Логотип Идель
Әдәбият

«Язучы булам дип максат куйгансың икән – бул!»

Әдипләрдән каләм тибрәтүче яшьләргә әдәби осталык дәресләрен дәвам итәбез. Бу юлы язучылык эшенә карата үз фикерен – шагыйрә, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлзадә Бәйрәмова белдерде.

– Гөлзада апа, ничек язучы булырга? Сез менә, шәхсән, иҗат дөньясына ничек кереп киттегез?

– Аның орлыгы, мөгаен, тумыштан салынадыр. Кечкенәдән укырга яраттым. Әле хәтта хәреф танымаган чагымда да апалардан китап укытып интектереп бетерә идем. Өченче класста Муса Җәлилнең утыз куплетлы «Ана бәйрәме» шигырен сөйләп, фестивальдә беренче урынны алдым. Күрәсең, шигърияткә тартылу сабый чактан ук килгән. Безнең чор балалары әти-әниләре белән бергә тормыш алып барды, китап уку, нәрсәдер язулар әниләр күрмәгәндә, юрган астында фонарь яндырып, каз бәбкәсе саклаганда гына иде. 

– Сез бит әле журналист та. Бу өлкә белән кайчан кызыксына башладыгыз?

– Казанга укырга килгәч тә «Татарстан яшьләре» газетасына килеп йөри башладым, анда мәкаләләрем, шигырем дөнья күрде, Татарстан радиосының «Яшьләр тукталышы» тапшыруына материаллар әзерли идем, ә чын-чынлап, житди рәвештә кереп китү «Казан утлары» журналында эшли башлагач булды. Әдәбият-сәнгать кешеләре, халкыбызның затлы, мәшһүр ул-кызлары турында яратып яздым. Алар «Син һаман шул сандугач» исемле проза, әдәби язмалар китабымда да урын алды.

– Иҗат ул – тырышлыкмы яки талантмы?

– Иҗат ул – тырышлык та, талант та. Бу ике сыйфат иҗат кешесенең төп терәге булырга тиеш. Кеше бик талантлы булып та, үз иҗатына салкын караса, әллә ни ерак  китә алмаска мөмкин. Таланты чамалы булып, тырыша-тырыша язарга өйрәнә алырга да мөмкин. 

– Сезнең шигырьләрегез күбрәк мәхәббәт турында. Аларда күккә ашкан хыялый ярату түгел, әрнеп торган яралы, сыкраулы, моңлы-сагынулы хисләр. Бу нигә бәйле?

– Шигырьне тоя белүең әйбәт. Әйе, шулайрак. Миңа моны шигырьне үтә нечкә тоя белүче, шәп мөхәррир Наис абый Гәмбәров та әйткән иде, синең шигырьләреңдә әрнү бар, шигырь өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе ул, дип. Тикмәгә генә бер шигыремдә:

– Мин белмимен яшерен сөя,
Сөюдә мин янам-көям.
Җырларымда ялкын дөрли,
Узган юлдан үлән көя, –

дип язмаганмындыр инде. Күпчелек шигырьләрем урта яшьләрдә иҗат ителгән шигырьләр, ул яшьтә бит инде хис-кичерешләр башкачарак була, образлы итеп әйткәндә, баштагы мәлләрдә шигырьләремне елый-елый яза идем. Һәрхәлдә, күңел тулы моң булыр иде. 

– Сез нечкә күңеллеме? Язганда вакыйгаларны күңелегез аша үткәрәсезме?

– Нечкә күңелле. Аздан да хәтер кала, юктан да күңел була. Хаксызлыкны бик авыр кичерәм. Ниндидер вакыйганы күңел аша үткәрмәсәң, язып та булмыйдыр ул. Шигырьне инде әйтеп тә тормыйм. Әгәр дә теге яки бу хәл тәэсир итмәсә, ниндидер вакыйгадан читтә калмыйм дип кенә шигырь яза алмыйм. Шигырь булмый инде ул, ә бары тик сүзләр җыелмасы гына. Мәкаләләр язганда исә миңа берничә көн шул вакыйгалар эчендә кайнарга, яшәргә кирәк. Күңелемнән геройларым белән сөйләшеп, алар кичергәннәрне кичереп яшәп алам. 

– Күбрәк нинди темага яратып язасыз? 

– Дөньви темаларга. Бая әйткән мәхәббәт темалары артта калып бара. Хәзер инде күбрәк милләт мәсьәләсе, туган тел темасы борчый. Шигырьләрем хәзер күбрәк шул хакта. Иң кызыгы – онык тугач, балалар шигъриятенә тартылу башланды. Аның әйткән кызыклы сүзләре, эшләгән эшләре үзеннән-үзе кулга каләм алдыра. Берзаман балалар өчен яза башлармын дип һич тә уйламаган идем. Балалар дөньясы бөтенләй башка дөнья бит ул: саф, самими. Алар белән үзең дә сафланасың, сабый чакка кайтасың.

– Гадәттә тәүлекнең кайсы вакытында иҗат итергә яратасыз һәм ни өчен?

– Нигәдер күп вакытта төнлә язарга яратам. Югыйсә, көндез дә мөмкинлек бар. Иҗат итү – минем өчен ниндидер серле, яшерен әйбер кебек. Язган вакытта яныңда кемдер йөреп торса, бигрәк тә шигырь туганда (әйе, нәкъ менә туганда, чөнки шигырь ул туа, бәгырьдән өзелеп төшә), кызык булмый, серлелеге бетә. Мәкаләләр язганда инде көндез дә утырасың, ашыгыч кирәк булганда бигрәк тә. Шылтыратып, кайбер әйберләрне ачыкларга кирәк булуы да бар. Хатын-кызның ир-ат язучыларга караганда иҗат итү мөмкинлеге башкачарак бит ул, аңа кырыкка бүлгәләнергә кирәк.

– Сезне нәрсә илһамландыра? 

– Мине бөтен нәрсә илһамландыра ала. Мәхәббәт тә, нәфрәт тә. Бу дөньяга битараф булып яши торган кешеләрдән түгелмен. Бер шигыремдәгечә:

– Матурлыгын жирнең тоеп яшим,
Яшəмəдем вакыт узсынга.

Бүгенге көндәге вазгыять, туган телебез тирәсендәге ыгы-зыгы, оныкларыбызның ана телебездә сөйләшмәүләре бер генә каләм әһелен дә битараф калдыра алмыйдыр.

– Язучының язудан туйган вакытлары еш буламы? Бу очракта нәрсә эшләргә?

– Туеп түгел, ә бәлки, арып киткән вакыты буладыр. Яраткан эштән туймыйсың ул. Иҗат итүне яратмасаң, баштан ук аңа кереп китә алмыйсың. Язу эше – бик авыр хезмәт. Бигрәк тә тарихи темага язучыларга. Элек, мин кечкенә вакытта, күрше карчыгы ерактагы малаена хат яздырырга керә иде. «Кызым, мин сөйләгәннәрне үзең килештереп яз инде шунда», – дияр иде, менә шул, кеше кызыксынып укырлык «килештереп» язу бик зур хезмәт сорый. Үземнең дә проза китабым бар, күңелдә йөрткән хәл-вакыйгалар, темалар да туа тора, ләкин күңел күбрәк шигърияткә тартыла шул. 

– Һәр язучының үз остазы була. Сезнең укытучыгыз кем иде?

– Остазым татар әдәбияты иде. Тормышка чыккач, язудан туктап калдым, өстәвенә тормыш иптәшем дә иҗат кешесе иде. Ничектер кыенсыну да булды, шигырьләрем аларныкы янында гади кебек тә тоелгандыр, укыйсы да бар, бала туу, гаилә мәшәкатьләре... Соңрак, инде күп еллар узгач, бер мәҗлестә яшьрәк вакытта язган шигыремне укыгач, бер өлкән шагыйрь: «Әйбәт кенә булган бит шигырьләрең, нигә туктап калдың соң син?» – дигән иде. Күрәсең, үз-үземә ышаныч та аз булган. Күренекле шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташның һәрдаим төпле, акыллы киңәшләрен тойдым, терәк булдылар. Рәхмәтләрем аларга. 

– Бүгенге көндә яшьләргә үрнәк алу өчен, «менә бу ичмасам язучы» дигән язучы бармы?

– Нишләп булмасын! Безнең татар әдәбияты ифрат дәрәҗәдә бай. «Хәзерге татар әдәбиятында укырлык әйбер юк» дигән сүз ул үзенең укымаганлыгын, наданлыгын аклар өчен китап укырга иренгән кеше чыгарган сүз генә. Яки язучы буласы килеп тә була алмый калган кеше сүзе. Өлкәннәр арасында да, яшьләрдән дә менә дигән язучыларыбыз бар. Мәдинә Маликова, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Факил Сафин, Ркаил Зәйдулла, Зөлфәт Хәким, Рифә Рахман, Лилия Фәттахова, Рүзәл Мөхәммәтшин – тагын бик күпләр, шагыйрьләр исә тагын да күп.

– Хәзерге әдәбиятта даһилар аз булуын ни белән аңлатырга?

– Язучы күп, укучы аз – шуның белән. Элек рухи азык бары тик китап кына иде, китап укымау ниндидер бер кимчелек кебек иде. Билгеле, без моны интернет килеп керүгә кайтарып калдырырга тырышабыз. Бу күпмедер дәрәҗәдә шулай да. Аннан соң үзешчәнлек тә үсеш алды. Интернет дөньясы – үзе бер дөнья. Кайберәүләр шуннан уку белән генә дә чикләнә, һәркем үзенең битенә үзе язган үзешчән шигырь, хикәяләрен куя, уртача фикер йөртүче укучы аларны иҗат дип кабул итә, нәкъ тормыштагыча язгансың, елый-елый укыдым дип соклануын белдерә. Менә шуннан китә инде, үзеңнең каланчаңнан, үзеңнең мөмкинлегеңнән чыгып фикер йөртү башкаларны да саташтыра.

– Хәзерге яшь язучыларны күзәтеп барасызмы? Аларның иҗатына нинди бәя бирер идегез?

– Яшь каләм ияләрен күзәтеп бару гына түгел, алар белән бергә кайныйм да. Еш кына, язмаларын карап чыгуымны сорап та мөрәҗәгать итәләр. Күп еллар яшьләр иҗаты бәйгеләрендә жюрида, «Идел» журналы уздыра торган «Әдәби суд»та да катнашам. Яшьләр белән яратып эшлим. 

– Яшьләрнең язу стилен бик өнәп бетермиләр, ничек уйлыйсыз, аларны язарга өйрәтергә кирәкме яки аларның үзләренчә бер иҗатмы?

– Хәзерге яшьләрнең язу үзенчәлекләре төрлечә, бер-берсен кабатламыйлар, һәркайсы үзенчә талантлы. Шигырьдә күбрәк ирекле формага өстенлек бирәләр. Бу – яшьлеккә хас сыйфат. Ниндидер кысаларга керәсе килмәү теләге. Бервакыт аларның шигырь кичәсенә барган идем, сокланып, сөенеп утырдым, иң мөһиме – алар бар! Үзгәртергә тырышырга кирәкми, вакыт белән, кирәк тапсалар, үзләре үзгәрерләр.

– Еш кына иҗат кешесен бу дөнья кешесе түгел диләр, моның белән килешәсезме?

– Күпмедер дәрәҗәдә бу шулай. Язучы дөньяга башка күзлектән карый, ул башкалар күрмәгәнне күрә, тоя, аңарга алдан күрүчәнлек сыйфаты да хас. Бераз хыялый, үз эшеңнең фанаты булмасаң, иҗат итеп булмый ул.
 
– Озак еллар матбугатта эшләгән, берничә китап авторы шагыйрә Гөлзадә Бәйрамовадан  яшь каләм чарлаучыларга нинди киңәшләр?

– Язучы булам дип максат куйгансың икән – бул! Ләкин беркайчан да үзеңнең татар әдәбияты вәкиле икәнеңне онытма!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев