Логотип Идель
Әдәбият

ИЛДАР КЫЯМОВ: «ҖЫРЛАРЫМДА - ҖИРСҮЕМ»

Бүген күренекле тележурналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовның юбилее!

Бүген күренекле тележурналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовның юбилее! Телевидение, гомумән, эфирда эшләү – өрфия, рәшә сыман бер нәрсә. Бүген бар, карыйбыз, сөенәбез, кызыклы. Ә иртәгә? Бер елдан, ун елдан?.. Илдар, ахрысы, шуны истә тотып булса кирәк, каләмен дә ташламый. Авыл тарихлары яза, китаплары чыгып тора. Әле узган ел азагында гына аның беренче шигырьләр китабы дөнья күрде. «Җырларымда – җирсүем» дип атала ул. Шул яңа басмадан кайбер үрнәкләрне укучы игътибарына да тәкъдим итәбез. Авторга исә – кайнар котлауларыбыз һәм уңышлар, яңа китаплар!

ХАЛӘТ

Өшедем,
Боектым,
Күшектем,
Җанымда котыплар салкыны,
Яшәргә,
очарга,
янарга
Җитмәде мәхәббәт ялкыны...
Хисләрем,
моңнарым,
илһамым
Канатсыз кош сыман тилмерә.
Заманның
бозыклык,
вәхшилек кортлары
Яу булып бәгырьне кимерә.
Йа, хода!
Табигать!
Рухият!
Яшәсен дисәң, мин – юашны,
Җил чыгар,
таралсын сагышым,
Һәм балкыт җиһанга Кояшны!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев