Логотип Идель
Әдәбият

ЯШЕН УТЫНДА КӨЙГӘН МӘХӘББӘТ (әсәрдән өзек)

Гөлфия Галәветдинова парчасы.

Айсаф

Август...Бигрәк тиз узып киттең син. Сизми дә калдык синдә булганны. Күңелне генә түгел, чирәмнәрне дә саргайта башлагансың. Синоптиклар бүген яңгыр дип фаразлый. Чыннан да явар микәнни? Бер дә охшамаган, көне кыздыра, болыт әсәре дә күренми...

Хәер, яуса да, куркыныч түгел, якындагы печән сараена керәм дә качам. Сыерларны гына калдырып китәргә куркам, чөнки якын-тирә авылларда яшен сугып үтергән сыерлар турында ишетелгәләде. Мин алар өчен җаваплы, мин көтүдә.

Менә төшке аш вакыты да җитте. Бабай сәпитендә генә ашарга алып килде. Кырда ашау тагын да тәмлерәк. Әле тагын әби минем яраткан өлешне дә пешергән! Ну, молодец та инде ул!

Көтүдә вакыт озак үтә. Кайтырга тагын өч сәгатьтән артыграк вакыт бар әле. Кайтып, кичке ашны ашагач, мунча кереп чыгарга да Гөлүсәм янына барырга кирәк. Кичә интернеттан аңа дип алган бүләгем дә килде, бүген шатландырыйм әле! Зәңгәр кашлы алка алдым аңа. Кигән саен мине исенә төшерер. «Минем күзләр гел сине күзли», – дип әйтермен...Күрәсем килә инде. Ничә сәгать күрешмәдек...

Бер кысып кочаклар идем дә жилфердәтеп әйләндерер идем үзен. Татлы иреннәреннән, муеннарыннан үбәр идем... Чү, нинди тавыш килә? Арбалы трактор тавышына охшаган. Кем икән инде бу? Тик юлда бернәрсә дә күренми. Калган көтүчеләр икенче якта. Ә-һә, трактор түгел икән шул ул, синоптиклар вәгъдә иткән болытлар куерып маташа. Җәһәт кенә чыбыркымны эләктердем дә сарайга таба чаптым. Калганнарга:

– Әйдә, чыланасыз бит! Килегез монда! – дип, сарайга ымладым.

– Юк! Без монда гына, – дип, алар агач астында калдылар.

Мин сарайга кереп бастым. Яңгыр бераз сибәли, ләкин яумый әле. Яуса, хәерлерәк диләр. Димәк, хәзер яшен килә. Баш өстемдә түбә булгач, алай куркытмый. Менә калганнар...

– Яшен башланганчы килегез! Агач астында торырга ярамый! – дип кычкырдым бөтен тавышыма.

Алар да мине ишетеп, сарайга таба йөгерә башладылар. Шул вакытта ике араны камчы кебек яшен телеп үтте дә тирә-юньне караңгылык басты. Бер мизгелдән тагын да көчлерәк итеп, кайдадыр яшен сукты. Ялт та йолт. Яшен ялтыраган арада, егетләрне күзләп алам, алар кире киткән, агач төбендә утыралар.

– Үләсегез киләме әллә? Монда килсәгез, яхшырак бит инде! – дип кычкырам, тик алар мине ишетми. Яшен туктаусыз утлы чыбыркысын уйната. Шулвакыт күз алларым аклы-каралы булып китте, бөтен гәүдәмне әллә кая алып ташлаган кебек булды, сулышым кысылды. Күзләремне курка-курка гына ачтым. Ачсам... Дөм караңгы. Бераз ут куренеп ала да тагын караңгылык биләп ала. Кайда соң мин? Башым чатнап авыртканын аңлап алам. Башымны тотып карарга дип, кулымны күтәрмәкче булам, әмма алар юк. Аста калганнар. Бераз селкенеп, кулларымны чыгардым. Башымны тотып карасам, кулым юешләнде. Якынрак китереп карасам – кан иде бу, баштан кан ага. Күкрәк турымны нидер кыса. Аска карамакчы булам. Карап булмый, муен тыңламый, авырта. Куллар белән күкрәгемне капшыйм: кан гына... Нигә каный ул? Сыдырылып кына, шулай каный аламы? Күкрәгемнең уң ягыннан такта кисәге чыгып тора. Моны күреп кузгалуым булды, дөнья янә караңгылыкка чумды. Сулышым ешайды. Күзләрдән яшь ага. Ә аяклар? Алар берни сизми иде. Нинди хәл соң бу? Кайда минем гәүдәм? Минекедер бит инде ул аяклар?! Ник сизми алар? И раббым... Янәдән сулап булмый башлады, тамакка әллә куркудан, әллә күздән аккан яшьтән төер утырды. Егет кеше еламый диләр, әмма мин еламыйм, күз яшьләре үзләре ага да ага, кан кебек ага да ага. Минем монда икәнне кем белә? Коткарырлармы? Авылдагылар белә микән? Әби, бабай? Әни дә кайтырга тиеш иде. Әни... Коткара алмасалар... Шушымы минем соңгы сәгатьләрем? Шушы 20 ел яшәр өчен генә килгән идеммени мин бу дөньяга, әни? Ничек кичерерсең шушы минутларда сулышым өзелсә! Күрә алырсыңмы мине шушындый хәлдә? Әби... Сөйкемле әбием! «Ак яулык бүләк итәрмен үземнең туемда» дигән идем сиңа, әби! Булыр микән ул көннәр? Ак яулык урынына ак кәфенлек булырмы?..

Бабай... Авыр чакта миңа кил, улым, дигән идең. Киләм, хәзер, бабай, хәзер. Әти... Сине күрмәгәнгә айга якын була инде. Дәваханә исеннән туеп беткәнсеңдер... Егетләрчә сагындым сине, әти! Синең төпле фикерең кирәк! Хәзер нишләргә, әти? Нишлим? Әйт бер сүзеңне. Белмисеңдер... Үзең дә авыр хәлдә, ничә айлар ятасың инде. Кем уйлаган, әти, улың синнән алда китәр дип. Башка сыймаслык хәл бит бу?! Җибәрәсеңме үзеңнән алда мине, әти? Бара торам... Соңгы сөенечем, соңгы бәхетем, тәүге һәм соңгы сөюем... Гөлүсәм... Яратканым минем! Күпме хыяллар, планнар, бәхетле киләчәк... Барысы да кала. Әйе, кала, йөрәгем сизә соңгы сүзләремне әйтәсемне. Өметнең бер генә кыйпылчыгы да юк. Тик алай да хәзерге вакытта нәрсә бирәсең сине Гөлүсәң янында калдырсак дисәләр, үземдә булган бөтен-бөтен әйберемне биреп, синең янәшәңдә булыр идем.... Гөлүсәм, яратуым шундый көчле сиңа, сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмыйм. Телисеңме, сөеклем, күккә менгәч, сиңа йолдызлар алып төшәм? Тик ничек итеп бирермен? Төшеңә керсәм, елмаюыңны күрермен микән? Бер генә булса да, күзләремне йомганчы, синең йөзеңне, елмаюыңны, күзләреңне күрәсе иде... Чәчләреңнән, муеннарыңнан бер үбеп, исеңне хәтерләп каласы иде... «Яратам» дип пышылдыйсы иде... Һәм кайнар кочагыма алып, мәхәббәт утында яндырасы иде сине... Ә бүләгем! Зәңгәр кашлы алкаларны киеп, сине бер генә, бары тик бер генә күрәсе иде... Чынга ашмас хыялым... Гөлүсәм... Бар жаным син дип кенә тибә. Син дип сулый. Сулышымның да, йөрәк тибешемнең дә актыгына килеп життем. Сизәм... Суыта... Тоймас аякларымның өшегәнен сизәм... Гафу итә күр, бәхетем. Гомергә бергә бәхетле булырбыз дип ант биргән идек, чынга ашмады хыялларыбыз... Күкләр чакыра... Яшен дәшә... Бәхет телим сиңа, сөеклем... Гөлүсәм...

Гөлүсә

Яңгыр башлануга, урамга чыгып чаптым. Керләр кипте инде дигәндә генә, каян килеп чыкты бу болыт? Күк йөзен чолгап та алган. Күз ачмаслык караңгы үзе, өстәвенә яшенли дә. Тиз генә керләрне җыеп керсәм... Ааа! Айсаф! Көтүдә бит ул! Башымнан да чыккан көтүгә киткәне. Кача алган микән, жанашым? Сыерларны югалта күрмәсен инде. Үзе качкандыр, алай гомерен кылыч өстенә куймас. Абау, яшен әллә нишләтә шунда күк йөзен. Арыш камчылагандай, бераз өстә йөри-йөри дә кинәт рәттән берничә тапкыр җиргә бәрә. Куркыныч күренеш, бу вакытта урамда калган кешеләргә таза йөрәк бирсен Ходай. Керләрне җыеп бетердем. Өйгә кереп бикләнергә кирәк хәзер. Кем бу яшендә курыкмыйча телефонга шалтырата инде? 

– Әби, телефон шалтырый бугай...

– Ишетәм, кызым, хәзер алам, кулымны гына сөртим... Шушындый яшендә утларны өзеп куялар, бу шалтыратып ята. Кем икән ул? Бер-бер хәл булмагандыр бит инде?

Әбинең борчуы миңа да күчә. Шалтыравы да башкача...

– Алло! Әү, улым, әү? Әйе, таныдым. Ишетелми... Нәрсә дисең? Айсаф дисеңме?

Айсафның исемен ишетүгә, йөрәгем туктагандай булды. Нәрсә булган? Айсаф шалтыратамы? Айсафка берни дә булмагандыр... Янда торган әби кинәт кулымнан кысып тотты. Хәтта кан тамырлары кысылды бугай. Үзе миңа тотынган, үзе тыңлый.

– Кит! Кит! Юкны сөйләмә! Безнең Айсафны әйтәсеңме? И Ходаем! – диде дә елап җибәрде әби.

– Әби, ни булган? Әби... Әйт! Әйт инде нәрсә булган? Нишләгән Айсаф? Әби, әйт! – дип өзгәләнеп, әбине селкетәм.

Әби исә яшенә катып селкенми дә тора. Телефоны сүнде.

– Кем иде ул, әби? Айсаф кайда?

Мин хәлсезләнеп, стенага терәлдем. Башым әйләнеп китте. Күңел болгана... Айсаф...

– Балам, балам! Йөгер... Айсаф көтүдә. Кер. Бабасына әйт. Юк. Аңа кермә. Йөрәге чыдамас... Каршы күршегә кер дә әйт. Әйт... Балам, әйт!

– Әби, тыныч кына әйт! Аңламыйм бит! Нәрсә дип әйтим? Ник бабасының йөрәге түзми? Ни булган Айсафка?

– Әйт, әйт. Печән сарае ишелгән диген. Айсаф... Балакаем... Шунда калган диген! – диде дә тагын елап жибәрде әби.

Аның әйткән сүзләре башка барып житкәнче тынып калдым. Аңлый башлагач:

– Нәрсә дисең, әби? Юк, юк! Дөресен әйт, зинһар! – дип, әбинең алдына тезләнәм, итәген эләктереп селкеткәнемне сизмим. – Юк! Юк! Әби, кем шалтыратты сиңа? Ул ялганлый бит, әби? Әби, көл инде! Елама! Алдаган бит ул сине! Айсаф анда була алмый! Анда керсә дә, ишелгәндә чыгып кала ала бит инде ул! Әби, эндәш инде? Әйт берәр сүз? Болай гына әйттем диген. Әби!!!

– Кызым, бар, йөгер! Әйт калганнарга! Бар, бар!

Бәрелә-сугыла, өйдән чыгып чаптым. Ул арада каршы яктагы күршеләргә кереп, әбинең сүзләрен әйтеп чыктым. Алар да чабыша башлады. Урам уртасында туктап калдым. Кайда соң мин? Яңгыр, туктасана. Күземә күрсәтмисең бит юлны! Кайда мин? Көтүнең авылның кайсы ягында икәнен беләм, ләкин көтүлеккә бер дә барганым юк. Кайдан табармын? Кигән күлмәгем тәнемә ябышты, соңгы җебемә кадәр юешләндем. Чиләкләп, яңгыр коя. Һәм кинәт тынып калган авылны аякка бастырып, яшен чатный. Утлары әллә кайларга бәрә, агачлар шаулый, өстәвенә җил дә алар ягына күчә. Безгә каршы күпме дошман. Тик бер генә дошманнан да курыкмыйча, басуның кап-кара пычрак юлыннан яланаяклап мин чабам. Аягыма нидер эләктергән идем, ул да төшеп калды. Тизрәк, тизрәк печән сараена җитәргә кирәк. Анда мине Айсаф көтә. Мине сөйгәнем көтә. Хәзер, хәзер киләм. Яшен яшьнәгән арада юлны карап калам да бар көчемә, уңга-сулга карамыйча, эре-эре атлап чабам. Юк, юк, Айсаф! Син мине болай тиз генә калдырып китә алмыйсың! Җибәрмим мин сине болай жайлы гына! Күпме хыял иде бит бездә? Алар нишләр? Уйла шуларны, бәхетем. Уйла, мине уйла. Китә алмыйм мин бу дөньядан дип уйла.

Яшен үзенекен итә. Берничә секунд тынып тора да кинәт китереп бәрә! Күз каршымда гына әнә бер агачка сукты! Агач бер ялтырап алды да җиргә ауды. Гомере киселде...

Менә, ниһаять, печән сараена килеп җиттем. Сарай янында кешеләр чабыша. Бер, ике, өч...Бераз әкренәйдем. Сарайга берничә адым кала бөтенләй туктадым.

Айсаф кайда? Айсаф күренми бит монда. Кайда ул? Һәм бөтен тавышыма:

– Айсааааааф!!! – дип кычкырдым.

Инде үземнең бөтен тәнем калтырана. Шулвакыт күз алдымда гына янә яшен камчысы кадала да бөтен дөнья әйләнә башлый... Күземнән соңгы яшем тама... Җаным туктаусыз «Айсаф» дип кабатлый...

Августның соңгы көне... Алан авылының иң күркәм пары Айсаф белән Гөлүсә мәхәббәтенең соңгы сулышын алган көне. Айсафны такталар арасыннан эзләп тапканда, ул әле исән була. Соңгы сүзе итеп: «Гөлүсәм», – ди дә мәңгелеккә күзләрен йома... Сөйгәнен коткарырга дип чапкан Гөлүсә соңгы сулышын алганда, күкләргә карап: «Айсаф!» – дип кычкыра. Шушы ук мизгелдә, Гөлүсәнең карынында яткан, хәтта яшьләр әле үзләре дә белмәгән бала да гомере белән хушлаша... Өч гомерне алып киткән яшен. Мәхәббәт утында янучы Гөлүсә белән Айсафның арасына яшен уты керә.

Алан авылындагы һәркемнең күңелендә ачы тәм калдырган көн бу. Айсаф белән Гөлүсә мәхәббәте турында Аланда белмәгән кеше юк. Алар аны үзара «Яшенле мәхәббәт» дип атый.

Яшен урлаган яшьлек... Яшен урлаган Мәхәббәт...

Мин – Гөлфия Галәветдинова. Хәзерге вакытта Казан медицина көллиятенең 1 курсында фельдшерлыкка укыйм. Табигатькә гашыйк, бераз хыялланырга яратучы гади татар кызымын. Кечкенәдән шигърияткә тартылдым. Сәхнәгә чыгып яраткан әсәремне башкару иң яраткан шөгылем иде. Районкүләм, республика, халыкара бәйгеләрдә җиңү яуладым. Үсә төшкәч,16 яшемдә , иҗат юлына аяк атладым – төрле жанрда әсәрләр яза башладым. Бик хисле, нечкә күңелле кыз булгангамы, барлык язмаларым да мәхәббәт турында. Араларында автобиографик хикәяләр дә бар. Бу әсәремне драма төренә кертер идем.

фото: Фирүзә Вәлиева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев