Логотип Идель
Әдәбият

ЯРАТЫЛ!

Зөһрә Рамазанова шигыре.

Күр, әнә – 
битеңдә мәхәббәт эзләре.
Бармы соң кояштай берәүнең
Һәр бөртек сипкелең сөйгәне? 
Яратыл! 
Чәчеңдә җәй исе,
Җиләкнең хуш исе!
Җилләргә тарат та чәчеңне
Яратып үпсеннәр бу кичне! 
Яратыл! 
Тәнеңдә наз тәме!
Бал тәме ирендә!
Җәйләрнең бөркүе назласын,
Чәчәкле күлмәгең киен дә! 
Яратыл!
Яңгырар һәр яклап
Мәхәббәт көйләре!
Онытма, нинди зур җиһанның 
Нәкъ сине өзелеп сөйгәнен! 

Яратыл!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев