Логотип Идель
Әдәбият

Глобуста узган дәрес (Нәсер)

Уртак бер карарга киленгәч, һәр нәрсә хәл ителгәч кенә, ире: «Әллә йөрмисеңме?» – дип күңеленә икеләнү хисен салды куйды. Бу ни галәмәт?!

Чит илгә яшәү нияте белән аяк бастың икән, иң беренче мәҗбүрият – тел! Тел, галимнәрчә әйтсәк, аралашу коралы, тарих, мәдәният, рухи байлык... Камәр филолог түгел түгелен, алай да аңлата башласа, әллә ниләр әйтер иде, тыелып калды. Тукта, аны ире дәүләт тарафыннан оештырылган бушлай төрек теле курсына үзе үк барып яздырды бит. Нигә хәзер кирле-мырлы сүз сөйләп озатты?!  Бәлки ул хаклыдыр, барыбер Төркиядә озак яшәмәсләр... 

Төрекчә өйрәнергә җыелганнар татарча, фарсыча, гарәпчә, русча, инглизчә сөйләшә булып чыкты. Укытучылары Зәйнәп ханым исә төрекчәдән башка телне белми иде. Әмма аның үз телен яратуында һәм Төркиягә әллә кайлардан җыелган дистәгә якын милләт кешесенә төрекчә өйрәтергә омтылышында һәркемгә үрнәк фидакарьлек сизелә иде. Тәүге очрашуда ук һәркайсына дустанә мөнәсәбәт күрсәткән урта буйлы, ягымлы, ачык йөзле, кара, бөдрә чәчле, озын керфекле төрек ханымы, үзе белән таныштырганда, электән башлангыч сыйныфларда укытуы хакында әйтте. Бәлки шуңадыр, каршында үзеннән унар яшькә өлкәнрәкләр утыруына карамастан, аларны балалар итеп күрде. Дөрес, кайберәүләр аңардан яшьрәк. 30 яшен тутырмаганнардыр әле. Әмма алфавит өйрәнеп утырганга күрә, һәммәсе яңа гыйлем дөньясына аяк баскан 7-8 яшьлек укучыларны хәтерләтәләр шул. 

Алда утырган укытучыга, ничек һәр укучы ачык күренсә, дивар буендагы иң арткы урындыкларның берсен үз иткән, ак йөзле, сары чәчле татар кызы Камәргә исә, арттан барысы бер бөтен булып күренде. Кыз «Әллә йөрмисеңме?!» дигән сораудан башланган икеләнү хисе белән «партадаш» утыргангамы, һәр яңа танышын, курс узачак бүлмәне, дәресләр билгеләнгән вакытны эчке бер ризасызлык аша кабул итте. Югыйсә бәйләнерлек ни бар?! Бер-бер артлы укучы өстәлләре, урындыклар тезелгән, алда яшел такта. Бар да бар, тагын ни кирәк?! Сыйныфның тәрәзәсе юк иде. Ярый, бер-ике көн килер дә...

Курска беренче көнне өч рус, ике татар кызы килде, үзара бик җиңел русча сөйләшеп аңлаштылар. Рус кызларының берсе еракта яши икән. Җитмәсә, иртән әле этләрен йөртеп керү мәҗбүри. Кыскасы, дәрескә йөрмәячәге бик тиз аңлашылды. Ул әллә ничә мәртәбә курсларга язылганын, тик укытучыларны ошатмый тел өйрәнүне ташлавы хакында әйтте. Төрек ире белән инглизчә аралашалар икән. Менә, менә, укытучы ошамаска бик мөмкин шул! Һәм Камәргә дә ире белән аңлашыр өчен төрекчә белү ихтыяҗы юк, ул татарча белә! Камәр боларның икесен дә күңеленә салып куйды. Эт йөртәсе генә юк аның... 

Калган ике кызның берсе – ирләрчә калын тавышлы, кызу канлысы Түбән Новгородтан килгән машинист, тыныч һәм сабыр күренгәне Санкт-Петербургтан килгән, ике университет бетергән инженер икән. Озын итәк кигән, яулык ябынган Светлана үзен «татар» дип таныштырганда Камәр аптырап куйды, чөнки ул аны рус кызына, теге кызларга караганда күбрәк ошатты. Гарчә татарча белмәгән татарлар азмы?! Шул ук вакытта Казаннан дигәч, куанды. Әмма Казан турында сөйләшә башлаган иде, яңа танышы шәһәр хакында тутырып ике җөмлә әйтә алмады. Менә сиңа мә! Күрәсең, үзен татар дигәнгә күрә генә, Казаннан дип таныштырырга уйлаган. Әллә Мәскәүдән, әллә Владивостоктан… Әллә инде Үзбәкстаннан... Һич аңламады. Кыскасы, бу яңа танышларының берсе дә күңеленә ятмады. Чыннан да курска йөрмәскәме соң?!

Дәрес бетеп килгәндә сүрияле пар өстәлде. Ире укырга җыена икән, төрекчәсе яхшырак хатыны озата гына килгән. 

Икенче-өченче дәресләрдә Әфганстан, Иран, Казакъстан, Украинадан килүчеләр кушылды. Курска йөрүчеләр гел яңарып торды диярлек. Кайберәүләрне өч-дүрт дәрестән соң ук җил алды, алар урынына яңалар язылды. Бары җиде-сигез кеше даимилекне саклады. «Бүген генә барып кайтам, башка йөрмим», – дия торгач, Камәр даими йөрүчеләрнең берсе булып китте. Курс уза торган бина өйләренә каршы урамда гына урнашканга күрә, барып кайтуы кереп чыгу белән бер иде. 
Аннары тел курсы үзенә күрә бер дөньякүләм сәфәргә әйләнде.

Беркөн, гадәттәгечә иң арткы урыннан курсташларын күзәткәндә Казанда калган, бәясенә күрә алынган кечкенә зәңгәр глобусы исенә төште.

Җир шарының түгәрәк макеты китап кибетенең мәктәп укучылары өчен кирәк-яраклар тезелгән киштәсендә, әллә кайдан күренеп тора иде. Магнит кебек тартты үзенә. Бер мәлгә бары тик китап кибетләренә генә хас тынлык һәм бушлык эчендә Җир шарын читтән күзәтеп торган әлләкем итеп тойды. Меңәр чакрымнар ерактагы җирләргә «барып кайтты». Китапка кергәне онытылды. Шуннан берара, «Колачлап алмалы зурысын сайларгамы?! Әллә уч төбенә сыймалы җыйнак кына ясалганын алыргамы?!» – дип уйланып торгач, берсен кибеттән күтәреп кайтты. Берничә көн кулыннан төшермәде, әллә ничә мәртәбә шар буйлап әйләнде. Аннары глобус онытылды, китап шкафы киштәсен бизәргә ярады. Глобуска карап кына алпамша була алмассың, илләрне гизә алмассың. Ничектер шулай, аның кибеттәге кызыктыргыч сере өйдә каядыр юкка чыкты куйды.

Курска йөри башлагач, һәр дәрестә диярлек шул глобусны кабат кулына ала төсле. Менә бу Төркия, әнә тегесе Россия, Казакъстан, Украина... Әфганстан, Сүрия, Иран бар әле... Африка, Германия, Бельгия... Бу юлы глобус буйлап ялгызы түгел, шул илләрдә яшәүчеләр белән бергә «йөри». Бер-берсен кабатламаган илләр, шәһәрләр буйлап. Телләр буйлап... Күпкә җанлырак, кызыклырак һәм үтемлерәк. Яңа танышулар уйларын төрләндерде, күңеленә яңа тойгылар салды.

Кем нәрсәгәдер омтыла икән, шуның бер өлешен булса да таба диюләре хак, күрәсең.

...Тора-бара сыйныфта төрекчә исәнләшү, исемне әйтүдән, хәл сораудан тыш, үзләре турында күбрәк аңлата башладылар. Баштагы мәлләрдә Россиядән килгәннәр үзара аралашты, иранлылар, әфганлылар, сүриялеләр аерым-аерым төркемгә оешып-җыелып утыра иде. Зәйнәп ханымның төрекчәне алга җибәрү ниятеннән биргән биремнәре араларын якынайтты. 

Тәрәзәсез сыйныфта глобуска һәркайсы аерым төскә буяп төшерелгән күп санлы илләрнең чикләре акрынлап җуелды. 

Зәйнәп ханым башкалар белән сөйләшә башлый икән, иң артта утырган Камәр урынында кыбырсый башлаганын үзе дә сизми кала, әйтерсең, аның сыйныф алдына чыгасы, нидер әйтәсе килә. Төрекчә сөйләшүе ипи-тозлык кына бит, ләкин барыбер төрекчәне бүтәннәргә караганда күбрәк аңлавы аңар бер эчке өстенлек бирә. Төрек һәм татар телләрендә әллә никадәр уртак сүзләр бар бит. Кайчак хәтта сүрияле ир гарәпчә сүзләр кыстырганда, бала чагында белгән авыл әбиләре әйткән иске татар сүзләре ишетелеп китә һәм аны аңлагандай була. Туган теле биргән мөмкинлек бит бу! Турысын әйткәндә, әгәр элекеге татарлар сыман гарәпчә, фарсыча, төрекчәгә бала чактан өйрәнсә, һәркайсы белән авыз тутырып сөйләшә алыр иде соң... Әлегә азмаз-маз, бер-ике сүзләрен аңлаганга

«Татарга тылмач кирәкми», – дип горурланган итә. Әле тагы эченнән генә «Тылмач үз сүзен үзе табар», – дип өстәп куя. Ни дисәң дә, укытучы кызы лабаса... Үзе югыйсә Россиядән килгәннәр белән генә иркен сөйләшә ала.  

Камәр төрек теле курсына килеп, гел татар теле турында гына уйланып утырмады, әлбәттә. Әмма теләсә-теләмәсә дә еш кына шулай килеп чыга иде. Укытучының дәрес саен һәр хәрефкә татар сүзләре тезеп төшүе дә моңа бер этәргеч булды, ахры.

Акыл, акшам. Борын, баш... Җәмигъ, җанлы, җомга... Чәршәмбе, чәчәк... Фикер, фәкыйрь... Язылышларында, әйтелешләрендә генә бераз аерма бар.

Ләкин уртак сүзләр тел өйрәнүдә җиңеллек бирсә дә, тел өйрәнүгә җиңел карарга дигән сүз түгел икән шул. Әйтик, Зәйнәп ханым китапханәдән алып килгән, илленче-алтмышынчы елларда чыккан төрекчә басмаларны уку, аңлау җиңелрәк тоела аңар. Бүгенге гәзитләрне алып керә, бик күп таныш түгел сүзләргә, үзгә җөмләләргә төртелеп кала. Дәрестә татарча белән төрекчәне чагыштырып утыруы – менә шуларның аермасын күрүгә тиң иде. 
Беркөн түзмәде, укытучыдан сорады:

– Нигә бик күп татар сүзләре төрекчәдә икенче төрле әйтелә? 

И-и-и, акыллыбаш! Татарчаны белмәгән укытучы бу сорауга ничек җавап бирсен инде! Камәр урынсыз сорау бирүенә уңайсызланып, үзе үк өстәргә ашыкты:

– Нигә төрекләр илле-алтмыш ел элек башкача сөйләшкән? Нигә хәзер икенче төрлерәк?
Белгечлеге буенча башлангыч сыйныф укытучысы Зәйнәп ханым университет галимнәреннән ким җавап бирмәде: 

– Төркиләрнең төрле мәдәнияткә, гыйлемгә тартылуы, заман белән бергә шөһрәтле дәүләтләренең бөек үзгәрешләргә таруы, казанышлар белән бергә күп сандагы сынауларны кичүләре телгә дә эз салган. Әмма төрек телләренең нәсел башлыгы «Ata dil», гасырлар дәвамында барлык төрек кардәшләр өчен уртак тарих һәм бүген дә бер бөртек кыйммәтен җуймаган, дөньядагы бөтен алтын-җәүһәрләрдән дә кадерлерәк мирас. Чөнки ул Аллаһының төрекләр итеп яралткан халкына тапшырган амәнәтләрнең берсе.

Төрек теле укытучысының туган теленә чиксез мәхәббәте иренеке белән аваздаш иде. 
Беркөн иреннән җайлап кына сорады:

– Хәтерлисеңме, беренче көнне курска йөрмисеңме әллә, дигән идең.
– Әйе.
– Нигә?
– Татарчаң бозылыр дип курыктым. 

Камәр ихластан көлеп җибәрде:

– Син минем «Төрекләр татар телен бозып бетергән», – дип шаяртып ачулануларым белән килешәсең, димәк! 
– Татарчаң бозылмасын да... Һәр сүзең белән килешермен!

Ире – бер гасырдан элегрәк Төркиягә килеп җирләшкән мөһаҗир татарларның дәвамчысы, әти-әнисе дә, үзе дә монда туган. Бабалары теленә мәхәббәте – аңар ана сөте белән кергән һәм амәнәт буларак буыннан-буынга сакланып килгән олы хис. Ул чит җирләрдә бу амәнәтнең ни рәвешле саклануын  күреп-белеп үскән, шул ук вакытта кемнәрнеңдер күңеленнән эреп җуелганга күп мәртәбәләр шаһит... Куркуы юкка түгел.

Ә менә сыйныфта Камәрдән соң Әхмәт биргән сорауга укытучыдан җавап ишетелмәде.
– Мин нигә монда?!

Төрек телен өйрәнүгә кагылышлы сорау булса, Зәйнәп ханым иң алда утыручы азамат гәүдәле укучысына тиз арада җавап бирер, тегесе һаман төшенми торса, тактага рәсем ясый-ясый аңлатыр иде. Ә болай, җавапсыз сорау, читлеккә ябып куелган кош төрле тарафка бәргәләнгән кебек, тәрәзәсез сыйныф эчендә утырганнарның күкрәкләренә бәрелде, тыннарын кысты.

 – Мин нигә монда?!

Әрнү тулы сорау янә кабатланды. Сорау күкрәккә бәрелде, тынны кысты. Әмма һичкемнең йөрәгенә үтмәде, күңеленә җитмәде төсле.

Курсташлар, дөнья бәясе торган төрек теле укытучысына ияреп, никадәр бер-берләренә карата миһербанлылык, җанҗылылык күрсәтсәләр дә, берсенең дә туган илендә югары белем алган, математика укытучысы булып эшләгән урта яшьләрдәге ирнең чарасызлыгын үз җилкәсендә йөк итеп ташыйсы килмәде шул. Дәшми-тынмый гына утыра бирделәр. Югыйсә, барысы аңлады: яңа танышларының туган җирендә, тыныч тормышта яшисе, элекеге эшенә кайтасы, укучы түгел, укытучы вазифасында утырасы килә аның... Бу хакта үзе дә әйтер иде, төрекчәсе ипи-тозлык кына. Әлегә исәнләшергә, исемнәрен тутырып әйтергә генә өйрәнәләр бит. Туган телләрендә җиңел аңлаткан кебек күңелдәгеләрен төрекчә өзеп сөйли алмау, әгәр ана телләрендә әйтсәләр, сыйныфта утырган беркемнең дә аңламаячагын белү – бер Әхмәтнең генә үзгә гаҗизлеге түгел иде.  Камәр Татарстанда укучыларга еш әйтелә торган теләкне күңеленнән кабатлады:

«Ходаем, тел ачкычлары бир безгә! Төрек теле ачкычларын!» 

Курска йөрүчеләр сүрияле дусларының яңа тормыш башларга тырышуыннан хәбардар. Иң очсызга кулланылган җиһазлар табуын ничек тә аңлатып бирә ул. Тәүге дәрескә хатыны белән килүен дә хәтерлиләр. Зәйнәп ханым, сүзне башкага борырга теләде, ахры, шул вакытны хәтерләтеп, Әхмәтнең хатыны күпкә яшьрәк күренгәнне искә төшерде. Бәлки дә, укытучы холкын хатын-кыз кызыксынуы бер-ике минутка читкә тибәрде. «Беренчесе түгелдер...» дигән сорау күз карашына язылды. Алай да сугыш кичергән кешенең йөрәген ялгыш телгәләүдән куркыпмы, сорашмады, бик тирәнгә кереп китмәде. Бераз йөзе яктырып киткән Әхмәт: «Әйе», – диюдән узмады. 

Камәр, Әхмәт әрнү тулы соравын беренче мәртәбә яңгыратканда, моңа кадәр Сүрия турында колагына кергәннәр акылына сарылды. Аның Төркиягә килүе Сүрия сугышының кызган бер мәленә туры килде. Һәрхәлдә Россиядәге теле-радиоканаллар бер туктамый Россия – Төркия –  Сүрия мөнәсәбәтләрен чәйнәгән чаклар... Төркиягә китәргә ниятләгәнен белгәннәр арасында: «Абау, кая җыендың, Сүриядә сугыш бара бит, ә ул Төркиягә бик якын», – дип кисәтеп калырга тырышканнар булды. Беренче мәртәбә күнегүләр ясап очкан хәрби очкычлар гөрелтесеннән курыккан мәлен, гомер онытасы юк, Әхмәтнекенә аваздаш сорау аның да уена килгән иде: «Мин нишлим монда?» Ул тыныч җирдән, үз теләге белән, гаилә кору сәбәпле Төркиягә аяк басты. Аңа кадәр чит ил турында хыялланып йөрмәгәнгә күрә, тормышындагы кискен борылышны бары язмышы итеп кабул итте. «Мин нишлим монда?» – көтмәгәндә куркудан кеше башына нинди сорау килмәс?! Ә менә сугыш барган җирдән тыныч илгә күченгән  курсташының «Мин нигә монда?!» дип утыруына бик сәерсенде. 

Курстагыларның күбесе мөһаҗир, үз өйләрендә яшәмиләр, матди хәлләре мактанырлык түгел. Арендага тоткан йорт хуҗалары белән һәркайсының аерым бер маҗара. Россиядән, Украинадан килгән киленнәр генә бу проблема белән әллә ни интекми. Ирләре җирлек кешесе, шуңа күрә күрә фатир хуҗалары белән яхшырак аңлаша, уртак тел таба, күрәсең. 

Әфганстан мөһаҗирләре ябык кына гәүдәле Самандар һәм аның бераз тулырак тәнле, түгәрәк йөзле, ягымлы хатыны Шәрифә дәрескә даими йөрүчеләрдән түгел иде. Ирнең көне-төне эшләгәне дәрескә соңга калуларыннан  аңлашылды. Шәрифә исә кайчак балаларын ялгыз калдыра алмый. Аларны карап торучы тапкач, дәрескә ешрак килде.

Зәйнәп ханым тумышы белән чит шәһәрнеке булып, арендага өй тотып яшәгәнгә күрә, бу теманы үз итә. Кем кайсы районда, күпме түләп тора, хуҗалары ниндирәк, барысын уртага салып сөйләшә. Төрекчә әйткәндә, «дәртләшү» инде бу. Күпләр Төркиядә өйләрнең салкынлыгыннан зарлана. Бигрәк тә Россиядән килүчеләр. Аптырарлык, суыклык минус 30-40 градуска җиткән илдә туып-үс, җылы Төркиядә өшеп утыр. Күрәсең, Россиядә салкынга күрә өйләр җылы тотарлык итеп салына, Төркиянекеләр исә җәйге итеп төзелә. Суыкка зарланудан башланган гап-гади гапләшү хуҗалар белән тел чарлауга күчә: кемнеңдер арендаторы икенче өй тапканчы куып чыгарган, кемнекедер тупас кыланган. «Дәрт бүлешкәндә» Самандарның берни булмагандай  көлеп кенә:

– Без электрсыз яшибез, – дип әйтүе, бөтенесенең борчуын сызды ташлады. Кит, алай ук булмас!

Укытучы дөрес аңладыммы дигәндәй, икеләнеп кенә сорады:
    – Тукта, Самандар, дөрес әйтәсеңме, сезнең өйдә электр юкмы?
    – Әйе.
    – Нигә?
    – Хуҗа өзеп куйды. 
    – Инсан электрсыз нишләсен?! Балалы гаиләнең электры өзеп куелырмы? Болай юньсезлеккә барылырмы?! 

Урыныннан ялт кына торып баскан Зәйнәп ханымның сөрмәле күзләре шардай ачылды. Йөзенә алсулык йөгерде. Шәрифәгә текәлде. Хатын, «әйе» дигәнне аңлатып, баш какты.
    – Суыткычны ничек эшләтәсез?
    – Эшләтмибез. Ашарга көнлек әзерлим, көнлек алабыз – диде, Шәрифә, гадәти бер хәл диярсең.

Өч бала үстерүче Украинадан килгән хатын бөтенләй гаҗәпкә калды һәм:
    – Сезнең бит балалар бар, алар караңгылыкта ничек утыра соң? – дип кычкырып җибәрде. 

Сүз арасына Әхмәт керде. Тел белән әйтмичә бармак төртеп кенә аңлатам димә, Әхмәт телефонын күрсәтә-күрсәтә, төрекчә-гарәпчә нидер сөйләргә тырышты.

Аның ни сөйләгәне кемнеңдер башына барып җиткәнче, Зәйнәп ханым куатләп алды:
    – Әйе, Әхмәт, син хаклы. Телефонның шаржы – зарядкасы бетсә нишлисез?
    – Маркетларда – сәүдә үзәкләрендә тутырабыз. Аларда бит андый урыннар бар.

Шәрифә барлы-юклы төрекчәсе белән җавабын ерып чыгуга барысы бергә көлеп җибәрделәр, әйтерсең электрсыз калган очракта, телефонны эшләтү җаен белгәнгә сөенделәр. Көлделәр, әмма эчтән барыбер әфганлы гаиләсен кызгандылар. Хәл-әхвәлләре начар икәне күренеп тора бит. Авызларын чөйгә элгән чаклары юк түгелдер. Әмма алар елап-зарланып утырмаганга күрәме, башкалар турыдан-туры кызгануларын күрсәтмәде. Үзләрен дә тормыш төрле тарафтан йолыккалап тора шулай...

Камәр беренче көнне аңлап бетермәгән Светлананың вазгыяте чыннан да аларныкыннан ким тоелмый иде. Аны ике баласы белән бергә йорт хуҗасы бер атна эчендә, яңа урнашыр урын тапканын көтеп тормыйча чыгарып җибәргән. Алай гынамы әле, болар күченәсе көнне биш катлы йортның лифтын сүндереп куйган, әйбер ташыганда ватып бетерәсез дигән... 

Олы җанлы укытучы чит илдә туганнарыннан еракта яшәгән, яшь килеш ике бала табып, тормышын ялгыз башы тартып барган һәм Төркияне үлеп яраткан Светлананың җылы карашка, яхшы мөгамәләгә мохтаҗ икәнлеген тойды, кечкенә уңышына артыгы белән куанды, киңәшләре белән ярдәм итәргә тырышты. Һәр укытучыга дию, бераз арттыру, әлбәттә, күпчелек башлангыч сыйныф укытучыларына хас сыйфат Зәйнәп ханымда шулай сизелде. Укучылардан берсен аерым бер якын итү гадәте, күрәсең, аңарда мәктәптә эшләгән вакытыннан ук килә. Курска җыелганнар инде олы кешеләр, гаепкә алмадылар. Бу тормышта кем кемне якын итмәгән дә, кем кемгә дус түгел.

Зәйнәп ханым Светлананы якын күрде күрүен, әмма ул да яңа дустын аңлап җиткермәгән иде. Ялган сөйләсәң – тотылырсың, дөресен сөйләсәң – котылырсың диясе килгәндәй, ничектер, ипләп кенә, үз кызы белән сөйләшкән төсле сораштырды: 
– Светлана, синең әтиең татармы?
– Юк.
– Әниең?
– Юк.
– Алайса синең милләтең...

Кайсы рус нәселен өйрәнә башлама – татар чыгар, дигән данлыклы гыйбарә бар бит. Светлананың әти-әнисе рус милләтеннән, бер ерак бабасымы шунда, татар икәне ачыкланды. Мөселманлыкны ул үз теләге белән кабул иткән. Бу хакта ишеткәч, нечкә күңелле укытучының күзләренә яшь тулды. Хәтта дулкынлануыннан сыйныфта мөселманнар гына утырмаганын онытып җибәрде:  

– Мөселман булып туганнарга күпкә-күпкә уңай, менә Светлана кебекләрнең барын онытмыйк, ни кадәр гаярьлек! – диде.

Башкалар әллә укытучыны аңлап җиткермәде, әллә аңлап күзләрен йомды. Ни ныклап хуплаучы, ни каршы чыгучы күренмәде. Һәм динен, һәм милләтен үзгәртә алган кешене беренче мәртәбә очратулары түгел идеме, һич тавыш-тыннарын чыгармадылар.

Үзгәрткән дип, бәлки ул асылына кайткандыр шулай?! Төркемдә мөселманга никах белән кияүгә чыгып, чиркәүне ташламаган украин кызлары бар. Әле беркөн тәнәфес вакытында русча белгәннәр үзара сөйләшеп торды. Төркия документлары турында сүз киткәч, берсе сумкасыннан документын алып күрсәтте. Анда Клавдия дигән кызның ире – төрек, дине – христиан дип язылган иде. Укытучысы, Светлана сөйләгәннәрдән дулкынланып, күз яшьләрен сөрткәндә Камәрнең күз алдына шул документ килде. Ә андыйлар хакында ни дияргә?! Алар үз диннәреннән ваз кичмәүчеләрме?! 

Дин бик нәзберек өлкә, Аллаһы белүче. Бәндә белгән кадәресе һәм ни кызганыч, еш кына онытканы – барысы да бер глобуста.
Иран кызлары 23-25 яшьлек Дәрья һәм Рана курска соңрак өстәлгәннәрдән иде. Үзара фарсы телендә аңлашкан чибәр кызлар. Юкка гына иран кызларын матурлыкта данламыйлар икән, әллә ни ачылып китмәделәр. Дәрья чәчен саргайткан, колакчын кигән, Рананың чәчләре киресенчә кап-кара, озын. Еш кына башына яулык салып йөри. Кафеларда тамаклык акча эшләп көн күрүләренә карамастан, алар Иран мәдәниятенең бер кыйпылчыклары шикелле кабул ителде. Ирандагы иң зур бәйрәм –Нәүрүзне Төркиядә дә үткәрделәр, бу уңайдан Рана курсташларын Иранның тел йотарлык татлылары белән сыйлады. Шулай ук музыка теле барлыгын алар аңлатты.

Рана бер дәрестә музыка уен кораллары турында сүз киткәч, сантур белән таныштырды. Милли уен коралына мәхәббәте күзләренә ут якты, алар зураеп, яктырып китте. Сантурның нәфис таякчыкларын кулына алды һәм ниндидер үзе белгән, яраткан бер көйне уйный башлады. 

Төрле милләт кешеләре утыра бит, алар бу уен коралы төрле халыкларда барлыкны әйтеп калырга ашыкты. Әйтик, төрекләрнең кануны, белорусларның цимбалы, чувашларның гөсләсе данлыклы. Әмма Рана һичкемгә дөнья күләмендә таралган, кайбер үзгәрешләр кичергән борынгы милли уен коралын «үзләштерергә» ирек куймады. Аның әйтүенә караганда, Иранныкы бөтенләй башка, тегенди-мондый түгел. Менә телефондагы уртак төркемгә видеолар җибәрәчәк, тыңлап карарсыз! Әлбәттә, Иран кызы юллаган сантур көйләре шәрык дөньясының кабатланмас аһәңен, авазын, тембрын ишеттерде. 

Музыкага гашыйк, туган илендә калган сантурын үлеп сагынган иптәшенә ияреп, Дәрья үзенең хыялы белән уртаклашты. Баксаң, ул да музыка белән җенләнгән бер кыз икән. «Төркия тавышы» дигән бик популяр җыр конкурсында катнашырга хыяллана. Дәрестән соң сәләтен сынап карарга теләгәннәргә әллә ни ялындырып тормады, калын тавышы белән үз телендә җырлап җибәрде. Гөрләп, яңгырап чыккан тавыш тәрәзәсез сыйныф эчендә кысылып калды кебек. Бу яңгыравык тавыш зур сәхнә сорый иде. Курсташлары рәхәтләнеп кул чапты, һәр абруйлы жюриның борылачагына ышандырып, «Төркия тавышы»на фатиха бирде. Шуннан кызлар курста әллә ни тоткарланмады. Укытучы яңа дәреслек алырга тәкъдим ясагач, «Китапка акчабыз юк», – дип сөйләнделәр дә юкка чыктылар. Хәтта башка курсташларының аларга китап алып бирергә теләвен кабул итмәделәр. Әйтерсең, музыка теле барлыгын гына искә төшерергә килгәнәр иде... 

Өй эше итеп якын кешеңә багышланган кыска гына бер хикәя язып килергә кушкач, Әхмәт дәрестә дусты турында сөйләде. Укытучы ханым, ничек итсә итә, укучыларының теленнән тартып диярлек, төрекчә сүзләрдән җөмләләр төзетә. Җикеренми, сабырсызланмый үзе. Югыйсә дистәгә якын кеше, телең өзелеп төшәр дәрәҗәгә җиткәнче җентекләп сөйли-аңлата торып та, кайчак берни төшенми синең авызыңа карап утырса, ай-һай рәхәт түгелдер... Зәйнәп ханым бирешми, гаярьлеге ташып тора аның. Йә, берәм-берәм сораулар тезә, йә, калганнарга әйтеп җибәрергә, сүзлектән карарга куша...
    

– Минем бер дустым бар, – диде Әхмәт.
– Төркиядәме? Сүриядәме? 
– Сүриядә.
– Без машинада бара идек.
– Яхшы. Кая бара идегез?
– Каядыр... Мөһим түгел. Бер якын дустым белән идек.
– Аңладык. Дәвам ит.
    

Берара Әхмәтнең теле бәйләнеп калды, әйтәсе килгәнен әйтә алмый  төртелеп торды. 

Ниһаять, Зәйнәп ханым Әхмәтнең ни әйтергә теләгәнен аңлады.

– Машинадан төштеңме? – дип янә соравын юллады. Шунда каушап-дулканланып чыккан ирнең теле чишелеп китте.
– Әйе. Дустым машинасы белән китеп барды. Бераз баргач, шартлады.

Тәрәзәсез сыйныфта бер мизгелгә моңа кадәр күрелмәгән авыр тынлык урнашты. Барысының да карашы Әхмәткә төбәлгән иде. Әхмәт артында утырган, Казакъстаннан килгән калын тавышлы Җәүдәт тынлыкны бүлде, кабатлап сорады.

– Бераз баргач шартлады? Машинамы?
– Әйе. Машинага бомба төште. Мин исән калдым. 
    

Сыйныф яңадан тын калды. Хәтта берничә минутка Зәйнәп ханым телдән язды. Алай да озак көттерми сөйләшүне дәвам итте.
– Әхмәт, гафу ит, ә дустың?
– Мәрхүм. Шунда ук.  
    

Әхмәт менә шулай «Якын кешең белән таныштыру» биремен, күбрәк күз алдында вакытсыз мәрхүм булган дустын сөйләп, азаккача ерып чыкты. Бирем үтәүдән бигрәк, күңелен бушатты төсле.

Моңа кадәр биргән соравын җан өшетерлек тавыш белән янә кабатлады:

– Мин нигә монда?!

Их, менә Әхмәткә үз ана телендә, иң йомшак, иң җылы сүзләрне әйтәсе иде: «Газиз, кадерле Ватаның, дәүләтең өчен хаклык эзләгән калебең парә-парә киләдер... Югалткан кардәшләреңне, дусларыңны сагынасыңдыр... Бервакыт кайтуыңа өмет итәсең, шул көн килгәнне көтеп йөрисең, абына-егыла яшәргә тырышасың, чөнки син исән. Гомерең бетмәгән. Йә Раббым, Йә Рәхим, бәндәләреңне рәхмәтеңнән, мәрхәмәтеңнән ташлама, гаҗизлек кочагында калдырма безне!» 

Камәр татарча уйлады, чынлыкта исә күпме гарәпчә сүз кулланды, чамаламады. Кадер, ватан, дәүләт, хаклык, вакыт, раббы, рәхим, мәрхәмәт, рәхмәт... Кеше күңелен иң нечкә хисләренә кагылырлык бу, тирән мәгънәгә ия калимәләр бит, татар телендәге гарәпчә алынма сүзләр. Хәер, татарда гынамы?! Төрекләр белмиме әллә аларны?! Белә, әлбәттә, югыйсә кыз каян төрекчәне аңлап утырыр иде. Әйтик, Зәйнәп ханым аерым бер горурлык хисе белән аңлаткан Төркиянең «Истиклал маршы»нда «ватан», «хак» сүзләре әллә ничә мәртәбә кабатлана. Шулай шул, төрки телләр гыйлеме, мәдәнияте тирән, күпкырлы, татлы, җанлы. Әгәр дә төрки телләр белән үрелгән француз, инглиз, рус, гарәп, фарсы һәм башка алынма сүзләрне искә алсак, тел галимнәре өйрәнгән фин-угор, славян телләренең йогынтысын төшенсәк, төрки телләр – үзе бер глобус икән! 

Укытучы Әхмәт сөйләгән вакыйгадан, ниһаять, аңына килде, әфганлыларның өй эшен тикшерүгә күчте. Самандар якын кешесе – әтисен сөйли башлады, фотосын күрсәтте. 

Әтисенең дүрт хатыны, бик зур сәүдә бизнесы, егермеләп кибете бар икән. Хатыннары, балалары барысы – бергә унике катлы йортта яшиләр. Самандар – иң олы малай, бөтен байлыкның варисы, имештер. 

Авыз ачтылар да калдылар. Төрек телен өйрәнергә җыелган, бәхет, тыныч тормыш, хәлле көн күрмеш эзләп чыгып киткән яңа заман мөһаҗирләре шулкадәр байлыкка ия түгел. Ни дисәң дә, кемдер иленнән үзе теләп киткән, кемдер аерылырга мәҗбүр калган. Мәҗбүрләр күпчелек әле. Берәү дә байлыктан качкан түгел. Шуңа күрә Самандар ясаган адымга ышанырга ашыкмадылар. 
 

– Миңа әти байлыгы кирәкми, – диде ул. Әзер чанага утырырга теләмәгәне кырысланып киткән йөзенү үк чыкты.
– Көн саен матур киенеп-ясанып, биш килолап алтын бизәнгечләр тагып йөрүдән туйдым. Без үз тормышыбыз белән яшәргә телибез. Докторлыкка укыйсым килә, – дип аңлатты 24 яшьлек хатыны. Төрекчәсе күпкә начар ире баш селкеп торды. Аннары үзе дә өстәде:
 

– Мин яшьтән әти белән эшләдем, сәүдә эшендә йөрдем, чит илләрдән товар ташыдым. Укыдым, спорт белән шөгыльләндем. – Шул арада телефоныннан иптәшләренә ниндидер медальләр аскан, шат елмаеп басып торган таза гына спортчы фотосын табып күрсәтте. Хәзерге Самандар ачлыктан йөзе агарганга, күп эшләүдән, йокысызлыктан ябыкканга, интеккән күренгәнгә фотодагы кызлар кызыкмалы спортчы егеттән бик ераклашкан күренде. – Үземнең гаиләмне үзем карыйсым килә. Миңа әти байлыгы кирәкми.

Һәр кешенең байлыгында, мөлкәтендә ике катнашучы бар: варис һәм афәт диләр бит. Болар, әйтерсең, афәттән качып йөрүче варислар иде. 
    

Укытучы түзмәде, аптырап соравын юллады:
– Сез үзегез әйттегез, электрга түләргә акчагыз юк! Әти-әниегез акча җибәрмиме?
– Без алмыйбыз. Әтисе миңа шылтырата. Кире кайтырга чакыра... Куша... Алтыннар вәгъдә итә. Кирәкми. Безгә үзебез тапкан җитә, – дип җавап бирде яшь хатын. 

Барның эше фәрман белән, юкның эше дәрман белән: череп баеган аталары кайтырга боера, болары фәкыйрьлек юлын сайлап, утсыз утыра!

Шәрифә дә, ялган сөйләмәвенә ышандырырга теләп, элеккеге фотоларын күрсәтте. Фотоларда күз явын алырдай кызыл, яшел, кара, сары төстәге милли киемнәр кигән, әллә ничә кат ялтырап торган затлы ташлар, алтын муенсалар, беләзекләр таккан бик бай әфган кызы иде, сокланып туймаслык чибәр, кызыгып туймаслык бай... Сыйныфта исә шундый ук чибәр, әмма уңып беткән яулык бәйләгән, өстенә бәясе төшерелгән очсыз куртка, аягына тупас кына бер кроссовка кигән, бар нәрсәгә разый, һәр көн сынавына әзер Шәрифә иренә ягымлы караш ташлады. Ә тегесенең күзләрендәге җылы караш! Гаҗәеп мизгелне күрдеңме, димәк, күктә атылган йолдыздан бәхет сорарга өлгердең, озак көттермәс, бәхет басар! Карашларында ярату хисе, кабул иткән карарларында бер-берсе өчен һәр авырлыкка түзәргә әзерлек, хыялларын тормышка ашырырга омтылыш ята. Һәр халыкка хас аерым музыка теле булган кебек, һәр парның үз мәхәббәт теле бар.

Арткы партада утырган Камәр шул мизгелдә кинәт атылган йолдызны күрде төсле – кибеттән яратып алып кайткан глобусының өйдә бик тиз кызыгы югалганны аңлады. Макетта ни дини хисләр, ни рухи үсеш күренер... Ни музыка... Ни мәхәббәт табылмас. Ни йолдыз атылыр да, бәхет басар...

Тора-бара Төркиягә килү, Төркиядә калу әмәлен тапкан яңалар өстәлде. Ираннан, Казакъстаннан, Әфганстаннан, Россиядән... Төрекчәгә тырышып-тырышып өйрәнергә керештеләр, әйбәт кенә аралашып киттеләр. Әмма алар Әхмәт кебек күңел ярасын аралашу белән дәваларга омтылучылардан, әфганлы гаиләсе кебек ихлас теләкләрен сөйләп, гаҗәпкә калдыручылардан түгел иде. 

Берничә айдан соң Әхмәт сыйныфка балкып керде. Кояш тик кояш! Кызы туган! Киткәннәр өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, килгәннәр өчен яхшылыкларын һәм мәрхәмәтен сора! Курсташлары ирнең шатлыгын уртаклашып, чын күңелдән сабыена бәхетле гомер теләделәр.

Гомумән, курс барган дәвердә мондый шатлыклы хәбәр тагын ике мәртәбә яңгырады. Икенче бәби шатлыгын Җәүдәт китерде. Аннары Сант-Петербургтан килгән Вера авырга узды. Аның төрекчәсе бик-бик йомшак. Үзе тавыш-тынсыз гына килеп утырыр, әллә ни аралашмас. Әмма йөзеннән һич елмаю китмәс. Аңа карагач, Санкт-Петербургта нәкъ менә шундый зәвыклы, зыялы кызлар гына яшидер сыман тоела. Өйдә нинди телдә аралашасыз дип сорагач ул, төрек иренең русча белгәнен сөйләде. Үзе исә яңа туганнары белән аңлашыр өчен төрекчә өйрәнергә тели икән. Ә теге, ирләрчә сөйләшә торган рус кызы, юкка чыкты. Вера белән бергә килгәнгә күрә, аларны дус кызлар дип кабул иткәннәр иде. Танышлар гына икән. Верадан сорашкач, «Без бит аралашмыйбыз. Аның өендә проблемалар күп, ахры. Кире Россиягә кайтып китмәдеме икән?» – диюдән башка узмады. Ул арада курсны ташлаган кызның русча кычкырып-кычкырып биргән сорауларыннан укытучының дерт-дерт итеп куйганын искә төшерүчеләр табылды. Зәйнәп ханым көлде генә: «Мин бит аны миңа ачулана дип торам...» 

Казан кызы Камәр берара курстан аерылып торды. Өзелеп сагынган туган ягына кайтып китте. Җылы «Казан» аэропортыннан чыгуга ук, Татарстанның чатнама суык бер көне белән кавышты. Өендә ара-тирә китап киштәсенәдәге глобусны кулына алып тәгәрәтте... Аннары, санаулы көннәрнең тиз узганына көрсенүенә карамстан, кире Төркиягә курсташларына туган җире хакында күбрәк сөйләү, аңлату теләге белән очты.

Бүләккә таратыр өчен җыеп килгән «магниткалар»ны берәм-берәм чыгара башлагач, укытучылары уч төбе кадәр итеп ясалган тарихи биналарны кызыксынып карый, сорауларын бирә башлады.
– Сездә дә тарихи диварлар бармы?

– Әйе, Казан кирмәне бу. Ул мең елдан элгәре корылган. «ЮНЕСКО» тарихи һәм мәдәни корылмалар исемлегенә кертелгән. 
– Уртада ниндидер калә...
– Без аны «Сөембикә манарасы» дип йөртәбез. Сөембикә мәшһүр Казан ханлыгының ханбикәсе. Әмма, кызганыч, 1552 елда Рус кенәзлеге Казан ханлыгын җимерә. Татарлар мең төрле кыенлыклар кичерә-кичерә, барыбер диннәрен, үзләрен саклый. Риваятьләрдә ханбикә Сөембикәнең җиде катлы манара салдырганы әйтелә. Һәм шул манарадан дошманнары кулына төшмәс өчен аска ташлана диелгән. Башкача сөйләгән тарихчыларыбыз бар...
– Кирмән эчендә мәчет бармы?
– «Кол Шәриф» мәчете. Ул шәһит төшкән гыйлем иясе Кол Шәриф мәчете урынына төзелде. Кирмән яныннан Казансу елгасы ага әле. Бик матур бездә!

Кунакка килегез! Меңьеллык тарихлы Казанымны үзем күрсәтермен!

Камәр иң очсыз бүләк магнитларның кыйммәтен моңа кадәр һич белмәгән икән! Россия үзәгендә татарлар яшәгәнен һәм аларның бай тарихы, күркәм шәһәрләре барлыгын ничек исбатлар иде?! Уч төбенә сыйган туган җир бүләгенең берсен, аерылырга теләмичә, кире кесәсенә шудырды.

Шул вакыйгадан соң, тәрәзәсез сыйныфта бер күренеш күзәтелде. Камәр курс башыннан ук биремнәрне үтәгәндә туган җире – Татарстан белән берникадәр таныштыра килде. Теге «магниткалар» тарату вакыйгасы исә шуларга бер мөһер суккандай тоелды. Әйтерсең, шул көнне глобуста Татарстан, Казан күренде! Һәм шул көннән соң тәнәфестә моңа кадәр аның тарафына борылып та карамаган курсташлары янына килеп, Төркиядә чит ил кешесенә кирәге чыга торган мәгълүматлар белән уртаклаша башлады. Дәүләт сайтларына кемнәр теркәлә ала, кайда газ түләргә, очсыз әйберләр сатылган кибетләрне ничек табарга... Ни тешләде боларны, ким дигәндә ике ай бер сыйныфта утыралар лабаса. Ниһаять, җиде ят җирдән очраклы гына рәвештә тупланган кешеләрнең бер-берсен чынлап таный башлауларымы бу?! Әллә араларында ышаныч хисе артумы?! Бәлки халкын, тарихын, мәркәзен, телен яраткан кешегә ихтирам күрсәтүләредер?!

Камәр тәрәзәсез сыйныфка вакытлыча тупланган курсташларына берәм-берәм диярлек карап чыкты. Бер мәл бала чактан ук ишетеп үскән Әфган сугышы күз алдына килде. Аннары Әхмәтнең машинасында бомба астында калган дусты... Казан ханлыгы белән бергә югалтканнар, кичә генә магниткаларда тапканнары... Колагында сантурның гаҗәеп тавышы яңгырады. Һәм кычкырып сөйләнмәгән бер вазгыятьне тойды.

Сугыш чыкканга гасыр узганмы, әллә шушы көннәрдә дәвам итәме – һич аерма юк. Халык хәтеренә ул тирән яра булып уелган, уела бара. Һаман шулай... Бер ара аңа бу тәрәзәсез сыйныфта глобуска төшерелгән илләр арасындагы чикләр җуелган кебек иде. Камәр, халык канына сеңгән хәтер яралары аларны теләсә кайсы вакытта кабат сызып куя алуыннан аңлап, куркып, үзен чарасыз калгандай хис итте. Димәк, илләр, дәүләтләр чиге глобуста һич бетмәс.  

Глобуста күренмәгән башка бер үзгә хакыйкать Камәрнең күңеленә язылды. Сыйныфка тәрәзә ясамыйча, укучыларны ясалма яктылык белән калдырган төсле, башкаларның телләрен чикләргә тырышучылар дөньяда табылып тора. Әмма тел байлыкка, хәерчелеккә, һичбер шартларга бәйле түгел. Төрки телләр табигатьләре белән үк чиксезлеккә ия. Бу – Ата телдән үк килгән чиксезлек, дәверләрдән өстен кала бирә.

Шул ук вакытта теләсә кайсы тел чиген һәр инсан үзе куярга, үзе үк бетерергә сәләтле. Хәтта тәрәзәсез сыйныфта утырып та.
    ...Мәрхәмәтле Төркия кочагына сыенган төрле ил, дәүләт кешеләре: татары, казахы, русы, фарсые, гарәбе, бернигә карамастан, төрекчә кәлимәләр ятлый. Йөрәкләре исә ана тел – туган тел дигән амәнәт сагында: «Туган телеңне боза күрмә! Туган телеңне оныта күрмә!»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев