И ЗӨЛӘЙХА...
Ләбиб Лерон шигырьләре журналның июнь санында басылды
Ләбиб Лерон шигырьләре журналның июнь санында басылды.
Ерак әбекәемә –
әтием Леронның әбисе
Зөләйхага багышлыйм
И Зөләйха...
Гаярь милләтемнең –
Нәселемнең газиз баласы:
Син шатлыгы булгансыңдыр аның,
Булгансыңдыр кайчак ярасы.
И Зөләйха...
Тыйнак авылымның
Җыйнак кызы – асыл кошы син:
Хәят диңгезендә йөзгәнсеңдер,
Йөргәнсеңдер, бәлки, очып син.
И Зөләйха...
Туган илкәемнең –
Торган җиркәемнең күз нуры! –
Күпме гашыйк егет җырлагандыр
Сиңа багышлаган үз җырын:
«Аклы-чуклы ал тасмаңны
Тагып җибәр тәңкәңә.
Шул егетне яратам, дип,
Әйт, Зөләйха, әнкәңә...»
И Зөләйха...
Мәгърур ватанымның –
Горур татарымның иркәсе:
Бисмиллалап каршы алгансыңдыр
Гомереңнең һәрбер иртәсен.
И Зөләйха...
Күпме нужа күргән,
Михнәт кичкән татар хатыны:
Ирең,
Балаң,
Халкың хакын хаклап,
Гомер иткәнсеңдер – яктырып.
И Зөләйха...
Шөкер итә белгән
Ак яулыклы татар карчыгы:
Шәҗәрәмнең ныклы тамыры син,
Хәтеремнең нәсел ярчыгы.
И Зөләйха...
Ак әбием минем...
Ерак әбекәем... Кадерлем...
Истәлеккә калган синнән бары
Бер сурәтең белән... каберең.
18 апрель, 2020 ел
КАРЧЫК
Бер күренеш һич исемнән чыкмый –
Күз алдымда тора бик ачык:
Коты качкан шыксыз хәрабә-йорт...
Һәм... сөялгән аңа бер карчык.
Ава төшеп кәкре таягына,
Текәп җиргә өнсез карашын,
Әллә терәү, әллә сорау булып,
Басып тора карчык – чарасыз...
Басып тора...
Әрсез әҗәленнән
Котылмакчы мәллә ул качып?
...Бу дөньяда күпме яшәгәнен
Үзе белә микән ул карчык?
Басып тора...
Әллә посып тора,
Ышыкланып зәһәр җилләрдән.
Кыяфәтен күреп, инәләсең –
Язмыш аны хәтәр җилгәргән!
Пошаманга төшеп һәм бөрешеп,
Нидер көтә кебек тирәлек...
...Карчык түгел, гүя әҗәл үзе
Тора кебек йортка терәлеп.
1 октябрь, 2019 ел
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев