Логотип Идель
Әдәбият

Елмай әле, дисең...

Оксана Ильюп шигыре

Елмай әле, - дисең.
Мин - смайл ясыйм
Кыланам да елмайган күк юри.
Үзем тулы булмаганда, сиңа
Хисләремнең кайсыларын бирим?

Дөрләп торган үзең кирәк,-дисең.
Көйрәлгәндә каян алыйм җегәр?
Янган чакта гына кадерем булса
Нәрсә калыр янып бетсәм, әгәр?!

Канат,-дисең,-иңнәреңдә. Миндә
Җан өшәнеп мүкәләгән халәт.
Яшьләр белән юып сихәт табам,
Эзлим кайчак елар өчен сәбәп.

Чәчеләмме, түгеләмме артык
Кайчагында сизмәстән дә үзем.
Шул чагында, тәмам буш чагымда
Җанга җылың кирәк, назлы сүзең.

Үпкәлисең килгән чагыңдыр,-дип
Күрмәмешкә салышмачы, җаным.
Уйдырмалы уйларымны ку да,
Күңелемне күтәр әйдә тагын.

Мин - учакка - утын булып кара,
Илһам булып кара, камап җанны.
Елмайт әле. Югыйсә бит үзең
Яратасың минем елмайганны.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев