Логотип Идель
Әдәбият

И КЫЗЛАР, И ХАТЫННАР...

Саҗидә Сөләйманова шигыре

Сагышым үксез - 

далада аунап елардай булам.

Кычкырып, үксеп еласам,

акылдан язган, диярләр.

Шатлыгым чиксез - 

дөньяны кочып җырлардай

                                             булам.

Ярларны ярып җырласам,

бу тәмам азган, диярләр.

Без шатлансак,

керфекләрдән нур тама, нур сирпелә,

кем очраса, шул күрә.

Кайгыбызны кем белә?

Керфекләр җиргә иелә,

күз яше җиргә сибелә.

1969

Саҗидә Сөләйманова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев