Логотип Идель
Әдәбият

АДИЛӘ ӘХМӘТҖАНОВА: «Мин сиңа барыбер берни дә сөйләмим»

Адилә Әхмәтҗанова шигыре

***
Мин сиңа барыбер берни дә сөйләмим,
Күзләрдән укуың файдасыз.
Күптәннән син миңа сердәшче түгелсең,
Бер-ике сүз әйтү уңайсыз.

Көннән-көн читләшәм, кайчандыр җаныма
Бик якын тоелган кешемнән.
Кагылма йөрәккә, салкының азаплый,
Кагылма... кулларың өшегән.

Мин сиңа җылымны биралмыйм, сорама,
Ул сиңа кирәксез, ялгышма.
Йөрәгем куш учлап биргәндә, син киттең,
Ә хәзер ишегем шакыма.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев