Логотип Идель
Әдәбият

ҖАН РИЗЫГЫН КАЙДАН ЭЗЛӘРГӘ?

«Мин үземне җырчы дип тә, шагыйрә дип тә санамыйм. Күңелемә хуш килгән мавыгу ул. Алар чишмә төсле үзләре ургып чыга. Иҗатым белән яшьләрдә туган телгә мәхәббәт уятасым килә», – ди ул.

Эльвира Шәмгуллина Тәтеш районының Алабирде авылында туып үсә. Үзен белгәннән бирле җырлый ул. Ә менә дүртенче сыйныфтан шигырь язарга һәвәсләнеп киткән. Бу сәләтен укытучысы Мөнирә Миңнегалиева күреп алган һәм алга таба да кызны иҗатка илһамландырып торган. Җыр һәм иҗат бәйгеләрендә төрле дәрәҗәле урыннар яулап үткән мәктәп елларыннан соң Казан дәүләт авиация институтының (КНИТУ) экология бүлегенә укырга керә кыз. Беренче курста укыганда ук үзенең беренче җырын яздыра. Шуннан аның иҗаты белән кызыксынучылар арта.

«Мин үземне җырчы дип тә, шагыйрә дип тә санамыйм. Күңелемә хуш килгән мавыгу ул. Алар чишмә төсле үзләре ургып чыга. Иҗатым белән яшьләрдә туган телгә мәхәббәт уятасым килә», – ди ул.   

Хөкем итәм ихлас хисләремне!
Төннәр буе йокы бирмиләр.
Йөрәгемнең ишекләрен бикләп,
Акылымны анда кертмиләр.

Ничә тапкыр акыл бире килеп,
Йөрәк ишегемне шакыды,
Ярсу чагы иде хисләремнең:
Тыңларга да хәтта базмады.

Хөкем итәм! Әле өстәп язам
Жалуыма тагын шуларны:
Шашкан хисләр минем яшьлегемнең
Бар гомерен үзенә урлады.

Мең мәртәбә кеше арасында
Кыен хәлгә мине калдырды.
Үзе генә карар кабул итеп,
Сайлау мөмкинлеге калдырмады.

Чиге җитте түзеп торуымның,
Мин хисләрсез телим яшәргә!
Акыл белән икәү карар кылып,
Тыныч кына тормыш итәргә.

Хөкем итәм! Тагын бер генә төн
Хисләр әле кунсын йөрәктә.
Хөкем итсәм, акыл белән генә
Моңсу булмас микән яшәргә?

***

Иреклеме татар? Бик икеле...
Кем соң бәйләп куйган Җәлилне?
Кем урлаган бабалардан калган
Алтынга тиң затлы сүзләрне?

Кем татарның телен кисеп алып
Чукып чыгармакчы күзләрен?
Кем хаклыкны, чынлыкны яшереп
Сызып язды тарих битләрен?

Кем соң безнең ана теле өчен
Казып куйды күптән каберне?
Уян, татар! Әллә милләт язмышы
Миңа гынамы шулай кадерле?

Уян, татар! Өйрән үткәнеңне!
Җитте, инде шактый түзелде.
Күтәр башың, тырнап ачып җибәр
Ялган эрененә тулган күзеңне!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев