ФӘИЗ ЗӨЛКАРНӘЙ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ
Публицистика дәресендә Фәиз Зөлкарнәй иҗаты белән танышырга насыйп булды, шуннан соң кызыксынып киттем. Аның иҗаты турында мәгълүмат тупладым, табышларымны «Идел» укучылары белән бүлешергә телим.
Фәиз Зөлкарнәй (1951–1997) – әдәбият, шигърият, иҗат, тәнкыйть һ.б. хакындагы уйланулары белән татар әдәбияты тарихында лаеклы урын алган шәхесләребезнең берсе.
ИҖАТКА КИЛҮ
Фәиз Зөлкарнәй 1951 елның 4 декабрендә Башкортстанның Бакалы районы Сөендек авылында дөньяга килә. 1964 елда Куштирәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берничә ел клуб мөдире, мәктәптә лаборант һәм рәсем укытучысы булып эшли. 1974–1979 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты.
1980–1983 елларда «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983–1987 елларда ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир хезмәтен башкара. 1987–1989 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. 1989 елдан 1997 елга кадәр «Идел» журналында бүлек мөдире, ә 1990 елдан баш мөхәррир.
НИБАРЫ ӨЧ КИТАП ЧЫГАРЫРГА ӨЛГЕРӘ
Әдәбиятка 1970 еллар ахырында килә ул. Аның беренче әдәби тәнкыйть әсәре – Равил Фәйзуллинның иҗат портреты – 1977 елда «Идел» альманахында дөнья күрә. Автор Равил Фәйзуллин шигъриятендәге үзенчәлекләрне билгеләүне һәм шигърият сөючеләргә күрсәтеп бирүне үзенә максат итеп куя. Шагыйрь иҗатын ул озаклап өйрәнә. Нәтиҗәдә, аның «Аңлаем дип шагыйрь җанын...» исемле язмасы, соңыннан шуны ук тулыландырып, киңәйтеп эшләгән «Күзләрем һаман шулмы?..» дип исемләнгән саллы мәкаләсе дөнья күрә. Равил Фәйзуллиннан соң Фәиз Зөлкарнәй шулай ук алтмышынчы елларда шаулап-гөрләп шигърияткә килгән Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, алардан соң мәйданга чыккан Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Эдуард Мостафин һәм Харрас Әюп иҗатларына тәфсилле анализ ясап, укучылар алдында алар шигъриятенең үзенчәлекле якларын ачып күрсәтә. 1984 елда аның шушы мәкаләләрен һәм шулай ук үз яшьтәшләре иҗатына багышланган, гомумән, сиксәненче еллар әдәби процессына күзәтү ясаган язмаларын туплаган «Кешем, асылың кем?» исемле беренче китабы дөнья күрә.
Фәизнең барлык язмалары да беренче мәкаләсенә баш итеп алган «Аңлаем дип шагыйрь җанын...» дигән исемгә тугры калып, бары тик шигърияткә, шагыйрьләребез иҗатын өйрәнүгә багышлана. 1988 елда «Әверелеш» җыентыгы басылып чыга. Фәиз Зөлкарнәй әлеге хезмәтендә шигырьнең төзелешен, аның тышкы формасын, тәэсир итү көчен тәэмин итә торган поэтик алымнарны, шигырьнең график гәүдәләнешен ачып бирә. 1991 елда чыккан әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм парчаларын үз эченә туплаган «Чакма чакмый ут чыкмый» исемле җыентыгында ул шигырьне төзелеше, поэтик үзенчәлекләре, әдәби-эстетик эшләнеше ягыннан гына түгел, милли үзенчәлекләрен ачыклау, сәяси бушандыру җәһәтеннән чыгып та тикшерә. Кызганыч ки, үзе исән чагында ул нибары шушы өч китапны чыгарырга өлгерә.
ИСЕМЕНӘ КҮРӘ – ҖИСЕМЕ
2001 елда «Күләгә күбәләге» китабы дөнья күрә. Җыентыкта Фәиз Зөлкарнәйнең шигъри әсәрләре һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре белән бергә үзе җитәкләгән «Идел» журналы битләрендә халык, милләт язмышы хакында борчылып язган публицистик язмалары тупланган. Әлеге җыентыкта бирелгән «Өлешеңә тигән көмешең», «Милли гамь ярында уйланулар» дигән публицистик язмалары – эссе жанрының асыл үрнәкләре. «Өлешеңә тигән көмешең» язмасында ул исемнең кеше тормышында бик зур роль уйнавы турында яза. Тәүге сулышыннан алып, соңгы көненә кадәр исем кешенең үзеннән алда йөри, әйләнә-тирәдәгеләр иң беренче булып нәкъ исемгә бәя бирәләр. «Үз-үзеңнән качып булмый, диләр, баксаң, үз исемеңнән дә качу мөмкин түгел икән», – ди Фәиз Зөлкарнәй. Мисал итеп Рәдиф Гатауллинны китерә. Ул сиксәненче еллар башында кинәт үзенең әдәби исемен алыштыра, псевдонимын Рәдиф Гаташ дип үзгәртә. Ләкин укучылар бу исемне кабул итми. Укучы өчен ориентир булып Рәдиф Гатауллин исеме кала. Шагыйрь кире үз исеменә кайта. «Исемнәр безнең күңелләрдә билгеле бер символ-образлар булып яши. Мәсәлән, Акмулла... Монда күңел аклыгы һәм гаделлек... Тукай... Туган телебез белән бергә аңыбызга кергән Туры Тукай образы бу... Дәрдемәнд... Биредә исә үтә дә нәфис зәвык, талчыккан күңел моңы...» – ди автор. Фәиз Зөлкарнәй фикеренчә, «Шагыйрьнең оригинальлеге исеменнән үк башлануы аермачык. Язучы үз исемен үзе иҗат итәргә хаклы, хаклы гына да түгел – тиеш! Югыйсә, үз исеменә дә хуҗа була алмаган каләм әһеле ничек итеп үз сүзенә хуҗа, үз сүзе өчен җаваплы була алсын! Әдиплеккә дәгъва итеп кулына каләм тоткан һәр кеше чиста ак кәгазьгә исемен язар алдыннан тукталып уйланырга тиеш».
«ИҢ ОЛЫ ДӘРӘҖӘ – ХАЛКЫҢА ХЕЗМӘТ ИТҮ»
«Милли гамь ярында уйланулар» язмасында татар халкы язмышы өчен борчылуы аермачык күренә. Мәсәлән, «Язмыш манарасы» дип аталган беренче бүлектә Фәиз Зөлкарнәй татар тормышын авып баручы Сөембикә манарасы белән чагыштыра. «Татарның үз җирендә үзен килмешәк итеп тоюы, бурычка яшәгән сыман кыенсына-кыенсына гомер сөрүе шушыннан, шушы манарадан башлана. Бу манара безнең халык язмышының гыйбрәтле сыналышы, мәгънәви бер сурәтедер сыман... Менә ава, менә ава дип ут йотучылар да, куанып кул уучылар да җитәрлек», – ди. «Туган йорт тойгысы» бүлегендә автор Азнакайга, чын татар шәһәренә кайтуын сөйли. Алабуга, Чаллы, хәтта Казанны асылда рус шәһәрләре, ди. Татар артык тыйнак, кыюсыз, урыска буйсынган эш аты дип борчыла. Үзен үз йортында дип хис итми татар, ул үз илендә килмешәк кебек яши, ди автор. «Татарны батыр диләр иде бит...» бүлегендә ул «батыр булу, танылу өчен урыска, империягә хезмәт итәргә, иң мөһиме – урысның үзеннән дә болайрак урыс һәм империя хадиме (йомышлысы) булырга кирәк икән»леге белән килешә алмый. «Мин Америка кияве булып киткән академик Роальд Сәгъдиев, татарның башкаласында үзенең урыс телле украин улын үстереп ятучы шахмат остасы Алисә Галләмова, Әфган сугышы каһарманы армия генералы Мәхмүт Гәрәевләргә сокланырга, «Менә бит ул татарның батырлары!» дип куанырга ашыкмыйм. Иң олы дәрәҗә, иң олы батырлык туган халкыңа хезмәт итү», – ди Фәиз Зөлкарнәй. «Уен-муен» дип аталган бүлектә автор милли асылның җуела бару фасыллары турында әйтә:
1) Тукайлар заманында яшьләр аурупача киенергә тырышкан һәм озын чәч йөрткән;
2) шәхес культы тантана иткән утызынчы елларда татарларда исемнәр дә үзгәрә башлый, татар теле өчен ят булган Альберт, Роберт, Рафаэль, Люция, Розалия, Флора, Луаралар күбәеп китә;
3) иман алыштыру («ниндидер шәрә сакалбайның исемен Алла урынына күңелләрендә йөртеп, яланаяк карга басып салкын су белән коенучылар ишәя»). «1989 елда халык санын алгач, җиде миллион дип хисапланган татарның бер миллион ике йөз меңләбе татар телен белмәве ачыкланды. Болары – милләт чигенең теге ягына чыгып баручы, соңгы фасылдагы кавемдәшләребез. Болардан соң инде – татар бетә», – дип ачынып яза Фәиз Зөлкарнәй.
СИММЕТРИЯНЕҢ ЧЫН КЫЙММӘТЕ
Шушы ук җыентыкка кергән «Ат бәясе һәм ... шигырь» язмасында ул шигырьләрдәге гармония (симметрия) һәм дисгармония (асимметрия) турында яза. Ат бәясе турындагы мәкальне бирә. «Бер бәкәле ак булса, ат – бер йөз сум, ике бәкәле ак булса – ике йөз сум, өч бәкәле ак булса – өч йөз сум, дүрт бәкәле дә ак булса – егерме биш сум», – ди мәкаль. «Симметриянең чын кыйммәтен халык шулай билгели», – ди автор. «Симметрия – шигырь формасының нигез принцибы, умыртка баганасы. Ләкин шигырь җанлы булсын, яши алсын өчен умыртка гына аз бит, аңа әле тагын бик тә, бик тә күп кирәк! Ә ул «күп»нең күпчелеген асимметрик чаралар тәшкил итә», – дип язуында Фәиз Зөлкарнәйнең шигырь теориясен тирәнтен белүе ачык чагыла.
ҮЗ СҮЗЕ БАР ИДЕ...
Рафис Корбан Фәиз Зөлкарнәй иҗаты турындагы «Шигырь эзләп китте» мәкаләсендә болай ди: «Фәиз әдәбиятка җаны-тәне, бөтен барлыгы белән бирелгән кеше иде шул. Журнал өчен ул милләт, халык язмышын кайгырткан шактый гына публицистик мәкаләләр дә язды. Шул ук вакытта шигырьне дә ташламады. Ташламады гына түгел, мәкаләләрендә шигырьне һәм тәнкыйди, һәм теоретик яктан өйрәнгән Фәиз аңа шагыйрь буларак кабат әйләнеп кайтты. Ул яңа бер дәрт, илһам белән шигырьләр иҗат итәргә кереште. Студент елларында язган шигырьләрен яңадан эшләп чыкты. Поэзияне тәнкыйтьче буларак өйрәнгән елларында туплаган белемнәре белән коралланып үзенчәлекле, башкаларны кабатламаган яңа әсәрләр иҗат итте. Шигърияттә дә сүзен әйтергә, үз сурәтен тудырырга, үз зәвыгын күрсәтергә омтылды. Үзенчәлекле шәхес иде Фәиз. Кабатланмас шәхес иде. Ул чордашлары, каләмдәшләре хәтерендә яши, иҗаты кабатланмас, үзенчәлекле әсәрләрендә татар әдәбиятының бай мирасын тәшкил итеп, китапларында саклана». Нәтиҗә ясап әйткәндә, Фәиз Зөлкарнәйнең язмалары үз заманында да, соңрак чорда да югары бәяләнә. Бу исә аның татар әдәбияты тарихында үз урыны булуы турында сөйли.
Лилия Хамматова.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев