Логотип Идель
Әдәбият

«ЯҢА ИСЕМ» - ИҖАТ ИТӘРГӘ ЭТӘРГЕЧ

«Яңа исем» иҗат лабораториясе тәмам. Әлеге проект катнашучыларга нинди файда китергән? Иҗади мәктәп кысаларында кыенлыклар булганмы? - бу хакта яшьләрнең үзләреннән сорадык!

Рузалия Шакирова, 29 яшь, Рөстәм Галиуллин шәкерте, проза: 

Иҗат белән 7 яшьтән шөгыльләнәм. Минем үземә ачуым чыга башлады: язам-язам, ә мине кем дә белми. Шушы уйлар белән йөргән дәвердә бик очраклы рәвештә «Яңа исем» проекты турында белдерүгә тап булдым. «Ни булса да булыр» дип гариза җибәрдем. Нәрсәгедер итәчәк ишек кебек иде миңа. Бу кадәр тормышымда үзгәрешләр булыр дип һич кенә дә уйламаган идем. 

Әдәби мәктәптә кыенлыкларсыз булмады. Беренчесе — остазлар белән очрашуларның сирәк булуы. 

Икенчесе — теорияне тиешле дәрәҗәдә белмәү.  Прозада мин өйрәнчек кенә. Остаханәләрендә остазларны йотлыгып тыңлап утырдым. 
Җиңүче булганымны белгәч, үзем өчен генә түгел, ә проект өчен зур горурлык кичердем! 
Азагы булырмы дип борчылган идем. Аның  матур чара белән йомгаклауга  ирешкәне өчен бик сөендем. Безнең әсәрләрне алып Кариев театры артистлары тулы канлы чыгыш ясаганнар. 

Гариза җибәргәндә үземә ышанмый торган, ә финалда мин ныгыган, фикердәшләр тапкан, үз-үзенә күбрәк ышанган иҗатчыга әверелдем. Проект та минем белән, башка катнашучылар белән бергә ныгыды. Оештыручарга бик зур рәхмәт! Алга таба иҗаттагы планнарга килгәндә, беренчедән, кыска-кыска хикәяләр иҗат итәсем килә. Икенчедән, караган фильм-спектакльләргә рецензияләр язасым килә. Ә шигърият гел минем белән бергә булыр дип өметләнәм.

Камилә Халикова , 18 яшь, Ләбиб Лерон шәкерте, поэзия:

Иҗат белән үземне белә башлаганнан бирле шөгыльләнәм. Сабый чакта да үзем уйлап чыгарып шигырь сөйләп йөргәнмен.
«Яңа исем» проекты турында мин Арчада узган иҗат кичәсе «Фатирник»та белдем.

Әдәби мәктәптә минем өчен иң кыены — моңа кадәр бер дә кагылмаган темаларга язу иде, әмма мин булдырдым.

Җиңүче булуымны белгәч, янәдән иңнәргә канатлар үсеп чыкты. Димәк, өметләр бушка булмаган һәм, әлбәттә, җаваплылык өстәлде. Мин тагын да яхшырак язарга, камилләшергә, үрнәк булырга тиешмен.

Иҗат ул — чиксез мохит. Андагы уйлар, хыял-планнар бихисап булуы хак. Әлеге көнгә планнар каләмне тагын да чарларга, язу осталыгын артырырга, ә калганы сер булып калсын!

Зөһрә Рамазанова, 33 яшь, Лилия Гыйбадуллина шәкерте, поэзия:

Мин иҗат белән мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыганнан бирле шөгыльләнә башладым. Мин — һөнәрем буенча игътисадчы, бухгалтер. Иҗаттан ерак өлкәдә эшлим. 10 ел Йошкар-Ола шәһәрендә яшәдем: татар мохитеннән һәм яшьләреннән еракта. Туган ягыма кайтканнан соң, яңадан иҗатка атладым.
Әдәби мәктәптә укыган чорда миңа иң авыры- тәнкыйть кабул итү булды. Безне сыйфатлы шигырь язарга өйрәтәм диеп тырышкан остазыма чиксез рәхмәт!  

Проектта катнашу алдыннан икеләнү, үз- үзем белән көрәшү булды. Тик шулай да иң соңгы көнне( дөресрәге, төнне) гариза җибәрдем. Шуннан соң минем тормышым 180 градуска үзгәрде. Проект барышында төрле алымнар кулланып, бик күп шигырьләр туды. Алар журнал битләрендә басылып чыкты. Төрле очрашуларга чакыра башладылар. Кыскасы, мин үзем сыман иҗади яшьләр казанында кайный башладым. Шуңа күрә, монда җиңүчеләр арасында булу мөһим дә түгел кебек иде. Тик шулай да рәхәт хисләр! Оештыручыларга бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә! Аларның өметләрен аклап, тагы да күбрәк иҗат итәсе килә хәзер.

Алга таба да төрле бәйгеләрдә катнашып, үземне сыныйсым килә. Иҗатның башка юнәлешләрен дә өйрәнеп, иҗат итәргә уемда бар. Хыялымда - үземнең кесә китабымны чыгару.

Камилә Мулланурова, 17 яшь, Ландыш Әбүдәрова шәкерте, проза:

Проект турында остазым — Ландыш апа Әбүдәровадан белдем. Лаборатория мине бик кызыксындырды, чөнки татар телендә мондый типта бүтән проектлар юк дип әйтсәң дә була. 

«Яңа исем» —  минем өчен бик дулкыландыргыч вакыйга. Бүләкләү тантанасында мин төрле-төрле хисләр кичердем. Бер яктан, мин бик бәхетле идем. Икенче яктан, бик борчылдым: мондый чарада беренче катнашуым. Ниндидер мизгелдә мин хәтта үземне ят кебек хис иттем. Танышларымны күргәч, бу хисләр юкка чыкты. Оештыручыларга рәхмәт белдерәсем килә. Аларның игътибары миңа үземне кирәкле урында һәм вакытта хис итәргә ярдәм итте. Миңа шулкадәр рәхәт булып китте ки — беренче тапкыр халык алдында сыйныфташым язган шигырьне укыдым.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев