-
Татарстан Идел буе федераль округында халык саны артучы бердәнбер төбәк Россиядә яшәүчеләрнең саны турында яңартылган мәгълүматлар шул хакта сөйли.
-
ТР Милли музеенда «Бүләк итү көннәре» узачак еләгән һәркем музейга нинди дә булса әйбер яки тулы бер коллекция бүләк итә ала.
-
Татарстанда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр саны арткан Татарстанда быел туган (татар) тел буенча Бердәм республика имтиханын унберенче сыйныфта укучы сигез бала тапшыра. Узган елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) нибары бер чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды.
-
Татарстанлыларга тарифларны исәпләү буенча ярдәм күрсәтәчәкләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Әдәби суд: гаепләнүче - Илмира Гыймаева
19 март көнне Байлар Сабасында чираттагы "Әдәби суд" узачак. Гаеләнүче - "Идел"нең март санында шигырьләре басылган Илмира Гыймаева. Гаеләүчеләр - Рифат Сәлах белән Марат Закир, яклаучылар Гөлзада Бәйрамова белән Ләбиб Лерон. Казый - Камил Кәримов.
Гаепләнүче шигырьләре:
Акыл һәм хис
Күпме шигырь сиңа багышланган –
Исең китәр.
Кайчакларда акыл каршы килә:
«Язма, җитәр!
Хисләреңне яшер күңелеңә,
Куй каләмең.
Үзең өчен яшә бераз гына,
Тый йөрәгең.
Синең янып яшәвеңнән,
Түзмәс йөрәк.
Күңелгә дә, йөрәккә дә,
Һай, ял кирәк».
Акылымнан хисем көчле –
Яратам.
Тулган күңелем шигыремә
Таратам.
Ташый күңел, яна шигырь
Мәхәббәттән.
Ничек исән калырга соң
Бу ләззәттән?
Яза каләм, туктатырдай көчләр
Кайда?
Ачыла йөрәк, түгелә хисләр,
Җаным айда.
Акыл качкан, хуҗа миңа
Мәхәббәтең.
Читкә этәм, күрмим хәтта
Хыянәтең.
Күңел күзем сукырайган
Саф сөюдән.
Чарасыз мин – мәхәббәткә
Баш иелгән.
Бүгенгә мин хисләр колы –
Тилергән.
Акыл йоклый
Мәхәббәттән исергән.
Агыла...
Агыла болытлар кәрваны,
Карасы, зәңгәре, аклары.
Җил хуҗа аларга – ул йөртә,
Билгеләп агасы якларны.
Агыла милләтләр кәрваны,
Үзбәге, таҗигы, татары...
Ни хуҗа аларга, ни йөртә,
Ни атый барасы якларны?!
Ни хуҗа? Язмышмы, акчамы,
Канунмы, упкынлы сазлармы?
Җилләрдәй уйламый йөртүче
Җанлымы, җансызмы,
Кешеме, җанвармы...
Агыла милләтләр кәрваны...
Гомер тавы
Гомер тавы серләр белән тулган,
Һәр адымың – үзе зур дөнья.
Инде барыр юлым таптым, дисәң,
Сынап сине ташларын коя.
Шул ташларны башка тидермичә,
Имгәнмичә ничек үтәргә?
Таш кисәген өеп баскыч ясап,
Язмыш безне тагын күтәрә.
Югарыда җилләр каршы ала,
Чайкалдыра, йолкый, туңдыра.
Җанга тулган хата тузаннарын
Күз яшьләре белән юдыра.
Бик күрәсе килә гомер тавын,
Ачылмаган серләр бар кебек.
Ташлар арасыннан өмет биреп,
Тау чишмәсе чыга йөгереп.
Чишмәләрдән шифа алабыз да,
Алга тагын юллар ярабыз.
Сукмак кайда өзеләсен белми,
Барабыз да шулай, барабыз...
Әкият иле кебек безнең тормыш –
Гел яхшылык көтеп яшисе.
Убыры да, диюе дә – без ул,
Кулыбызда – сихер көзгесе...
«Үле» суы, «тере» суларын да,
Уйламыйча өскә коябыз.
Ут чәчүче аждаһа да без ул –
Уйламый да кабып йотабыз...
«Камыр батыр» ярдәм кулы сузса,
Аркасына хәнҗәр кадыйбыз.
Энә белән түгел, агу белән
Яхшылыкка кое казыйбыз.
Гомер тавы серләр белән тулы,
Һәр адымың – үзе бер дөнья.
Баш югалтып дөнья куган чакта,
Сынап безне ташларын коя...
Уян! Уйла! Уйла!
Күкләр көче
Агылудан болыт туктап калган,
Бер урында бөтерелә-кайный.
Кара янган жәйге күкнең йөзе,
Усалланып җиргә нидер яный.
Ургып-ургып чыга кара болыт,
Кайнар вулкан кебек, күкне камый.
Кояш нуры көчсез күбәләктәй,
Кача-поса үрелеп җиргә карый.
Үлгәч җаннар күккә аша, диләр,
Ата-баба безне барлыймы?
Безнең яшәешкә каршы килеп,
Алар җаны шулай дулыймы?
Гөнаһсыз өзелгән яшь гомерләр
Хаклыкны әйтергә телиме?
Явыз бәндәләрнең кара эше
Фаш ителмәгәнгә әрниме?
Гөнаһ сазлыгына баткансыз дип,
Аркан сузалармы безгә таба?
Уятырга җирне йокысыннан,
Аждаһадай яшен күкне яра.
Җан асрарга теләп адәмчекләр,
Берсен-берсе изә-таптый чаба.
Шул мизгелдә Ходай искә төшә,
Ярдәм көтеп Аңа ялвара.
Ялварабыз, ярлыкавын сорап,
Күңелебездән таулар вәгъдә итеп.
Гарасаттан исән калу өчен,
Ниләр генә уйламыйбыз өркеп.
Кунак кына булу искә төшә,
Гомерлеккә җиргә килмәгәнбез.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен
Белмәгәнбез икән, белмәгәнбез…
Ачуыннан болыт туктап калган,
Албастыдай җир өстенә ава.
Гаделсезлек ачысыннан түзми,
Кара болыт яңгыр булып ява.
Ана булып кара
Аналарның йөрәк тибешләрен
Ишетергә әгәр теләсәң,
Аналарның күңел хәзинәсен
Ачар өчен ачкыч эзләсәң,
Йолдызга менеп кара син,
Диңгезгә төшеп кара.
Аналарның күңел йомгагының
Сүтәр өчен очын эзләсәң,
Аналарның сизгер карашыннан
Гамь алырга әгәр теләсәң,
Ана булып кара үзең,
Син ана булып кара.
Аналарның күңелендә
Без күрмәгән, ишетмәгән
Шатлыклар бар, бар яра.
Ана күңелен аңлау өчен,
Ялганны татып кара,
Тормыштагы каршылыкны,
Тигезсезлек, явызлыкны
Үзеңдә тоеп кара.
Ана күңелен аңлау өчен,
Кышын яз булып кара.
Язгы ташу ургылганда,
Ишелмичә, җебемичә,
Боз-ташкынга баш имичә,
Акмыйча калып кара.
Ана күңелен аңлау өчен,
Син агач булып кара.
Сындырганда, кискәндә дә,
Яфраклары кипкәндә дә,
Тамырын саклап кара.
Ана күңелен аңлау өчен
Ут-сулар үтеп кара.
Аналарның күңелләре
Мәхәббәттән, хыянәттән,
Тормыштагы вәхшилектән,
Яна, ут булып яна.
Иреннәре арасыннан
Сабыр каны тамса тама –
Ана күңеле саф, пакь кала.
Ул күңелдә син гел бала!
Аңла шуны, аңла, бала.
Чакырса да сине дала –
Син артыңа борылып кара.
Анда – Ана!!!
Билгесезлек
Һай, бу төннең озынлыгы,
Һай, бу төннең каралыгы,
Һай, өметнең саранлыгы,
Һай, уйларның тоныклыгы.
Салкын мендәр киптералмый,
Әрсез лә яшь тамчылары!
Күкрәкләрне йолкып ала
Һай, зәһәр лә ачылары!
Бәргәләнеп җан таң көтә,
Һай, йөрәкнең сабырлыгы!
Яшәлгән бер гомер кебек,
Төн белән таң аралыгы.
Таулар сулышы
Таулар, таулар! Чал гасыр хәтере
Башын ия горур тауларга.
Никадәр сер, ялкын, давыл, ташкын,
Дөнья гаме сыйган аларга.
Таулар җырлый. Галәм киңлегенә
Шанлы еллар чыңы тарала.
Таулар җырын аңлап рухланырга,
Бөркет булу кирәк кыяда.
Таулар елый. Иңрәп-иңрәп сыкрый,
Сиздермәскә теләп җиһанга.
Таш таулар да җансыз булмый икән,
Гасыр җаны иңгән тауларга.
Таулар йоклый. Ай-йолдызлар кунган
Кар юрганын салып иңенә.
Күкрәгеннән кочып челтер чишмә,
Күмә тауны сөю көенә.
Юк, йокламый таулар – черем итә,
Тау артында – таңнар балкышы.
Төн керфеген таңнар үпкән мәлдә,
Тетрәндерә таулар сулышы...
Тыңла, ишет син дә –
Таулар сулышында
Гасыр үзе, тарих язмышы!
Сусау
Сусаудан тилмергән Җир-Ана,
Йотлыгып яңгырга сыйланды.
Көтүдән алҗыган җанына,
Шатлыкның кочагы уралды.
Тын калды бер мәлгә бар җиһан,
Әйтерсең, Ураза-изге ай.
Күкләргә сыенып тын алды җиребез,
Тулгактан котылган Анадай.
Илмира Гыймаева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз