Логотип Идель
Әдәбият

Язылып бетмәгән хикәя…

Шундый мизгелләр була: дөпелдәп типкән йөрәк кинәт кенә туктап кала. – Гафу итегез, мине көтмисездер бит? Берәүнең кыюсыз гына кагылып китүеннән, аяклардан югары үрмәли башлаган суык чигенә, эчкә җылы йөгерә.

Шундый мизгелләр була: дөпелдәп типкән йөрәк кинәт кенә туктап кала. 
– Гафу итегез, мине көтмисездер бит?
Берәүнең кыюсыз гына кагылып китүеннән, аяклардан югары үрмәли башлаган суык чигенә, эчкә җылы йөгерә.
 Инсаф артына борылгач та, көткән таныш күзләрен таба алмады.  Ул йөзендәге усал гаҗәпләнүне сиздермәскә тырышты:
– Сезнеме?! Юк, әлбәттә!
Тик тавышына оялап өлгергән тупаслык, үз эшен эшләде, кызның йөзенә караңгылык йөгерде. Егет читенсенеп куйды. Кем йөрмәс? Шуңа күрә дә кыен хәлдән чыгу өчен әңгәмәне дәвам итүне кирәк тапты:
– Кәефсезләндегез… Берәр хәл булмагандыр бит?
– Булмады… Ә сез көткән кеше бүген килмәячәк!
Ничек килмәячәк? Бу кыз нигә кысыла? Килде ни дә, килмәде ни… Аңа барыбер түгелме?! Кызның бу кыланмышына Инсафның бераз ачуы килсә дә, кызыксынуы җиңде. Төксе генә булса да, сорап куйды:
– Каян беләсез? Сез танышлармы?!
Кызның күзләрендә ниндидер очкыннар кабынып алды, ул көлеп җибәрде:
– Юк, әлбәттә… Кулыгыздагы розаларның таҗлары өши башлаган диюем. Димәк, күптән көтәсез. Кызыгызның килмәячәгенен белсәгез дә көтәсез… Ыргытыгыз аларны, барыбер шиңәчәкләр.
Егет аптырап, бер кызның моңсуланып калган күзләренә, бер розаларга карап алды. Елмаеп җибәрде:
– Аңладым, сез – психолог!
– Юк, психолог та түгел. Хушыгыз!
Кинәт кенә борылып китеп барган кыздан күзен ала алмады Инсаф.  Кем булды соң әле бу? Сәер… 
Ә кулындагы чәчәкләрнең хәле чынлап та шәптән түгел иде. Озакларга ярамас. Егет кычкырып кызга эндәште, аның артыннан омтылды. 
– Туктагыз дим! Гафу итегез… Кем диим соң! Зинһар, көтегез!
Кыз, үзен чакыруларын көтеп баргандай, шунда ук туктады, елмаеп егеткә төбәлде. Инсаф ашыгып, кулындагы розаларны аңа сузды.
– Бу чәчәкләр сезгә. Зинһар, алыгыз.
Кыз карашын җиргә төбәде.
– Шиңәләр дидем бит инде… Ташласагыз да була иде... Ә шулай да рәхмәт!
Ул чәчәкләрне кочагына алды. Шул ук минутта таҗларына өреп, җылыта да башлады. Бу күренештән Инсафның кәефе күтәрелеп китте:
– Сезнең исемегез...?
Кыз егеткә фикерен тәмамларга ирек бирмәде:
– Илсинә, – диде ул ирен чите белгән генә елмаеп, – Илсинә булам…
Әйтелер сүзләр бетте дә кебек. Яшьләр арасында калкып чыккан тынлыкка урам шау-шуы килеп керде. Кыз да айнып киткәндәй булды.
– Рәхмәт, – диде ул кабаттан розаларны куенына яшереп. – Ашыга идем. 
Егетнең кызны җибәрәсе килмәде. 
– Сер булмаса, кая барасыз?
– Мәчеткә, намаз вакыты чыга. 
Шул мәлдә генә Инсаф әлеге кызның гүзәллеге нидә икәнен аңлап алды. Килешле бәйләнгән яулык, озын күлмәктә икән эш. Кызның матурлыгы, ап-ак кар өстендә беренче умырзая кебек, калкып чыккан да, менә-менә ачылырга тора. 
– Димәк, сез чын мөслимә?
Илсинә көлемсерәп куйды:
– Ялган мөслимәләр дә буламы?
Инсафның гел шулай: иң матур чагында эшне бозып куя торган гадәте бар. Телең тик тормаса, таныш түгел кешене рәнҗетеп куюың да бар. Ул үзен акларлык сүзләр эзләсә дә, ышандырырлык килеп чыкмады:
– Ни бит, яулыкны матурлык өчен генә ябынучылар да бардыр...
Илсинә елмайды:
– Андыйлар да бардыр… Ә мин, үзегез әйтмешли, чын…
– Гафу итегез! 
– Зыян юк. Хушыгыз!
Гаҗәеп нәрсә инде бу уй дигәннәре, күренми, шуңа күрә дә, җаена төшенеп булмый, бик тиз чуала. Урам башында күренеп торган мәчеткә таба атлаучы кыз магнит кебек үзенә тартты. Егеткә нидер әйтелмичә калган кебек тоелды. Әлеге хисне җиңәр өчен, ул кызны кабат куып җитте.
– Илсинә, сезне озата барсам ярыймы?
– Урам уртак, янәшәмнән баруыгызга сүз әйтүче булмаячак. 
– Рәхмәт!
Кайбер сүзләрне нигә әйткәнеңә үкенерсең. Озатам дип ычкындырса да, Инсаф урыныннан кузгала алмады, акрын гына атлап китеп баручы кызга иярмәде. 
– Мәчеткә керергә куркам мин, – дип кычкырды ул аның артыннан, – Кичерегез!
Илсинә бер мизгелгә генә артына борылды:
– Гафу итүне Аллаһтан сорарсыз инде. Намазларыгызны минем өчен укырга җыенмыйсыздыр? Ашыгам дидем бит, хушыгыз!
– Хушыгыз!

***
Кафедагы сүрән яктылык өстәл артындагы кешеләрнең хисләрен тоныкландыра. Күңелләр оеп, сиземлеген югалта бара…
Инсаф кына тынычлана алмады. Аның уйлары кафеның бөтенләй икенче урыныда бөтерелә. Күрше өстәлләрнең берсендә үзенә арты белән утыручы кыз сәер тоелды аңа. Иңсәләре калтырап-калтырап куя. Инсаф бөтен игътибарын туплап, моның сәбәбен аңларга тырышты.
– Син мине бөтенләй тыңламыйсың, Инсаф… Инсаф дим!
Егет үзен кулга алырга тырышып, каршындагы ризыкка күз ташлады, аннары гына Алсуга күтәрелеп карады.
– Гафу ит, нәрсә дигән идең?
– Бигрәк туң күз инде, тәнем каралып китмәгән мени? Солярийга баруым юкка булганмы?
Егет Алсуның кулларына, ачык изүенә битараф караш төшереп алды. Күзләрен почмакта утыручы кызның бөдрәләренә юнәлтте. 
Кыз сак кына аның кулларын учларына алды:
– Кәефсезләнмә инде, җаным… Үпкәләткән булсам, гафу ит! Чынлап та үпкәләттемме?
Сорауны ачык ишетсә дә, ашыкмады Инсаф. Чөнки ул күптәннән күзәтеп утырган теге серле кыз урыныннан кузгалды, каядыр китәргә җыена башлады. Чыгу ягына түгел, бөтенләй икенче якка юнәлгәч, җиңел сулап куйды егет.
– Кичә кая йөрдең?
– Соң, аңлаттым ич инде… Йә, Аллам! – Алсу кулларын тартып алды, усаллана төшеп пышылдады:
– Әйтеп торам бит инде, бөкеләр, автобус тоткарланды… Мин килеп җиткәндә, синнән җилләр искән.
– Димәк, мин гаепле...
Инсаф кызга карады. Кафедагы сүрән яктылык Алсуның күзләренә юка гына пәрдә корган. Аларга карап, кызның ни кичергәнен дә, ниләр уйлаганын да аңлап булмый. Ихласмы ул? Әллә үзен акларга гына тырышамы?
Бер карасаң болар мөһим дә түгел кебек. Кызның күзләрендәге сихри матурлык барысын да синең өчен хәл итә дә куя. Болай да гүзәл йөзен килешле генә бизи алар. Бу гүзәллекне күреп, теләсә кайсы егет башын югалтачак, дәрт дигән бөек хис каршына тезләнәчәк иде. 
Инсафның да башы әйләнеп киткәндәй булды. Ирексездән икеләнүле уйларга бирелде. Бәлки, ул чынлап та үзе гаепледер? Бәлки, барысын да катлауландыра гынадыр? Тормышта төрле хәлләр була. Соңгы арада очраша алмый калулар, акланулар очраклы гынадыр. 
Әлеге уйлар Инсафның йөрәгенә ныклап кереп урнашырга өлгермәде. Ул кире үз өстәле янына кайтучы теге серле кызның елаудан шешенеп беткән йөзен күреп алды. Аның телефонга: «Ул башка белән йоклаган!» – дигәнен ишетеп калды. 
– Җитте! 
Инсаф каршындагы тәлинкәне читкә этеп куйды:
– Әйдә, озатып куям!
Алсу егетен бик яхшы белә. Шуңа артык карышып тормады. Диван почмагындагы пәлтәсен алып киде дә аның артыннан иярде. 
Салкын һава баштагы авыр уйларны өшетте дә куйды. Аяк астында шыгырдаган кар кәефне күтәреп җибәрде. Егеткә ике куллап ябышып, аннан калышмаска тырышып атлаучы кыз, әллә нинди ләззәтле бер хис уятты. 
Автобус озак көттермәде. Аерылышканда да бик җылы саубуллашты алар.
– Мин сине яратам! – диде Алсу аның кочагына сыенып.
Инсаф иреннәрен кызның битенә тидереп алды:
– Карап йөр… Шылтыратырмын!
Кыз аңа автобус кузгалганчы кул болгады, егет тә елмаюын кызганмады.
Тик автобус тукталыштан бер төркем кешеләрне генә түгел, Инсафның елмаюын да ияртеп алып китте. Ул зур түземсезлек белән борылыштан күзләрен алмыйча үзенә кирәкле 37 нче маршрутны көтте. Аягына үтеп кергән салкынлык та, битен чеметкәләп алган җил дә аның уйларын бүтән юнәлешкә борды. Ул тынычсызланып сәгатенә күз ташлап алды, тиз-тиз атлап, урам буйлап китеп барды.

***
Егет кафега килеп керүгә, ишек өстенә эленгән кыңгырау чылтырап куйды. Колакларына моңсу музыка үтеп керде. Инсафның күңеле югалып калды… Нәрсә эзли ул монда? Нәрсә көтә?
Күзләре почмактагы өстәлгә төбәлде…
Бөдрә чәчле кызны очратмаячагын белсә дә, өстәл буш икәнен күргәч, егетнең күңеленә үкенү үрмәләде. Ул нәрсәгәдер өметләнгәндәй, өстәл янына барды, авыр сулап урындыкка ауды.
21 сәгать 40 минут. Кафе ябылырга 20 минут вакыт калган. Ә Инсафның уйлары бер төенгә җыела алмый, карар кабул итәргә ирек бирми. Аптырагач, егет сумкасыннан блокнотын чыгарды.
Бу ике көндә башыннан узганнарны теркәп куярга, уйларын тәртипкә салырга иде аның исәбе. Үзен тынычсызлап торган җеп очын табасы, күңел тынычсызлыгыннан котыласы килде аның.
«Кемдер кыюсыз гына аның җиңеннән тартты.
– Гафу итегез, мине көтмисездер бит?»
Йөрәгендәге шик шул кыз белән сөйләшүдән башланды түгелме соң? Ә кафедагы елак кыз? Күз яшьләре берәр ым, ишарәгә охшамаганмы? Тукта, тукта! Ялгыш кына телефоннан сөйләшкәнен ишетеп утырган иде бит ул аның. «Егетем башка белән йоклаган…» дидеме әле ул?
Хыянәт!
Йөрәккә авыр булып китте...
Вакыйгаларны хәтереннән уздыргач, бик күп сорауларга җавабы юк икәнен аңлады Инсаф. «Язылып бетмәгән язмышлар, язылып бетмәгән хикәя», – дип уфтанып куйды ул.
Ярар! Хәерлесе булсын!
Үзен ничек кенә тынычландырырга тырышса да, күңеленә шом, дөресрәге көнләшүнең кечкенә генә очкыны кереп урнашкан иде инде. Куллары үзеннән үзе телефонга сузылдылар!
Күпме генә шылтыратса да, алучы булмады. Телефон тоткан куллары тирләп чыкты. Кайда йөри ул? Нишләп җавап бирми? Кайтып җиткәнме?
– Молодой человек, закрываемся!
Сары башлы усал апаның кафеның икенче башыннан яңгыраган бу сүзләре көннең тәмамамланганын искәртеп куйды. Зиһенгә төн шакый. Ничек кенә теләсәң дә сораулар җавапсыз калачагы көн кебек ачык. Иртә кичтән хәерлерәк диләрме әле өлкәннәр?
Инсаф җитез генә урынныннан торды, курткасын алып киде. Телефоннан такси чакыра-чакыра салкын урамга атлады. Ишек өстендәге кыңгырау узган көннең вакыйгаларын хәтердә яңартып, кабаттан чылтырап калды.

***
Будильник шалтыравы аны уятыр хәлдә түгел иде. Телефон тавышын ишетеп ятса да, Инсаф аңышып җитә алмады, күзләрен ачарга ашыкмады. Күрше караваттан очып килгән мендәр генә айнытып җибәрде.
– Шылтыраталар бит, хайван. Тәмам йокларга бирмәдең инде. Сүндер, әйдә!
Шуннан соң гына Инсаф ашыгып телефонына пышылтады:
– Алло, ачы таңнан борчымасаң!
Трубкада Алсуның ихластан көлгән тавышы ишетелде:
– Абау, җаным! Әллә йоклап ятасың инде. Сәгать 10 тулып килә бит, мендәрең көләр! 
Егет дивардагы сәгатькә күз салды. Чынлап та, артыгы киткән икән…
– Йокланылган шул… Йокы чүлмәге дип көләргә генә шылтыратмыйсыңдыр шәт? Ни булды?
– Булмады… Сине сагындым!
Иске авыздан яңа сүз, ичмасам! Яңа төсмерләргә бай көн башланып килә түгелме?
– Әйтеп тә куясың! Гомер булмаганны...
Егет сүзләрен салкынлыкка төрергә тырышса да, йөзе май кояшы кебек балкый иде инде. Тик шулай да бер мизгелгә генә болытлар күренеп, барысын да харап итә язды. 
– Ә... әйе, – диде ул күңелсезләнә төшеп. – Кичә кайда йөрдең, телефоныңны ник алмадың? 
– Нишлим инде мин… Кайттым да йокладым.
Алсуның бүген ачуланышасы килмәде булса кирәк, тавышы да бик ягымлы. Арада барлыкка килгән тынлыкны озакка сузарга ирек бирмәде ул:
– Җаным, бүген көнемне синең белән уздырасым килә… Әйдә, очрашыйк. 
Инсаф авыр сулап куйды:
– Очрашыйк булмаса. Әйдә!
Телефонны өзгәч тә, торып китәргә ашыкмады егет. Уйларын тәртипкә салырга кирәк иде аңа. Соңгы арада кәефсезләнүләр, шикләнүләр, гаеппләүләр артыкка китте түгелме? Алсу да нишләсен, һаман саен канәгатьсезлек белгертеп торсыннар да. Бәлки егет йомшаграк сөйләшсә, игътибарлырак булса, аның да Инсафка карашы үзгәрер, очрашулар да ешаер. Егет белән кыз якынаеп китәрләр иде.
Егет урынныннан сикереп торды, тиз-тиз киенә башлады. Ашыккангадыр инде, чалбар балагына аягын туры китерә алмады, урындыкны аударды. Әлеге тавыштан тагын бер мендәр Инсафка очты:
– Чыгып китә беләсеңме син бүген, юкмы?!
Инсаф тиз генә әйберләрен култык астына кыстырды да бөтен көченә бүлмәгә: «Хәерле иртә, егетләр!» – дип кычкырып, чыгып качты.

***
Төнлә кар яуган икән. Дөресрәге, төшкәләгән! Асфальт юлларга карап, Инсаф авылны искә төшерде. Гүя, әнисе куна тактасын алган да юка гына итеп он сибеп куйган. Шушы күренештән егетнең сабый бала кебек шатланасы, куанасы килә башлады. Болай, гади итеп кенә түгел.  Ихластан, чын итеп! Очарлык итеп! Эчкерсез итеп! Сөенәсе килде, елмаясы килде!
Егет бу минутларда үзен бик бәхетле тойды. Бу бәхет уйларга да, хыялларга да, гамәлләргә дә канат куярга сәләтле иде. Ул тиз генә бер кафега кереп ашап чыкты, зур букет розалар алып, очрашу урынына ашыкты.
Сөйләшенгән урынга барып баскач, сәгатенә карап алды. «Вакыт бар икән әле», – дип уйлады Инсаф. Ул әйләнә-тирәгә күз салды, елмаеп куйды. Һәрхәлдә, бүген җиңеннән тартучы булмас инде. 
Үзе шулай дип уйласа да, як-ягына каранудан барыбер туктамады, күңеле белән Илсинәне көтте. «Бу вакытта нишләп йөрсен инде ул монда, булмаганны!»
Вакыт тизрәк үтсен дип, Инсаф телефонын чыгарды, яңалыклар укый башлады. Санаулы минутлар үткәндерме, юкмы, Илсинәнең йомшак тавышы ишетелде:
– Хәлләрегез ничек?  Тагын көтәсезме? 
– Көтәбез, – диде Инсаф, елмаеп. – Уйларның материальләшүе дөрес сүз ахры. Әле генә сезне уйлап тора идем.
– Мине түгел, сөйгәнегезне уйлагыз, – дип җаваплады Илсинә, розаларга төртеп күрсәтеп.
– Әллә дин уйларны да тыя инде?!
– Ямьсез итеп уйлаучыларны. 
– Алай, – диде Инсаф, авыр сулап, – һәр нәрсәнең үз хикмәте бар шул, аңлап бетерерлек кенә түгел. 
– Анысы шулай. Мин әйтәм, бүген чәчәкләрегез ярыйсы күренә, Иншаллаһ, сөйгәнегез соңга калмас. 
– Ышанасы килә… Сезне очратуым бик гаҗәп әле. Шәһәр хәтле шәһәрдә. 
– Бер сукмактан йөрибез бит... Мәчеткә баруым иде, – дип җавап кайтарды Илсинә, урам башына ымлап. –  Намаз вакыты керер алдынан гел шушыннан узам мин.
– Намаз укуы җиңелләрдән түгел икән. 
– Кемгә ничек инде...
Яшьләр күпме сөйләшеп торырлар иде, билгесез. Урам башында күренеп торган манарадан азан тавышы ишетелде, шәһәр шау-шуына кушылып, үрелеп китте.
– Чакыралар, – диде Илсинә кузгала башлап. – Хушыгыз!
– Күрешербез әле, – диде егет елмаеп.
Шундый кызык нәрсә инде бу очраклылык. Көтмәгәндә бер дә таныш түгел кешләрнең юлларын кисештерә, уйлануларга этәрә. Бер-береңә генә түгел, дөньяга карата кызыксыну уята.
Инсаф озак хыялланып тора алмады, телефоны шылтырады, җавап бирергә туры килде.
– Әйе, Алсу! 
– Ни бит әле, җаным… Теге… Ачуланма, яме! Бүген очраша алмыйбыз инде. Группадаш шылтыратты. Иртәгә авыр контроль эш. Әзерләнергә туры киләчәк.
Егет сүзсез калды. Әйтерсең лә бар дөнья вак-вак кисәкләргә таралып, җимерелеп төште. Күңеленә татлы бер хис булып кереп оялаган бүгенге иртә, эреде дә бетте. Инсаф соры шәһәр, тынгысыз халык агымы уртасына кайтып басты. 
– Инсаф, җаным, аңла инде.
– Туйдым, аңлыйсым килми! 
Егетнең тавышын танырлык түгел иде. Инде күпме көннәр күңеленә җыеп килгән борчулары, чарасызлык пышылдау булып тышка бәреп чыкты:
– Мин бит һәрвакыт сиңа бөтен барлыгымны багышладым! Һәрхәлдә, тырыштым. Ә син?! Миңа берәр көнеңне бүләк итә аласыңмы?! Юк, юк! Хәтта көн дә кирәк түгел! Берничә сәгать җитә! Берничә мизгел! Мине шатландырырлык мизгелләр! Мине үзгәртерлек мизгелләр! Бармы алар? Телефоныңны сүндер, интернетыңны өзеп куй. Минем белән горурлан! Минем өчен көл, минем өчен уйна, җырла! Минем өчен борчыл… Минем өчен! Шунда үзгәрер! Нәрсә үзгәрерме? Монысын син аңлый алмассың инде! Аңласа, үзем кебекләр генә аңлар... 
Әйтеләсе сүзләр әйтелеп тә бетте кебек. Күңелләр дә бушап калды. Инсафның телефонын өзеп куюдан башка чарасы юк иде. Ә хәзер нишләргә?
Кулындагы розаларны әйләндергәләде егет. Боларын кая куярга инде? Һәрвакыт шулай бит ул, ничаклы озаграк икеләнәсең, шуның кадәр үзеңне гаеплерәк тоя башлыйсың. Ыргыт та кит инде шул чәчәкләрне. Юк!  Уйларга кирәк бит!
Инсаф тынычлана алмады. Чынлап та катырак бәрелде түгелме соң? Барыбер дә кыз кеше бит. Кызлар нечкә күңелле була, егетләр өчен чүп булып тоелган имтиханны да җитди кабул итәләр. Аннары, чәчәкләрнең ни гаебе бар? Яратуның?
Егетнең уйларына соңгы нокта куеп, борылыштан автобус күренде. Чәчәкләрне куенына ышыклап, тукталышка йөгерде.

***
Ул кыңгырау төймәсенә басты.
Менә хәзер Алсу ишекне ачар да, аны күреп, йөзенә нур кунар. Аннары оялып кына егет кочагына сыеныр. Инсаф аны кысып-кысып кочаклар, юка гына халат астындагы назлы тәнне тоеп, күзләрен йомар. 
Егетне уйларыннан бүлеп, ишек ачылды.
– Кем сез?!
Каршында шәрә тәнгә сөлге ураган егетнең басып торуы бик гаҗәпләндерде Инсафны. Әллә ишекне бутадымы? Ул подъезд диварындагы саннарга күтәрелеп карады. Дөрес кебек, өченче кат!
– Ә сез үзегез кем соң? Монда нишлисез?
Егетнең тавышында ачу төсмерләнеп китте. 
– Мин – Алсуның егете, – дип җавап кайтарды сөлгегә уранган адәм, розалардан күзен алмыйча. 
– Егете мени?!
Күкрәктәге көчле авырту, төер булып тамакка күтәрелсә дә, Инсаф сер бирмәде, җүләргә сабышты:
 – Гафу итегез, мин ишекне бутаганмын. Күршегезгә килгән идем. Өстәге күршегезгә!
Ул китәргә борылды.
– Инсаф иде, ишекне бутаган диярсез Алсуга. Мине белә ул, сөенер. 
Егет бар көченә аска томырылды, чәчәкләрен баскыч өстенә чәчеп җибәрде. Һава җитми иде аңа. Ул ишекләрне бәреп-бәреп ачты, урамга атылып чыкты. Баш киемен йолкып атты, курткасының төймәләрен чишеп җибәрде.
Хәзер нишләргә? Кая барырга? Ул үз-үзен белештермичә атлады да атлады.
Изүенә очып кергән эре-эре кар бөртекләре генә аны кире бу дөньяга кайтаргандай булды. Инсаф як-ягына карап алды, үзенең шәһәрнең кай тирәсенә килеп чыкканын абайлый алмыйча басып торды. 
Тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде аны, кай арада кыш урамнарны ап-акка төреп өлгергән соң? Ишеп-ишеп эре кар ява. Әйтерсең лә ул ниндидер гөнаһларын яшерергә тырыша, хаталарын төзәтергә тели. Кыштан үрнәк алырга вакыт җиткән түгелме? Ак төс – бәхет төсе диләр. Бүген башкачарак… Кыш килүенә сөенеп, сөйгәнең белән җитәкләшеп йөрер урынга, көтмәгәндә ап-ак карлар белән күңелгә ялгызлык иңде. Кардан җанда кара эз кала. Бәхет урынына, ишеп-ишеп ялган кар ява!
Инсафның берәр нинди җүләрлек эшлисе килде. Алсудан үч алу теләге уянды. Тик ничек? Бүген үк, хәзер үк берәр кыз янына барырга, онытылырга кирәк. Уйлавы гына җиңел. Күпме эзләсә дә, андый кеше табылмады. Үзе дә аңламастан, егет Алсу белән очраша торган урынга атлады.
Хәзер Алсуны көтми инде ул, кулында чәчәкләр дә юк. Розаларны салкында тилмертүдән ни мәгънә? Инсаф бер нәрсәне аңлады: чәчәкләр, матур сүзләр, назлы кочаклар – болар барысы да ясалмалык икән. Чын дөресе каядыр эчтә, күренми. 
Егет урам башына карап алды. Үзен ничек кенә алдарга тырышса да, Илсинәне көтә иде ул. Дөресме бу? Кылт итеп хәтеренә бүгенге сөйләшү килде: 
«Әллә дин уйларны да тыя инде?!
– Ямьсез итеп уйлаучыларны…»
Үзен юатырга теләп, бер гаепсез кызны кулланырга, аның күңелендә өмет чаткылары уятырга тели түгелме ул?
Инсафның күңеленә тагын да авыр булып китте. Ул телгәләнгән җанын учына кысып, ап-ак кар арасына, буран арасына кереп югалды. 

***
Эзләмәгез!
Ул хәзер нотадан нотага кадәр генә яши. 
Аккорд чыңлаганда авыртудан чытырдатып күзләрен йома. 
Ә калган вакытта?
Битарафлык!
Куркыныч битарафлык. 
Олы мәхәббәткә ышанып яшәгән бер мәлдә, гитара кылы өзелде дә китте. Аның чыңы мәңгелеккә йөрәккә уелып калды. Гитара гына аны аңлыйдыр, күңелендәге газапны җиңеләйтергә теләп, кулында ыңгырашадыр кебек тоелды. Көн дә яңа җырлар туа торды, үзе белән йөртә торган блокноты, соңгы итеп язылган «хыянәт» сүзеннән соң шигырьләр белән чуарланды. Уйлап карасаң, кафедагы бөдрә чәчле кызга карап, үз язмышын юрап утырган була түгелме соң ул?
Авыр иде аңа. Әгәр сорасалар, бу халәтен аңлата да алмас иде. Нигә шуның кадәр газапланырга? Ярата идеме ул Алсуны? Берничә көн үтүгә, егет бер нәрсәне төгәл аңлады: ул югалтудан куркып яшәгән икән. Ниндидер хисләр, көчле сөю булганга да түгел. Башка беркемне дә очрата алмам, бер кыз да карамас, аның белән бергә булырга теләмәс дип курыккан ул. 
Ә хәзер, үткәннәргә юллар ябык. Алсуның гафу үтенүен дә көтми, барысы да элеккечә була алачагына ышанмый да.
Җитлегеп бетмәгән акыл гына әлеге вакыйганы зур югалту буларак кабул итә, йөрәкне телгәли. 
Яшәргә кирәк! Мәхәббәттән башка... 
Инсаф күңелендәге бөтен бушлыкны гитара кылларына күчерде, вакытын аның нечкә биленнән кочып үткәрде, кая гына барса да, үзе белән алды.
Урамда да күләгә кебек кенә йөрде ул. Бернигә дә игътибар итмичә атлаган шундый көннәрнең бесендә колагына үз исеме ишетелеп киткән төсле булды. 
– Инсаф, Инсаф, дим...
Уйлары башкада булса да, эшнең нидә икәнен аңышып җитмәгән халәттә егет әйләнә-тирәгә күз салды.
– Ни хәлләрегез бар, Инсаф? Күптән күренгәнегез юк…
– Ә Илсинә, – егет башын иде, теләр теләмәс кенә җавап кайтарды, –Хәлләр әйбәт. Гафу ит, ашыга идем.
Кыз мондый салкынлыкны көтмәгән иде, шуңа күрә дә бирешмәде, сөйләштерергә тырышты:
– Сөйгәнегез янынамы? Ә чәчәкләрегез кайда?
Илсинәнең шаяру катыш әйтелгән бу сүзләреннән Инсафка бик кыен булып китте. Егет күзләрен яшерер урын тапмыйча уйнатып алды, аптырагач кызның аяк астына төбәде.
– Юк, – диде ул авыр сулап, – үзең күрдең, чәчәкләр күптән шиңде инде…
– Ярагызга кагылдым ахры...
Инсаф Илсинәнең күзләренә туп-туры карады. Аларда ниндидер кызгану хисе чамалап алды. Ә кызгандырасы килми. Шул хис чаткысы аның йөрәгендә ялкын дөрләткән кебек булып китте.
– Син нәрсә, – дип тупасланды ул, үз-үзен белештермичә. – «Сез» дип эндәшкән буласың әле миңа. Түбәнсетмә! Ни эшең бардыр? Телим икән, сөйгәнем янына барам, телим икән… Ашыгам дидем бит!
Кыз гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, кинәт кенә борылып китеп барган егеткә кычкырды:
– Бик дорфа кыланасыз. Йөрәгегезне дәваларга кирәк!
Инде шактый читкә китәргә өлгергән Инсаф, аның сүзләрен ишетеп, кулын гына селтәде. 

***
Ул чынлап та авырый иде. Бүлмәдәш егетләре ярдәм итәргә тырышып карады, тик дәва дигәннәре һаман саен шешәгә барып төртелде. Инсаф кына ул шайтанга үрелмәде. Андый кичләрдә барысын да ташлап урамга чыгып китте, озаклап йөреп кайтты. 
Җитмәсә, мәхәббәт газабына тагын бер хис өстәлде. Илсинәне юкка рәнҗетүенә үкенде ул. Белмәгән кешегә, бер сәбәпсез шулай бәрелү кешелексезлекнең иң соңгы ноктасы иде.                                        
Шуңа күрә дә үзенә урын тапмыйча бәргәләнгән көннәрнең берсендә, чәчәкләр тотып кабаттан урам башына барып басты. Көн шактый салкын, вакыт та рәхимсез. Инде түземлеге бетеп, барысын да ташлап киттем дигәндә, таҗлары бөтерелә башлаган чәчәкләрне ыргытырга күтәрелгән кул, һавада эленеп калды. Борылышта Илсинә күренде. Инсаф кызга таба талпыныш ясап куйды.
Кыз да егеткә караш ташлаган кебек булды. Илсинә аны шундук шәйләп алса да, күрмәмешкә салышты, читкәрәк борылып, юлын дәвам итте.
Инсаф ике ут арасында калды, хаталанудан курыкты. Ни генә булса да, кызны болай гына җибәрә алмый иде ул.
– Илсинә, Илсинә дим. Гафу ит мине… 
Кыз адымнарын акрынайтса да, туктамады. Үз алдына караган килеш кенә җавап кайтарды:
– Зыян юк. Ашыга идем. 
Егет үз-үзен белештермичә, Илсинәнең беләгенә ябышты.
– Зинһар, тукта!..
Кызны корт чакты диярсең, кискен генә кулын тартып алды:
– Кирәкми… Кагылма! Ярамый!
Инсаф авыр сулап куйды:
– Шулай инде, – диде ул, тагын да моңсуланып. – Соңгы вакытта нишләптер гел ялгышып торам әле. Динне дә әйтер идем… Бигрәк катлаулы. 
Илсинә йомшара төште, сизелер-сизелмәс кенә елмайды:
– Шулай тоела инде ул. Үзең катлауландырасаң… Ә сезнең очракта, әйттем бит инде, йөрәгегезне дәваларга кирәк. 
– Ничек? 
– Белмим…
– Дәвалыйсыңмы?
– Минме?!
Инсаф Илсинәнең гаҗәпләнүдән зур итеп ачылган күзләренә төбәлде. Кыз да карашын егеттән ала алмады. Инсафның күзләрендәге бушлыкта ниндидер хәрәкәт барлыкка килгән кебек тоелды аңа. Әйтерсең лә, үле тынлыкта ниндидер бер өмет, якты аваз чыңлап куйды. Гүя, озак вакыт тын торган диңгез өстеннән беренче дулкын йөгереп үтте, үлем җилләре искән чүл уртасында орлык башын төртте. 
Егет Илсинәнең яулыгына ишарә ясады:
– Синең кебек ышанырга өйрәт!
– Ышанырга? Кемгә? Аллагамы?! Кызык кеше син, Инсаф. Башта яратырга өйрәнергә кирәк әле.
Егет аптырап калды. Тагын мәхәббәт өлкәсенә керергә туры килерме икән? Алсу белән аңлашырга, дуслашырга кирәк дип әйтүе түгелдер бит?!
– Кемне? 
Илсинә көлеп җибәрде. Аның самимилеге Инсафның күңелендәге авырлыкны сыпырып алгандай булды. Кызның шаянлыгы озакка сузылмады, ул җитдиләнә төште:
– Кешене генә яратып була дип уйлыйсыңмы? Җүләр! Сабый! Хәзергене, бүгенгене яратырга өйрән!
– Өйрәтәсең алайса?
Илсинә эндәшмәде. Салмак кына үз юлыннан атлады. Инсаф аның йөзендәге хисне күрә алмады. 
– Иртәгә күрешәбезме? – дип сорады ул бар кыюлыгын җыеп. 
Кыз борылып тормады.
– Кирәк булсам, эзләп табарсың! – диде ул үзалдына, юлын дәвам итеп. 
– Күрешкәнгә кадәр.
Инсаф Илсинәне туктатмады, артыннан иярмәде. Бүгенгә аңа шул сүз дә җитә иде. 

***
Икенче көнне дә, аннан соң да очрашулар насыйп булмады. Күңеле ничек кенә ашкынса да, арада ниндидер киртә бар кебек иде. Бер карасаң, Илсинәгә тартыла да кебек ул, икенче яктан читләшеп тә куя. Кызның башындагы яулыгы күз алдыннан китми аның. Андыйлар белән үзеңне ничек тотарга? Берәр ялгыш сүз сөйләп куйса, хаталанса?
Бүген дә шул турыда уйлады Инсаф. Күз алдыннан мөслимә сурәте китмәде. «Кызык, чәчләре нинди төстә икән аның? Чем карамы, коңгыртмы? Әллә инде марҗаларныкы кебек сарымы? Кит, булмас…»
Шул урында гүзәл сурәт чәлпәрәмә килде. Үз уйларына бирелеп атлаган егет, тулай торагына кайтып җиткәнен, ишек төбендә Алсуның басып торуын абайлап алды. Алдан күргән булса, һичшиксез, борылып киткән дә булыр иде... 
Инсаф адымнарын акрынайтты.
– Сәлам, – диде аңа Алсу берни булмагандай. – Телефоныңны алмыйсың. Хәлемне белмисең.
Шул сүзләрдән соң, бөтен дөнья тынып калган төсле булды. Йөрәк күкрәк читлегеннән чыгып качардай итеп дөпелдәде. Аның ярсып типкәнен бар тулай торак ишетеп торадыр, Инсафның шундый мескен хәлдә калуынан, алдануыннан көләдер төсле тоелды.  
– Тиешме?
Тамак төбеннән кысып чыгарылган әлеге сүз, ыңгырашкан бер авазга гына охшап калды. Егетнең әлеге халәте Алсуны сагайта төште. Тик шулай да Инсафның да әлеге вакыйганы авыр кичергәнен аңлады ул.
– Хәлемне бер белсәң, телең корымас иде әле?
– Чынмы?! 
Егетнең сызлана башлаган күңеле уянып киткәндәй булды, тавышында мыскыллау төсмере чагылып китте.
– Үзем күрдем, кемнең-кемнең, синең хәлләр бик шәп иде. Көлдермә яме…
– Гафу ит мине, җаным! – Кыз еламсырап, Инсафның кулына кагылды. – Ялгыштым бит, хаталандым… Бу тормышта һәркемнең дә ялгышырга хакы бардыр бит?
Сорау җавапсыз калды. 
– Әйе, килешәм, мондый гамәл – кабәхәтлек. Тик мин яратуымны, нәкъ менә сине яратуымны тикшереп карыйсым килде. 
– Йә, нинди нәтиҗәгә килдең?
– Яратам! – диде Алсу егетнең кулына сарылып. – Тигез мәхәббәттә, тугрылыкта гомеремнең соңгы минутына кадәр яшәргә әзермен. 
– Миннән башка, – дип җаваплады Инсаф аның кулларын иңсәсеннән бәреп төшереп. – Бүтән болай тилмереп йөрмә.
Тулай торак ишеге бүген аеруча өзгәләнеп ыңгырашкан кебек булды Ут яктысында бөтерелгән эре-эре кар бөртекләре кызның битендәге яшьләр белән кушылып, аска тәгәрәделәр.

***
Кинәт кенә җылытып җибәрде. 
Матур бер кышкы көнне түбә кыекларыннан озын сөңгеләр сузылды. Кәефләр күтәрелеп, күңелләр нечкәреп китте. Боз сөңгеләреннән түгел, йөрәктән эре-эре тамчылар тамды.
Очрашу да очраклы, ләкин бик табигый килеп чыкты.
Үзәктәге кафеларның берсендә үз уйларына бирелеп, чәй эчеп утырган Инсафны таныш тавыш сискәндерде:
– Гафу итегез, сез мине көтмисездер бит?
Җавап биргәнен дә көтмичә, янына килеп утырган кызга сокланып карады ул. 
– Әлбәттә, көтәм!
Илсинә теге көнгә караганда да матур булып тоелды аңа. Ап-ак күлмәге, чуар, ләкин килешле яулыгы… Күзләре… Алары бүген аеруча бәхетле кебек иделәр.
Аның текәлеп каравыннан, кыз читенсенеп куйгандай булды, карашын түбән төшерде.
– Дәвалау курсын башлыйбызмы?
– Йөрәк авыруын дәвалау җиңелләрдән булмас шул. Аннары, ни бит, дин бик катлаулы нәрсә. 
– Инсаф, бүтән шул сүзне әйтмим дип сүз бир. Бар да гади! Катлауландырмаска гына кирәк. 
– Булмый, менә сиңа карыйм да сөйләшергә сүз тапмыйм. Бу дөньяда бөтен нәрсә ямьсез кебек. Ничек дип әйтим, мәгънәсез.
Илсинә уйга калды, каһвәсенә шикәр салды. Кафе тәрәзәсеннән урамдагы агымны күзәтә-күзәтә, эчемлеген болгатырга кереште. 
– Беләсеңме? – диде ул Инсафның күзләренә туры карап, – Курсташым бер мәзәк сөйләгән иде, тыңла. Мәчет буенда өч мулла утыра икән: берсе карт, берсе урта яшьләрдә, берсе яшь. Кыска итәкле кыз узып киткән. «Сөбханаллаһ!» – дигән карт мулла. «Бәракаллаһ!» – дигән урта яшьләрдәгесе. «Иншааллаһ!» – дип куйган иң яше.  
 Яңгыратып көлгән аваз кафедагы кешеләрне борылып карарга мәҗбүр итте, арада киртәләр эрегән, бар да гадиләнеп калган төсле тоелды.
– Муллалар да шул ук кешеләр димәкче буласың алайса?
– Булмыйча соң! 
Шушы сөйләшү Инсаф белән Илсинәне тагын да якынайтып җибәрде. Җитмәсә, икесе дә каһвә яраталар икән. Җитмәсә, мөслимәләр дә шул ук ризыкны ашый, шул ук юллардан йөри, шул бер әйберләр хакында уйлый, хыяллана, сөйләшә икән.
Уртаклыклар күп булгач, ике җан, ике йөрәк кушылганын сизми дә кала. Идел яры буйлап янәшә барганда, Инсаф ялгыш кына Илсинәнең бармакларына кагылып китте. Йомшаклыктан, җылылыктан күңеле әллә нишләп киткәндәй булды. Үзенең ялгышканын, мөслимәләргә кагылырга ярамаганы хәтеренә килгәч, корт чаккандай кулын тартып алды. 
Кыз бик тыныч иде. Киресенчә, аның күзләрендә ниндидер ят бер хис уянгандай булды. Илсинә берни дә дәшмәде. Читенсенеп читкә борылган Инсафны үзе җитәкләп алды. 
Сүзләр артык, барысы да аңлашыла иде…


***
 Дөнья аклы каралы. Еш кына безнең башка төсләргә иътибар итәргә вакытыбыз да, теләгебез дә юк. Алны-артны күрмичә, чабабыз да чабабыз. Ак булса, димәк бар да яхшы, көн уңышлы үткән. Кара төскә очрасак, хәсрәт чоңгылларына ташланабыз, үлеп бетәбез.
Кара төснең бер дә дәрәҗәсе юк шул. Кешеләр «кара кайгы» диләр, йөзләрне, ишек тоткаларын кара корымга буйыйлар. Кара төс җен-пәриләр, албастыларның яшәү урыны, хәвеф-хәтәрне дә каралыктан, караңгылыктан көтәбез. Хәтта, кара мәчегә дә бу дөньяда рәт юк. 
Инсафның да көне уңышсыз булырга охшаган иде. Юк, аның юлын кара мәче дә кисмәде, ишектән дә сул аягы белән чыкмады. Һич уйламаганда, иске яраларны яңартып, аңа Алсу очрады. Очрады да йөрәген бер кат әйләндереп алды, караңгы хатирәләрне яңартты. Егетнең күңелендә шик уятты.  
Савыга башлаган Инсафка нәкъ менә шул очрашудан соң кабаттан үләргә язган булып чыкты. 
Бүген алар Илсинә белән күрешергә тиеш иделәр. Бүген ул йөрәк түрендәге иң яшерен хисләрен ачарга ният иткән иде. Ә ул бәргәләнгән күңелен тыярга көч таба алмыйча, атлый да атлый. Кар тулаем каплап өлгермәгән ала-кола шәһәрне дә, кар арасыннан борыннарын төрткән, көзге матурлыкларын җуйган яфракларны да күрми.
 Илсинә егеттәге үзгәрешкә шундук игътибар итте. Инсафның салкынлыгына бераз үпкәләсә дә, сер бирмәде. Арадагы киеренкелекне йомшартырга теләп, шаярырга тырышты, уйнарга-көләргә азапланды. 
Гадәткә кергәнчә, шәһәр бакчасын бер-ике әйләнгәч, ирексездән Илсинәнең сүзләре киләчәк, бәхет, гаилә тирәсендә бөтерелә башлады. Инсаф өчен бүген бу ничектер урынсыз булып тоелды. Ул үзенең шикле күзләрен кызга төбәде, сынап карагандай аны бер кат күздән кичерде. Үзенең ни эшләгәнен белештермичә, сүзләрен Илсинәнең бәллүр күңеленә ыргытты, чәлпәрәмә китерде.
– Син саф кызмы?
Инсаф өчен сорау бик гади булып тоелды. Илсинәнең асылын белгәнгә күрә, җавап та озак көттермәскә тиеш кебек иде. 
Иде…
Кызның күзләреннән башта ике генә бөртек яшь тәгәрәп төште. Ул читкә борылды.
– Юк, Инсаф…
Баш миендә нәрсәдер зеңләп куйды. Өзелгән өмет, хыяллардан җанда тирән эз уелып калды.
Яшьләр бер-берсенә күтәрелеп карарга кыймадылар. Бары бер сүз, кайчандыр кылынган хата сукмакларны аерды да куйды.

***
Инсаф нишләргә дә белмәде. Бу хәлләрне ул беркемгә дә сөйли дә, киңәш сорый да алмады. Андый вакытларда ул кулына гитара ала, үзенең борчуларын ноталар белән уртаклаша. Җыр дәфтәре яңа язмалар, хис кичерешләр белән чуарлана. 
Бу мизгелләрдә ул дөньядан ваз кичкәндәй булды. Аның йөрәгендә бары тик ике генә хис калды. Беренчесе, иң куркынычы, «бозык» кызларга булган нәфрәт. Инсаф кинәт кенә дөрләп кабынып китә дә Илсинәне күрә алмас дәрәҗәгә җитә. Ләкин бу халәт озакка сузылмый. Нәфрәтне икенче хис – ярату алыштыра. Бергә уздырган бәхетле мизгелләр күз алдына килә, мәхәббәт башын калкыта. 
Күпме шулай авырып яткан булыр иде, билгесез. Илсинәдән килгән смс-хәбәр аны айнытып җибәргәндәй булды.
«Гафу ит мине, Инсаф…»
Гафу ит… Әлеге сүзләр селкенергә кирәклеген искәртте сыман. Бүлмәдәш егетләрне гаҗәпкә калдырып, ул караватыннан торды, бөтен җирне җыештыра башлады. Әйләнә-тирәгә азмы күпме тәртип кергәч, өстәлгә дә чират җитте. 
Таралып яткан кәгазьләрне җыйды, каләмнәрне тәртипкә китерде. Бер читтә аунап яткан җыр дәфтәрен кулына алды. Үткәннәрне күңелдән кичереп, аны нишләтергә дә белмичә кат-кат кулында әйләндерде. Ниндидер карарга килеп, дәфтәрне ачты, язулы соңгы битен ертып алып кесәсенә тыкты. Бераз уйланып торганнан соң, калган битләрен ерткалап тимер савытка салды, ут төрте. Ялкын телләре Инсафның күзләрендә чагылды, бәргәләнде. 
Ничек кенә авыр булмасын, барысын да хәл итәргә нокта, куярга кирәк иде. Инсаф бер сүз белән генә Илсинәгә җавап язды: 
«Күрешик!» 
Ничек кенә иртә чыкса да, кыз инде аны көтеп тора иде. Берни булмагандай, егетнең йөрәгендә онытыла башлаган татлы хис – наз баш калкытып куйды. Ләкин Инсаф үзен бик тиз кулга алды. Ул Илсинәнең күзләренә күтәрелеп карарга кыймады, кыз да карашын читкә юнәлтте.
Аларның язмышы язылып бетмәгән бер хикәя кебек иде…
Инсаф кесәсеннән алып, җыр дәфтәренең бер битен Илсинәгә сузды. Кыз битне кабаланып ачты, тиз генә күз йөртеп алды. Бер мизгелдән соң ул башын иде һәм сулкылдап куйды. Кызның күзләреннән эре-эре яшь бөртекләре тәгәрәде.
– Яратасың, – диде ул елмаерга тырышып. – Яратасың! Ә мин… гафу ит мине, сынап карыйсым килде. Хисләрең чынмы, янәсе. Сафлыгым турында да алдадым. Аңлыйсыңдыр?
Арага тагын ялган килеп керде. Ялганның да төрлесе була икән. Рәхәт, татлы ялган иде бу. 
Инсаф елмайды. Бер ике адым артка атлады. Кабат елмайды! Илсинәне гаҗәпкә калдырып, кинәт кенә борылып китеп барды.
Аларның язмышы чынлап та язылып бетмәгән хикәя кебек иде.

Алмаз Мансуров

 

Алмаз Илдар улы Мансуров 1991 елның 24 маенда Казан шәһәрендә туа. Беренче дүртюллыкларын 10 яшендә яза, IX сыйныфтан исә даими иҗат итә башлый. Казан федераль университетының Татар филологиясе факультетын тәмамлый. Күпсанлы шигырьләр, хикәяләр авторы. «Таян Аллага», «Иделем акчарлагы» бәйгеләренең Гран-при иясе. Россия Президентының талантлы яшьләрне үстерүдә ярдәм йөзеннән бирелә торган премиясе лауреты. «Мәхәббәт әкияте», «Син әйт кенә» китаплары авторы. 2015 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев