Логотип Идель
Әдәбият

Дания Нәгыйм: «Әдәбиятка яңалыкны авырлык белән кертәбез»

«Халкы бәхетсез шагыйрьгә татлы йокылар харам», – дип язган иде Нияз Акмал. Чыннан да, шагыйрьнең, каләм әһеленең вазифасы без уйлаганнан да олырак. Без – татар милләтендә ул вазифа янә дә калкуырак. Шагыйрә Дания Нәгыйм белән шушы мөһим мәсьәлә хакында гәп кордык.

Дөнья мәйданына кайчан чыгабыз?

- Дания, бүгенге әдәбиятта кайсы җитешсезлекләргә аеруча әрнисең?

- Безнең буынны өлкән язучылар һәм бу дөньядан киткән әдипләребез белән чагыштырам да, үз яшебезгә карата никадәр аз эшләгәнебезне күреп көрсенәм, оялам. Без татарлар яңалыкларга сак карыйбыз, аларны әдәбиятка бик авырлык белән кертәбез. Электрон һәм аудиоформаттагы китаплар да яңарак кына эшләнә башлады. Бу яктан Марат абый Кәбировны гына аерып күрсәтергә мөмкин. Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты – авырткан җиребез. Детектив, фентэзи, фантастика һәм нон-фикшн жанрларындагы әсәрләр бездә әле бик күренми. Бөтенләй юк димим, әмма алар бармак белән санарлык. Дөнья аренасына һаман да чыгып җитә алмыйбыз. Ишек азрак ачылган, тик ул борын сыярлык ярык кына. Кайчан да булса татар әдәбияты инглизчәгә турыдан-туры тәрҗемә ителер һәм үз сүзебезне дөнья күләмендә әйтә алырбыз дигән хыял белән яшим. Безгә бу юнәлештә максатчан рәвештә эшләргә, махсус шуның өчен татар телен камил белгән кешеләрдән тәрҗемәчеләр әзерләргә кирәк.

- Язучылар берлеге иҗатчыларга нинди таләпләр куя һәм кирәк чакта яклыймы?

- Берлек тарафыннан ниндидер таләпләр куелганын белмим. Әмма без – язучыларның активлыгы җитмәве нык сизелә. Төрле әдәби кичәләргә, түгәрәк өстәлләргә һәм очрашуларга каләм әһелләрен җәлеп итүе авыр. Язучылар берлегендә эшләүчеләр һәркемне якты йөз белән каршы ала. Мөрәҗәгать итүчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәләр дип уйлыйм. 

Түрә язучының сүзенә колак салырга тиеш!

- Язучы, гомумән, каләм әһеленең дәрәҗәсе ниндиерәк булырга тиеш дип саныйсың?

Язучылар дөньядагы үзгәрешләргә һәрвакыт сизгер, җәмгыятьнең сулышын тоеп яши. Күпвакыт алар замана тәгәрмәченең кайсы якка тәгәрәвен дә дөрес билгели. Илебез сәламәт, нык булуын теләсәләр, түрәләр язучыларга йөз белән борылырга, аларның сүзләренә колак салырга тиеш. Әлбәттә, монда акча мәсьәләсе дә калкып чыга. Ачлы-туклы яшәгән язучының җәмгытьтә абруе да булмый, башка эшләрдә хезмәт куеп, сыйфатлы әсәрләр язарга да көч-вакыты калмый. Кызганыч, бүгенге көндә җырлый белмәгән «җырчылар», караучылар санын арттыру өчен бернидән дә тайчынмаган блогерлар язучылардан кирәгрәк санала. 

- Дания, китап уку модасын җанландыруның нинди юлларын күрәсең?

- Иң беренче чиратта татар теле институтын (монда балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты – барысы да керә) торгызырга кирәк. Телен җуя барган милләткә укучылар каян килсен? Кызыклы, укучыларны җәлеп итәрлек, заманча әсәрләр тудыру да әдәбиятка тартуның әһәмиятле юлы. Пропаганда да җитеп бетми кебек. Яңа чыккан татар китапларының рәсемнәрен метрода, телевизор рекламаларында күрәсе килә. Әлбәттә, бу мәсьәлә дә акчага барып тоташа. Әмма аны үзара килешүләр аша булса да хәл итәргә мөмкиндер. 

-  Ә сине Татарстан язучылар берлегенә җитәкче итеп куйсалар, нинди юнәлешләргә игътибар бирер идең?

- Мин моны күз алдына китерергә дә куркам. Язучылар берлеге рәисе булу – әйтеп бетергесез зур җаваплылык. Ул вазыйфаны башкаручыга каләм әһелләренең мәнфәгатьләрен дә кайгыртырга (барысы да игътибар тели, һәркемнең үз холкы), әдәбиятның какшамавы, үсүе өчен шартлар да булдырырга, каләмеңне дә онытмаска кирәк бит. Ркаил абый Зәйдулла килгәч, болай да бик күп әйберләр эшләнде. Шулардан иң күзгә чалынганнары: берлек бинасында зурдан кубып ремонт ясалу, тәрҗемә үзәге, «Язучы» нәшрияты ачылу. 

Шулай да Казаннан читтә – төрле районнарда яшәгән язучыларга игътибар арттырылуын телим. Бәлки халык белән очрашуларга йөргән каләм әһелләренә гонорар түләүне булдырырга тырышыр идем. Бу аларга мотивация бирер һәм вакыт табып, эштән аерылып барганга компенсация булыр иде.

Яшьләр иҗаты бер-берсенә охшаш

- Үзеңнән соң килгән яшьләр иҗаты сиңа кызыклымы? Алардан нәрсә өмет итәсең?

- Мин аларны күзәтеп, иҗатлары белән танышып барырга тырышам. Бездән соң килүче яшьләр башкалардан үз-үзләрен тотышлары, шигырьләре белән аерылып торсалар да, бер-берсенә нык охшашканнар. Укучыларга түгел, күпвакыт әдәбият дөньясында кайнаучыларга да аларның ни әйтергә теләве аңлашылмый. Шигырьне махсус рәвештә катлауландыралар, шаккаттырырга телиләр дигән тойгы кала. Әлбәттә, гел шулай булыр дигән сүз түгел бу. Язучылар да, башка кешеләр дә гомер буе үзгәреш кичерә. Киләчәктә саллы-саллы әсәрләре, бер укуда күңелгә уелып калырлык шигырьләре белән сөендерерләр әле дигән өметтәмен. Безгә һәм бездән соң килүчеләргә бүгенге әдәбиятны җигелеп тартып баручылардан, классик язучыларыбыз китапларыннан өйрәнәсе әйберләр бихисап әле.   

-  Ә өлкәннәрдә нинди җитешсезлекләр күрәсең?

- Бездә язу серләре белән уртаклашучы язучылар сирәк. Әллә үзләрен куып тотып, узып китүләреннән куркалар, әллә башка сәбәп. Әдәбият юлыннан барганда алар күптөрле каршылыкларга (эчке һәм тышкы) юлыкканнар бит. Вакыт-вакыт каләмне тотып атып, башка кулга аласы килмәгән, үзләрен сәләтсез дип уйлаган чаклар да булгандыр. Менә шул кризислары һәм аннан чыгу ысуллары турында тулырак итеп язсалар, яшьләргә проблемалар алдында югалып калмас өчен маяк булыр иде. Миңа, мәсәлән, Лев Толстойның үз әсәрләреннән һәм андагы геройлардан язу барышында гарык булуы, үзен өстәл янына утырта алмыйча, ауга чыгып китүләре турында уку бик кызык булган иде. Боларны белү канатлар салынып төшкәндә кабат очып китәргә этәргеч бирә... 

Әңгәмәнең видео-версиясен карагыз.

фото: Фирүзә Вәлиева. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев