-
Нәзарәт Рамазанда махсус хәрби операция кырындагы солдатларга Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм илтте Якынча 2 тонна авырлыктагы йөк республиканың төрле почмакларында яшәүче мөселманнар тарафыннан җыелды.
-
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең көннәре расланды Ике бәйрәм дә республикада эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
-
700 гә якын яшь кеше грантка дәгъва итә Җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн. сум.
-
XXIII дөньякүләм "Әдәби марафон"га гаризалар кабул ителә XXIII #әдәбимарафонда катнашучылар өчен төрле шәхесләр белән онлайн очрашулар, файдалы вебинарлар (үзүсеш, уңышка ирешү серләре һ.б.темалар буенча) үткәреләчәк.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Әби һәм «контакт»
– Әби! Әби дим! Әбекәй! Әйдә, сине дә «Вконтакте»га кертәбез!
Оныгының чәрелдек тавышын ишетеп, Маһибәдәр әби олы якка башын тыкты. Шул арада Диана «черт» иттереп, аны фотога төшерергә өлгерде. Әбисенең бер якка кыйшайган яулыгына, тешсез авызына карап, көлүдән чак тыелып, кыз соравын кабатлады:
– Әби, «контакт»та «страничка»ңны булдырабыз, син ризамы?
– Әллә ниләр турында сөйлисең, кызым. Миннән көлүеңме инде бу? – Маһибәдәр карчык, юеш кулын алъяпкычка сөртеп, аптыраулы карашын оныгына төбәде.
– Әбекәем, әйдә, кил әле монда! – Диана әбисен ноутбук янына өстерәп китерде. – Менә, күрәсеңме, бу минем «страничка». Менә монысы – мин, бусы да мин… Ой! Бусын сиңа карарга ярамый… Бусын да ярамый… Ә менә болар – минем дусларым!
– Бәрәкалла! – дип бот чапты Маһибәдәр карчык. – Югары оч Йосыфның бандит оныгы түгелме соң бу? Ул да синең дустыңмыни?
– Бандит түгел… Эдик әйбәт малай. Ә Рамил абыйларның үрдәкләрен ялгыш таптатты ул. Тормоз белән газны бутаган… Ярар, әби, әйдә, серьезный эшкә күчик. Кил, утыр яныма! Ки күзлегеңне. Башта фотоңны куябыз. Вә-ә-т! Син ул әби, син… Фотоаппарат виноват түгел синең шундый булуыңа. Ну, ошамаса, алыштырырбыз. Берәр агачны кочаклап төшәрсең…
Маһибәдәр әби берни аңламый иде. Оныгының кыланмышларына карап, йә кеткелдәп, йә аптырабрак утыра бирде.
– Ә хәзер сиңа статус уйлыйбыз, әби… – Диана күзләрен челт-челт йомгалап алды да, кинәт нәрсәнедер исенә төшереп, ашыга-ашыга клавишаларга баскаларга тотынды: «Только встретив настоящего парня, ты понимаешь, как ты ошибалась раньше, называя кого-то лучшим…»
– О-о-о, әбекәем минем… Мондый статус беркемдә дә юк! Шәп бит, ә? Ярар, яратып укыган китабыңны әйт…
– И-и-и, кызым, китап укымаганыма биш былтыр. Шул, «численник»ны гына караштырам инде хәзер.
– Әни күкәй төрергә дип алып кайткан «Себерке»не дә укыштырасың түгелме соң син, әбекәем?.. Ярар… Тә-ә-әк, «Семейное положение»ңны сораган монда.
– Нинди положение инде, балам, Харис бабаңның үлгәненә тугыз ел, урыны оҗмахта булсын, мәрхүмкәемнең, – Маһибәдәр карчык яулык очы белән күз яшен сөртеп алды.
– Ярар, әби, «в активном поиске» дип куябыз… Телефоның… Ә менә телефонның соңгы өч номерын гына язабыз. Хәзер күп кызлар шулай итә. Егетләр шылтыратып борчымасын өчен…
Әбисе кулын селтәп, кабат кухняга чыгап китте. Диана исә Маһибәдәр түтинең «стена»сына: «Я вас всех люблю!» дип язылган ромашка чәчәге куйды. Аннары «Мои видеозаписи» дигәнгә Нюшаның яңа клибын элде.
Аннан соң нәрсә булды, дисезме? Иртәгесен югары оч Йосыф карттан, зират урамында яшәүче Сабирҗан бабайдан, каравылда торучы аксак Хәкимҗаннан дуслашырга теләп «заявка»лар килеп төште. Авылның ферма очында яшәүче Газзә түти исә «Самые красивые девушки нашей деревни» дигән төркемгә керергә кыстап чакыру да җибәргән иде…
Алмаз Гыймадиев
Тышлыктагы фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз