Логотип Идель
Әдәбият

Яратасым килә!

Безнең сөю – язлар хөкемендә, Алдап булмый хисне, күрәсең. Бәхет китерәсе төшләремә Яз кояшы булып керәсең.

Эльвира Рамазанова

 

ҮКЕНМӘМ!

Безнең сөю – язлар хөкемендә,
Алдап булмый хисне, күрәсең.
Бәхет китерәсе төшләремә
Яз кояшы булып керәсең.

Бу язларда сине көттем. Хәер,
Минем йөрәк һаман тоткында.
Җан өтәрлек утка салып киттең,
Сүзсез генә шулай тоттың да.

Язлар белән берни үзгәрмәде,
Сине, мине түгел танырлык.
Бармы көчләр минем сызлануны 
Йөрәгемнән йолып алырлык?

Сагышларны кудым язларымнан,
Әрнедем, шулай да үкенмәм!
Алдагы тормышым өметле –
Иң авыр юлларым үтелгән.

 

*** 

Көчлеләргә бөтен юллар ачык,
Дөнья бүген шулай әйләнә.
Баш имичә үткән кыенлыклар
Тормыш җепләренә бәйләнә.

Күпме көчле булып була соң ул?
Үлчәнәме аның чикләре?
Күңелемнең бушанасы килә,
Кая киткән аның бикләре?

Көчле рухлы булып ардым ахры,
Каршы торып искән җилләргә.
Көчсез булып торыйм әле азрак
Башым куеп синең иңнәргә.

 

*** 

Хатын-кызның бар бәхете ирдән. –
Бу сүзләрне еллар яңартмас.
Төшләреңне бутап башка берәү
Миннән артык сине яратмас.

Җуя күрмик, зинһар, бу бәхетләр
Бирелмидер әле күпләргә.
Сикәлтәле гомер юлларында
Тәгәрәве җиңел түбәнгә.

Мәхәббәтнең учаклары сүнсә,
Кабат аны кая ягасы?
Эчтән янып, тыштан көлеп йөрсәң,
Бик тирәндә кала ярасы.

***

Яратылып яратасым килә!..
Назга мохтаҗ йөрәк күптәннән.
Ялкын тулы сөю чаткылары 
Иңәр микән миңа күкләрдән?

Онытылып яратасым килә,
Башым куеп синең иңнәргә.
Сөю гөнаһ саналмыйдыр кебек
Безнекедәй горур тиңнәргә. 

Я Ходаем, зур мәхәббәт сорыйм,
Дөрли-дөрли янып көяргә.
Йөрәгемә сөю салып китче,
Кайнар хисем белән сөяргә.
Яратасым килә!


 ***

Төшләремә кердең ялындырып,
Дәррәү купты күңел кыллары.
Кысып кочар өчен каршы киләм
Тузан җыя итәк сырлары.

Ай-йолдызлы күкләр безнең шаһит.
Тынычлыкны төннәр урлады.
Бәхет иңдерәсе аяз таңнар
Кочагына кабат урады.

Бик соңарып, сагындырып килдең.
Сабыр савытларым тулса да,
Җанга сихәт алам карашыңнан
Төшләремдә генә булса да. 


*** 

Киләчәгем нинди булачак дип,
Сорау бирәм бүген моңаеп.
Күпме гомер иткән кешеләр дә
Җавап бирмәс миңа, мөгаен.
Кыенлыклар мине читләп үтми,
Еламыйча чак-чак тыелам.
Көзге агач яфраклары сыман,
Җилләр искән саен коелам.
 
 

*** 

Сөюләрем яз төсендә минем,
Ә синеке күпкә үзгәме?
Тормыш дәрьясында мәшәкать күп
Мәхәббәтең шуңа түзәме?


СӨЮ КАЙТАР МИҢА...

Үткәннәрнең ачы ялгышлары
Якынайтты безне күрәсең.
Моңсу җилләр иркәләгән җанны
Мең кылларга кабат бүләсең.

Бар галәмне җылытырлык назны
Йөрәк аша кабат үткәрдем.
Язга тарта күңел, бу көзләрдә
Әллә кинәт үзем үзгәрдем.

Үз хатаңны таный белү кирәк,
Мин акланмыйм тормыш алдында.
Табынырлык сөю кайтар миңа
Йөрәкләрдә өмет барында. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев