Логотип Идель
Әдәбият

БАР ДА ҮЗГӘ (Йолдыз Миңнуллина шигыре)

Бар да үзгә: җир дә үзгә

Бар да үзгә: җир дә үзгә,

күк тә үзгә,

карлар тоташ дивар булып

ава безгә,

син дә үзгә, елмаясың

гел яңача,

телисеңме, без үлмәбез

һичберкайчан,

без үлмәбез, үҗәтләнеп

язлар килер,

тыңла мине, ышан миңа,

назлан, тилер,

әйдә, тагын бер танышыйк,

кызык өчен,

әйдә, сыныйк, бармы җирнең

тарту көче,

исемнәрне алыштырыйк,

әйдә, юри,

әйдә, җитди кешеләрне

үртәп йөрик,

йә булмаса, яңа бер тел

уйлап табыйк,

гел киресен сөйлик, гел

кызылга чабыйк,

безгә ярый, без үлмәбез

һичберкайчан,

син качасың, мин яңадан

сине ачам,

җир дә үзгә, күк тә инде

башка төрле,

бар да үзгә – без очрашкан

көннән бирле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев