Логотип Идель
Әдәбият

«АТМЫЙ КАЛГАН ТАҢ» - яңа китап тәкъдим итү чарасыннан репортаж

Бүген «ТАТМЕДИА»ның «Кәеф лабораториясе»ндә язучы, журналист Рәмис Латыйповның «Атмый калган таң» китабы тәкъдим ителде.

Әлеге чара үзенчәлекле форматта оештырылган иде. Гомумән, Рәмис абый үзе дә иҗадилыгы, үзенчәлекле фикерләү рәвеше белән башкалардан аерылып тора. Бу юлы да "Булган-булган, бу чараны ничек тә кызыклы һәм эчтәлекле итәргә кирәк" дип уйлаган да, шаярып әйткәндә, мөгез чыгарырга теләгән. Гадәттә яңа китаплар 1 каттагы "Әдәби кафе"да тәкъдим ителә. Кешеләр күп килү сәбәпле, кайвакыт алып баручының сүзен дә ишетми калырга мөмкинсең. Ә монда бик уңайлы һәм чагыштырмача иркен булды.

Кичәдә Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша да катнашты, ул "Салдат мәхәббәте" хикәясеннән өзек укыды. Иң кызыклы өлешендә туктап, матур гына реклама ясап та куйды. (әлеге хикәя 2020 елда "Казан утлары" журналында басылган иде, мин аны укып тәэсирләнгән идем. Бүген кабат шул хисләргә кайткандай булдым) Аннары шушы хикәянең темасына туры китереп, җырчы Раушания Җиһангирова гитарага җыр башкарды. 

"Элек микрофон күтәреп йөри иде, хәзер кулында - китап"

"ТАТМЕДИА"ның генераль директоры Шамил Садыйков Рәмис Латыйповны 1997 елдан бирле белә икән. Шуңа күрә ул чыгышын кызыклы чагыштыру белән башлады:

Ул гомер буе микрофон күтәреп йөрде-йөрде дә, картая башлады - китап күтәреп йөрергә чираты җитте. Без аны бигрәк тә журналист буларак беләбез, сценарийлар да язды, хәзер китап язуга күчте. Сез инде беләсез, бүгенге көндә бу уникаль китап сериясе. "Атмый калган таң" - "Казан утлары" китапханәсенең 25 нче китабы. Бу сериянең төп миссиясе - яңа авторларны күтәрү. Без башка регионнардан да эзлибез. Рәмис бүгенге көндә яңа автор буларак сезнең каршыгызда басып тора, - диде директор. 

Салдат - кем ул?

Китапның әдәби редакторы - "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев Рәмис Латыйпов иҗаты турында драматург, язучы Рәдиф Сәгъди белән сөйләшкән булган. Вакыйф абыйның: "Рәмис үзенең хикәяләрендә укучыны җиңел генә, сизмәгәндә, алып кереп китә" дигәненә Рәдиф абый: "Алып керүен керә, ә алып чыга аламы соң?" - дип сорап куйган. Вакыйф абый да югалып калмаган: "Атмый калган таң" хикәясендә героен кабердән алып чыга", дип җавап биргән.

Чыннан да, "Атмый калган таң" хикәясе шул ягы белән тетрәндерә һәм уйландыра торган әсәр. (Сүз уңаеннан, хикәя безнең "Әдәби суд"та да каралды һәм "Идел"дә басылып чыктыИң кызыгы - вакыйгалар тормыштан алынган икән. Гомумән, китапта басылган 4 әсәрнең күбесе чынлыкта булган хәлләр. Мәсәлән, "Салдат мәхәббәте"ндәге төп герой - атның да прототибы бар. 

***

Чараның иң кызыклы өлеше - викторина булды. Анда авторның үзенә, иҗатына һәм китабына карата кызыклы сораулар әзерләнгән иде. Уенда катнашырга КФУның иң актив студентлары - Айгөл Фәттахова, Ихтыяр Кыямов, Ильяс Хаҗиев һәм Зөлфия Шәвәлиева чыкты. Айгөл белән Ильясның баллары тигезләшкәч, алкышлар ярдәмендә төп җиңүчене билгеләдек. Айгөл хәйләкәр булып чыкты: башта Ильяс өчен кул чаптырды да, аннары үзенә алкышлар сорады. (гадәттә соңгы кешегә ныграк алкышлыйлар - бу факт) Рәмис абый аңа уенның иң зур бүләген тапшырды - "ТАТМЕДИА" ашханәсендә бер тапкыр ашауга сертификат! (моны уйлап табарга кирәк бит әле!) Билгеле, барлык катнашучыларга тәмле бүләкләр өләште.

Бу уеннан соң чара тагын да күңеллеләнеп китте. Ахырда инде авторга сораулар яудырдылар, ул тыйнак кына җавап бирде. Үзенә ошаган һәм ошамаган сорауларны бирүчегә бүләкләр тапшырды. Килгән барлык кешеләргә рәхмәт әйтеп, чараны йомгаклап куйды. 

Рәмис Латыйпов - журналист, язучы, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, "Интертат" электрон газетасының, "Атна вакыйгалары" газетасының баш мөхәррире.

Фотолар: Рамил Гали, Татар-информ. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев