Әдәбият
Белеп яшә
Илдус Гыйләҗевнең 1997 елгы шигыре
Илдус Гыйләҗевнең 1997 елгы шигыре
Татар кызы көлеп каршы алса,
Җир читендә берәр кибеттә –
Гаҗәпләнмә, бик тә табигый хәл,
Без сәүдәгәр элек-электән.
Җил тизлеге белән, елдам егет
Иярләсә ярсу айгырны –
Аңлап күзәт, безнең нәсел булыр,
Без тарихта батыр яугирләр.
Үзәкләрне өзеп ала торган
Җыр ишетсәң, моң-зар тулышкан –
Белеп тыңла, язмыш тәкъдиредер,
Без сагышлы милләт тумыштан.
Берәр халык күрсәң түзем, чыдам,
Итагатьле хәйран калырлык –
Сокланып бак, бәлки... кызганыптыр,
Безнең юлдаш булды – сабырлык...
«Идел», N4, 1997 ел
Фото: pixabay.com
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев