Логотип Идель
Әдәбият

ДӨНЬЯ ГҮЗӘЛ, АП-АК ҺӘМ ШУНДЫЙ ЗУР!..

Истә: Һушсыз тордым әрдәнәдә, Миңа биш яшь, дөнья гүзәл, ап-ак Һәм шундый зур!

   Алар үзләрен саха дип атый. Якут түгел. Тунгус авызы әйткән "йако" ("саха") сүзе урыс колагына шулай имгәнеп барып җиткән. Аның аша, гадәттәгечә, безгә дә. "Әдәбиятлар дуслыгы - халыклар дуслыгы" дигән шигырь күптән тузды. Без бүген бер-беребезне бөтенләй белмибез. Ләкин без бар. Без күп. Без төрле. Шул ук вакытта, баксаң, асылыбыз охшаш икән. Уртак җирдә бер-береңне аңлап, бергә бәхетле тормыш корыр өчен богаулардан бигрәк йөрәк җепләре белән тоташырга кирәк.

   Татарстан китап нәшрияты быел басмага әзерләгән саха шигърияте антологиясе (татар телендә) - моны раслый торган бер мисал, минемчә. Бу эшкә фәкыйрегезнең дә тыйнак кына катышы булды...

   Тәкъдим ителәсе шигырьләр миңа Уралның аръягында калган ерак тарихыма орынырга, балачагымда әлегәчә яңгырап торган сепаратор тавышыннан уянырга һәм яңадан үземнең Алданым - көмеш сулы Нократым! - ярларына кайтырга мөмкинлек бирде.

   Шигырьләрнең авторы - Николай Винокуров. Әдәби тәхәллүсе - Урсун. Төрле елларда "Хотугу сулус" ("Төньяк йолдызы") журналында, Саха Язучылар берлегендә, Саха китап нәшриятында эшләгән. Бүген Платон Ойунский исемендәге Дәүләт әдәбият музееның фәнни-агарту бүлеген җитәкли.

   Мин автор белән таныш түгел.

   Ләкин ихлас күңелдән аңа озын гомер һәм илһам телим.

Тәрҗемәче

ҖААҢНЫ1 БЕРЕНЧЕ КҮРҮЕМ

Истә:
Һушсыз тордым әрдәнәдә,
Миңа биш яшь, дөнья гүзәл, ап-ак
Һәм шундый зур!
Күге, җиле белән –
Йотлыгыплар эчтем тәүге кабат.
Бик еракта – урман.
Шул урында
Ертып күкнең зәңгәр-зәңгәр чытын,
Сөттән дә ак болытларны ерып,
Ат табыры кинәт калкып чыкты.
Чайпалдылар яллар һаваларда...
Өсләренә кояш нурын сипкән
Мәгъруранә,
Гаярь,
Горур
Атлар...
Колыннары кая качты икән?
Мин күшегеп көттем:
Хәзер алар
Кузгалыр да офык үзәненнән,
Сулышлары,
Тояк тавышлары
Бәрелер күк иде йөзләремә.
Күз ачканчы
Табыр монда җитеп,
Янда утлар иде карты-яше...
Ләкин әни эзләп тапты мине
Һәм без өйгә киттек.
Җитәкләшеп.
Ул кояшлы, җилле, язгы мизгел
Истән чыкмас тәндә җаным барда:
Зәңгәр күкне табырлаган атлар,
Изге Җааң тавы –
Ап-ак карда.

***

БЕЗНЕҢ СУЫК ТУРЫНДА

Һай, суык, бу суык!
Зәмһәрир шулчаклы.
Бар дөнья – өшегән, бәсләнгән ташмыни!
Күк йөзен зәп-зәңгәр ялкыны учакның
Ялмаган –
Чак кына офыктан ташымый!
Пар үпкәм агачы калтырап тын ала,
Куе пар аркылы хәтта юл шәйләнми.
Бу суык –
Сызгыра,
Сыдыра,
Сылана!
Камчыдай куыра!
Яндыра – жәлләми!
Дастандай арттыру-күпертү юк монда.
Бу суык –
Картларның хыялы чишелеп,
Оныклар өркетер сүз түгел, уйдырма.
Бу суык –
Куркыныч,
Хакыйкать шикелле.
Тик зәңгәр ялкынны бик җиңел кичерә
Һәм яши бу җирнең булып хак терәге –
Милләтем.
Чөнки бар суыктан көчлерәк
Саханың куз сыман,
Ут сыман
Йөрәге.

1Сахалар Верхоян тауларын Җааң дип атый. – Тәрҗемәче.

Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемәләре

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев