мюзиклын куярга әзерләнгәндә, репетициягә Ренат абый Харис килде, – дип искә ала ул көннәрне Айдар. – «Turkvision» бәйгесе турында ишеткән идем инде, халык шагыйреннән атларга бәйле шигырь язуын үтендем. Ике көн эчендә Ренат абый татар рухына нисбәтле әсәрен язып алып та килде, автографлар куеп бүләк итте. Ә бер атнадан соң дустым, композитор Эльмир Низамов аңа көй иҗат итте. Ун көн дә узмады – мин инде студиядә җыр яздырдым. Шул җыр фестивальгә тәгаенләнде дә.

Кайда да татар җырын башкара

 

Гомумән, кайсы гына мәйданда чыгыш ясамасын, үзенең тышкы кыяфәте һәм эчке рухи байлыгы, профессиональлеге, затлылыгы белән аерылып тора ул. Сәхнәдәшләре дә Айдар турында һәрвакыт уңай фикердә. Конфликтларга керми, килеп чыккан мәcьәләләрне дә аксакалларча хәл итә белә, диләр.

Айдар Сөләйманов сәфәрләр ярата, чит илләргә еш чыга ул. Яшь булуына карамастан, Америка, Австралия, Аурупаны гизеп чыгарга да өлгергән. Нинди генә сәхнәләрдә чыгыш ясаса да, татар җырларын башкара. Татарлар яшәгән һәр тарафта милли мәдәниятебезне танытуда үз өлешен кертә. Әмма дөньяның нинди шәһәрләрендә генә булмасын, туган ягы Зәйгә сагынып, ашкынып кайта, чөнки биредә әти-әнисе яши. Беренче җыр укытучысын Әлфия ханымны да онытмый. «Мирас», «Азаль» төркеме белән хәзергәчә иҗади элемтәдә, аларга музыкаль номерлар оештырырга ярдәм итә. Сабан туе, Җиңү бәйрәмнәренә багышланган концертларда Айдар һәрвакыт теләп чыгыш ясавын әйтә.

Күпләр аның Әлмәт шәһәре «Татнефть КВН» җыелма командасындагы уңышлары турында белә. Яшь иҗатчы өчен бу – саллы мәктәп һәм тәҗрибә. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән дә иҗади дуслыкта яши.

Беренче планда – иҗат дөньясы

 

Яшерен-батырын түгел, телибезме, юкмы, тормышыбыз безне интернетка бәйләп үк куйды. Популяр артистларның гына түгел, гади кешеләрнең дә тормышын хәзер интернет челтәрләре аша күзәтергә мөмкин. Айдар да күп мәгълүматны интернеттан ала.

– Интернеттан бик күп опера, спектакльләр карыйм, музыка тыңлыйм, өйрәнәм. Ә инстаграмда аена бер кызыклы мәгълүмат чыгарсам, миңа шул җитә. Әгәр дә кызыклы вакыйгаң булса, син башкалар белән уртаклашырга тиеш, – дип саный.   

Сәхнә, иҗат, җыр дөньясы – Айдар өчен иң беренче планда торган кыйммәтләр, ягъни ул аның тормышы-булмышы. Бәләкәй чагыннан ук, дөресрәге, дүрт яшендә сәхнәгә чыгып җырлый. Әнисе шул вакытта ук улының язмышын күзаллап, улына дөрес юлдан атлап китәргә ярдәм итә: музыка мәктәбенә бирә. Ә аннан соң музыка көллияте, Казан дәүләт консерваториясе, илнең данлыклы уку йорты – Русия театр сәнгате академиясе.

Айдар Сөләйманов – татар эстрадасына яңа сулыш алып килгән сәнгатькәр. Гадәттә, консерватория тәмамлаган җырчылар кая барып бәрелергә белми йөргәндә ул эстрадада да, шул ук вакытта операда да үз юлын булдырды. Аның академик сәнгатьне халыкка якынайтырга омтылу, шул ук вакытта татар эстрадасында зәвыклы тамашачы тәрбияләргә алынуы соклану хисе уята.

 

Айдар Сөләйманов уңышлары:

– Татарстанның атказанган артисты;
– Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты;
– Русия Театр әһелләре берлеге әгъзасы;
– Муса Җәлил  исемендәге опера һәм балет театрының чакырылган солисты;
– «Тантана-2021» премиясе лауреаты;
– КВН югары лигасы чемпионы (2020), «Голосящий кивин» музыкаль фестиваленең ике кубогы иясе;
– «Созвездие-Йолдызлык» театр студиясе актеры;
– «Turkvision» Халыкара җыр конкурсының көмеш призеры;
– Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары, фестивальләре лауреаты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев