Логотип Идель
Әдәбият

БЕРАЗ ГЫНА ОЯТСЫЗ ШИГЫРЬЛӘР

Зөләйха Камалова шигыре

Атлар кешни

Түземлек юк, яулыгым ал
Чигү чикмичә.
Атлар кешни абзарында
Атлан җикмичә.
Сөелгәннән сөял чыкмый,
Сөешсәң салмак. 
Йөрсәң уйнап, чыкмас димә,
Уеннан уймак.
Терәтеп кәкре каенга
Чәчем сыйпыйсың.
Истигъфарын фәрештәләр
Качып укысын.    
Әдәп саклап тору кирәк
Ни пычагыма?
Башка чыдар әмәлем юк
Кил кочагыма.

Шулай ук укыгыз: ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев