Логотип Идель
Әдәбият

Эльвира Шамгу: «БЕР КӨН КИЛЕР...»

Эльвира Шамгу шигыре

***

Бер көн килер...
Ул көн миңа әйтте: «Сөю бүләк итәм!»
Бер көн килер,
Мин ул көнне күптән зарыгып көтәм!
Бер көн өчен калган гомерем бирәм,
Бик сусадым назга, инде озак көтәм.
Озак көтәм, тик барыбер өмет итәм:
Менә бүген шул көн түгел микән?
Әллә сыный, әллә сынаттым...
Өмет өзмим, көтәм әле, көтәм.
Мең мәртәбә: «Менә бу Син!» – диеп,
Меңнәр күзләренә карадым,
Тик йөрәкнең бозын эретерлек
Сөю хисен күрә алмадым...
Мин бит беләм, Ходай озак сыный
Үзенең сөйгән газиз баласын.
Бер көн килер, ләкин озак көтми,
Килә Сине бүген табасым!

  Loputyn рәсеме

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев