Логотип Идель
Әдәбият

ИЛГӘ КӘГАЗЬ КИРӘК (ахыры)

Шамил Идиатуллин әсәренең дәвамы.

Әсәрнең башы: ИЛГӘ КӘГАЗЬ КИРӘК

Ул чишенү бүлмәсенең бер аулак почмагына кереп, табышын тикшереп чыкты: «Вокруг света» – өч сан, «Юный техник» – берәү һәм «Юный натуралист», «Вожатый» һәм «Моделист-конструктор» ише гамәлгә яраксыз нәрсәкәйләр. Ибраһимов аларын эскәмия астына шудырды – соңыннан теге өемгә илтергә онытмаска кирәк булыр, калган журналларны идәнгә тезеп салды да Кавказ таулары түбәсеннән патша жандармнарына төкереп биргән бөркет кыяфәте чыгарып тынып калды. Сул кулы белән ул чыланырга өлгергән оегын сыгып, аягын җылыта, уң кулы белән кич укыячак журнал битләрен актара, шатлыгыннан тавышсыз гына улагандай итә. Былтыргы «Юный техник»та ниндидер Шеклиның фантастик хикәясе бар икән, ә «Вокруг света» швед детективыннан өзекләр һәм кешенең эткә әйләнүе турындагы фантастик повестьның башын бастырган.

Ибраһимов кичкә кадәр түзә алмыйча укый да башлады, эскәмиядән егылып төшеп, дәрескә соңга калуын абайлагач кына айнып китте. Ул ганимәтләрен сумкасына салып чыга башлады, әмма ярты юлдан кире борылып килеп, «Моделист-конструктор» номерларын да алды. Олеганга бүләк итәр, ул андыйны ярата.

Ибраһимов сәгатенә текәлде – аны көз көне әтисе бүләк иткән иде, текәлеп карарга кирәк, чөнки пыяласы ватык, ә циферблатының төсе уңган – һәм класс бүлмәсенә атылды. Беренче дәрес – рус теле, Элеонора Петровнаның ачуын чыгармавың хәерле.

8:05. Әкияттә кунакта

Бөтен нәрсә хәерле тәмамлана дип уйласаң, ялгышасың. – Галина Николаевна, сезгә телефонограмма, – дип, гаепле кеше сыман бер кәгазь сузды Танечка. Галина Николаевна авыр сулады да телефонограмманы алып укыды һәм арыган тавыш белән:

– Александра Митрофановна мондамы? – дип сорады. Танечка куркып кына баш селкеде.

– Атна күңелле башлана, – дип хәбәр итте Галина Николаевна һәм авыр адымнар белән китапханәгә китте. Александра Митрофановна кайткан китапларны, гадәттәгечә, борын астыннан җырлый-җырлый киштәләргә тезә иде. Галина Николаевна исәнләште дә дәшми генә телефонограмманы китапханәче алдына салды. Тегесе рәттән өч тапкыр укыды шикелле, аннан соң гына болай да зур, ә күзлек кигәч, алагаем зур күзләрен кәгазьдән күтәреп, балаларча беркатлылык белән:

– «Минем бабай – һәйкәл» белән «Кемдер шакылдата торган сандык»ны нәрсә өчен? – дип сорады.

– Югыйсә белмисез инде, – диде Галина Николаевна. Александра Митрофановна күзлеген рәтләп куйды һәм ярымпышылдап:

– Ул да киткәнмени? – дип сорады. Завуч җилкәсен генә сикертте.

– Анда бал сылаганнармыни? Ә без монда нишләргә тиеш?

– Ягъни?

– Алар китә дә аларга рәхәт. Ә безгә монда каласы, фондлардан китапларны алабыз менә , киноларны да кисәләр. Озакламый телевизорда да, китапханәләрдә дә бер юньле нәрсә калмас инде... Ул кулын селтәде дә авызын япты. Галина Николаевна бераз дәшми торгач:

– Аңлавымча, китапларның барысы да бездә бар. Кулларда түгелдер дип өметләнәм.

– Минемчә… – дип сузды Александра Митрофановна һәм каталоглар тартмасына килеп, күпмедер вакыт аның ялтыратып лакланган өслегенә карап торды һәм куркып кына янә кабатлады:

– Минемчә...

– Тәк, – диде Галина Николаевна, түземлеген җуя башлап. Александра Митрофановна дөбердәтеп, тартманы тартып чыгарды, бармакларын карточкалар буйлап йөгертеп үтте һәм олы гәүдәсе белән завучка таба борылды да:

– «Сандык» монда, «Кыш һәм мин Кырымда» монда, ә «Бабайны» ике ел элек үк югалттылар бугай.

– Ничек инде югалттылар, кем югалтты? – дип аңламады Галина Николаевна. Александра Митрофановна күзен бер ачып, бер йомып алды да пышылдап кына:

– Балалар, – диде.

– Ибраһимов? – дип, төгәллек кертергә кирәк тапты Галина Николаевна, үзе дә сизмәстән.

– Нинди Ибраһимов? Ә, юк. Юк, юк, ул түгел. Аны...Хәтерләмим инде, – диде аннары һәм әйтеп җибәрүдән куркып, телен тешләде. Дөрес инде, дип уйлады Галина Николаевна, үпкәләмичә диярлек. Хәтерләмәвең яхшырак. Һәм бераз гына тын торганнан соң дәвам итте:

– Башка китаплар бардыр бит? Бик яхшы. Бер исемлек белән акт төзербез дә , мин кул куярмын. Тегесе өскә чыкмас дип өметләнәм. Александра Митрофановна баш кына какты да китап киштәләре арасында юкка чыкты. Һәм шунда ук кулына ике китап тотып пәйда булды:

– Ә чыкса?

– Ну… – дип сузды Галина Николаевна.

– Аны кем утыртсын инде, ул бит һәйкәл. Акт төзегез. Ул сүзе беткәнне аңлатып, җиңелчә генә өстәлгә сугып алды. Александра Митрофановна, билгеле, дертләп китте – ни дисәң дә , гаҗәеп дәрәҗәдә ачу китергеч кеше, – өстәле артына чумды, шундый ук елгырлык белән аннан теткәләнеп беткән китапларны тартып чыгарды да шап итеп өстәл өстенә куйды. Иң өскә Алешковский белән Аксёновны ыргытты да, урындыгын шыгырдатып утырып, тиз-тиз яза да башлады. Галина Николаевна беркавым «Сандык» тышлыгына багып торды, янә иртәнге гыйбарә исенә төшеп, күзләре кысылды. Ул сүзне ерактан башлады:

– Александра Митрофановна, ә сез үзегез укыдыгызмы соң? Ничек сезгә?

– Ну, әкият… – дип мыгырдады Александра Митрофановна, язуыннан аерылмый гына. – Балалар өчен. Кемгә ничек инде. «Йолдызлы билет» әйбәтрәк. Ул башын күтәрми генә туктап торды. Аннан соң каләмнең күренмәс шарчыгы янә тәгәрәргә кереште.

– «Йолдызлы билет», – дип җиңел сулап куйды Галина Николаевна.

– Әлбәттә , «Йолдызлы билет». Аксёнов бит ул, анда Дима баш герой, анда бер кыз да бар әле – Галя, шундый… Ниндидер. Ул бит «Юность»та басылды, әйе бит?

– Каян хәтерлим инде мин аны, – диде Александра Митрофановна коры гына һәм шунда ук өстәп куйды:

– Алтмыш бердә , җәйге ике номерында, беренчесе кызгылт сары иде, бөтенесе дә укыды аны, парк буйлап барасың, бөтен нәрсә кызгылт сары төстә.

– Мин дә укыдым, – дип шатланып куәтләде аның сүзләрен Галина Николаевна. – Әйе, кызгылт сары. Ә ахырын тапмадым, әлегә кадәр ничек беткәнен белмим. Хәзер генә искә төште, кирәк бит.

– Бик популяр китап иде. Киносы да чыкты, әмма китабы яхшырак. Аерым басмасы да бар.

– Ә мин белмәгәнмен дә , – диде Галина Николаевна, аның бераз гына кәефе китте.

– Ничек уйлыйсыз, район яки шәһәр китапханәсендә табып булыр микән? Александра Митрофановна язуыннан туктап, Галина Николаевнага күтәрелеп карады. Үтәкүренмәле караш белән. Галина Николаевна айнып китте.

– Әйе, – дип килеште ул.

– Хәзер булмас инде. Александра Митрофановна, мин үземдә булам, язып бетергәч, кул куйдырырга керерсез, шунда ук Танечкадан мөһер дә суктырырбыз. 

18:30. Киносәяхәтләр клубы

Чиләкләрен бер-берсенә кидереп, техничка мәктәпнең икенче башына китте. Ибраһимов аның аякларын өстерәп барган тавышка колак салып торды да, плинтус астына прәннекләреннән коелган валчыкларны сыпырып керткәч – соңгы ярты сәгатьтә ул журналларының иң кызык урыннарын өченче тапкырына укыганда, мавыгып китеп, прәннекләрен төрле яклап кимереп, килеп чыккан ташбака, куян, чебурашкаларның әле колагын, әле тәпиен, әле койрыгын тешләп алып ашап утырган иде – журналларны сумкасына салды да пәлтәсе белән алмаш аяк киемнәрен кулына гына алып, утны сүндереп, техотсектан чыкты. Ишеген ачып, бераз тыңланып торды.

Коридорда тавыш-тын юк иде. Ибраһимов як-ягына карап алды да кабинет ишеген сак кына ябып куйды. Ул математика кабинетының бикләнмәвен белә иде – сентябрьдә үк аның йозагы ватылган, ә аннан урларлык әйбер булмагач, берәүнең дә ватык йозакны алыштырырга кулы җитмәгән. Такта артындагы техотсекны штаб урынына файдаланырга башы җиткәнче, Ибраһимовка моны белүнең бер файдасы да юк иде. Такта янындагы ишектән шкаф кебек бәләкәй генә кабинетка кереп була, анда тәрәзә дә , өстәл белән урындыктан кала башка җиһазлар да юк. Аның каравы җылы һәм уты бар.

Дәресләрдән соң монда сәгатьләр буена качып ятып була – болай гына, яки америкалылар нейтрон бомба ташласалар, каршылык күрсәтү операциясен оештыру өчен. Яки инде берничә сәгатьне үткәреп җибәрү өчен. Бүген, мәсәлән, Ибраһимов ялгыш кына – ну, ялгыш кына диярлек, – завуч апасының укытучылар белән вторсырье пункты машинасының килмәячәге турында сөйләшкәннәрен тыңлап торды. Ватылган, ди, иртәгә генә киләчәк, ди. Ярый әле тышта декабрь, кар яумый, югыйсә макулатура тавын черүдән һәм күселәр ияләшмәсен өчен капларга туры килер иде. Аллага шөкер. Ватык моторларга рәхмәт. Мәктәпкә икенчел чимал җыю программасы өчен рәхмәт. Һәм нәкъ менә бүген Ибраһимовның әтисе белән әнисен кичке тугызга кадәр тоткарлаячак дежур торуларга рәхмәт. Моны язмыш дими, ни дисең инде, иптәшләр? Бу да язмыш түгел икән, ул чагында язмыш ни була? Кесәдәге ике прәннек булса гына.

Язмыштан качып булмый, әмма язмыш хакына качарга була, хәтта качарга кирәк тә. Дәресләр бетте, озынайтылгандагылар да калмады, укытучылар да таралышты, инде техничка Вера түтәйнең чиләкләрен дөбердәтеп, сүгенә-сүгенә мәктәп әйләнгән тавышлары да тынды. Ибраһимов йөгереп кенә , бәдрәфкә барып килде, кран астына башын тыгып кына, күп итеп су эчте – прәннекләрдән соң эч ябышкак булып, үзләнеп тора иде – башка вак-төяк мәшәкатьләрен эшләде, кулын юды һәм ишегалдына карап торган тәрәзәгә килеп басты. Ә тәрәзә артында хәзинә тавы! Аны Зинаида Ефимовна да, гестапо да, кардинал гвардиячеләре дә , скелетлар да, җеннәр дә сакламый. Анда «Вокруг света», «Пионер», «Костёр», «Юный техник», «Химия и жизнь», «Техника – молодёжи», «Сельская молодёжь», ә бәлки әле «Уральский следопыт», «Искатель» журналлары да, «Подвиг» альманахы да бардыр. Анда Крапивин, Томин, Булычёв, Брэдбери, Браун, Кларк, Шекли һәм хәтта Ибраһимов ишетеп кенә белгән Стругацкийлар да бардыр. Анда бер китаптан да табып булмый торган фантастика, детективлар һәм маҗаралар бардыр.

Анда әле бер генә китапханәдә дә табып булмый торган иске китапларның да булуы ихтимал. Ибраһимов шуып кына, караңгы баскыч буйлап, беренче катка төште дә мәктәп ишегалдына чыкты. Аның өстенә кибеп, бурсып беткән китапларның меңнәрчә битләреннән торган бәхет канатлары җәелде.

19:15. Әни мәктәбе

Бу ямьсез көнне китап бите кебек үткәнгә әйләндереп куясы иде дә, аңа да хәл калмаган. Асылда, борчылырлык нәрсә булмады да инде.

Гомумән, бернәрсә дә булмады. Ну, ронода һәм райкомда рәттән ике киңәшмә, съезд карарлары һәм башкалар. Ну, мәктәпнең һәр почмагында диярлек бала-чага макулатура тавыннан чәлдергән журнал, китапларның теткәләнгән битләре ята. Иртәгә иртәнгә кадәр ишегалдын чүп баскандай шулай аунаячак әле алар. Ну, сигезенчеләрдән түбән сыйфатлы, аннан да бигрәк юньсез эчтәлекле фотооткрыткаларны алырга туры килде. Тавыш-тын чыгармыйча гына карап утыралар. Ярый әле порнография һәм советларга каршы әдәбият түгел, ә тузгыган ала-кола чәчле башлар төшерелгән пластинка тышлыклары – анысына рәхмәт. Ну, тугызда укучы кызларны бизәнеп-ясанып, мәктәпкә килгән өчен бөтен кеше алдында елатканчы сүгәргә туры килде – юкса үзләре өчен нәтиҗә ясамаячаклар, ярамый дигәнне колакларына да элмәячәкләр. Ярый әле панель белән дискотека биюләре турында әйтеп ташламады, гәрчә иртәнге гыйбрә тел очында менә-менә чыгып очам дип тора иде. Ну, Инна әнисенең бу нотыгын дәшми генә тыңлап торган икән, шулай ук тавыш-тынсыз гына борылды да китте. Әнисе артыннан кычкырып калды, ә ул борылып та карамады. Ну, барысы да гадәттәгечә инде. Барысы да ничектер ялкынсыз, суынган. Мәгънәсез һәм алга таба өметсез.

Өйдә әле камыр бар, ул да суынган, ул да мәгънәсез.

Ә Инна бүген, алайга китсә , театр студиясендә. Соң кайтачак, сөйләшеп булмаячак. Хәер, болай да сөйләшкән юк инде.

Өйгә кайтасы килми иде. Бөтенләй дә. Бернәрсә дә эшлисе килми әле. Укытучылар бүлмәсенең бер почмагында бернәрсә турында да уйламыйча гына утырасы килә иде.

Бернәрсә эшләмичә. Һәм «Йолдызлы билет»ны укып бетерәсе. Дөресрәге, яңабаштан укыйсы, чөнки укыган өлешен Галина Николаевна хәтерләми диярлек. Кайбер гыйбарәләре генә истә калган һәм тагын оятлы, газаплы соклану тойгысы: вак кына хәрефләр белән язылган һәр юлны укыган саен тын кысыла, укылган берен кеше күрмәсен дигәндәй, каплап барасы, шул ук вакытта сикереп торасы да әлеге текст нәкъ шундый ук тәэсир ясаган тугандаш җанны эзләп табасы килә.

Яшь иде шул әле ул, юләр иде. Кайтарасы иде шул вакытларны. Тойгыларын булса да. Ярар, хыялланып утырып булмас, кайтырга кирәк. Вера килеп керсә яки төнге каравылчы күрсә...

Ә Галина Николаевна кап-караңгы кетәклектә ябалак кебек берүзе утыра. Яхшы түгел. Имеш-мимеш таралыр. Ул торып, тәрәзәгә килде. Укытучылар бүлмәсенең тәрәзәсе дә ишегалдына карый. Каршыда мәктәпнең көнбатыш өлешенең дивары кап-кара булып тора, аның артыннан чапырыш Тынычлык урамының тычкан утлы тәрәзәләре башлана. Өстәрәк тычкан утларының патшабикәсе булып, ай эленеп тора. Ә иң аста чүп булып кәгазь өеме таралып ята. Анда шакмаклы пәлтәле эре тычкан уты үрмәли. Тик яктыртмый гына. Көрән төстә. Ибраһимов. Галина Николаевна аның шул икәнен аркасы белән тойды. Үч алырга булган, димәк. Бер шырпы сызса – мәктәпнең көле күккә очачак. Мондый көн шулай гына тәмамлана ала. Ул өстәл янына килмәде, ә бер генә сикерде.

Тиз генә милициягә шалтыратып, тиешле сүзләрне әйтте дә киенеп тә тормыйча аска, ишегалдына йөгерде – туктатырга, тотарга, булдырмый калырга! Бәхеткә, болар барысы да, аның уйларында, өскә чыгарга шашынган аңында гына булды, чынлыкта аның гәүдәсе тәрәзәдән аерыла алмыйча, бәләкәй генә шакмаклы пәлтәле фигураның җентекләп һәм эшлекле кыяфәт чыгарып, кәгазь өеменнән төсле төргәкләр тартып чыгарып, аларны пөхтәләп, бер җиргә өеп баруын сокланып күзәтә иде.

Ландыш Әбдурова тәрҗемәсе.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев