Логотип Идель
Әдәбият

ҖИЛЛӘР...

Айрат Шамс шигыре.

Кайчагында салкын җилләр исеп,
Күңел капкаларым какса да,
Ача(а)лмадым, теләмәдем инде
Ул җилләргә аны ачарга. 
Салкын җилләр, зинһар, ком буранын
Ерак далаларга өегез.
Сез китегез ерак офыкларга,
Шунда хәзер сезнең өегез.
Күптән түгел өйнең тәрәзенә
Кагып үтте кышның бураны,
Ул чакырды мине үз янына:
«Әйдә киттек, гизик дөньяны!»
Буранлаган, ачы җилле көндә
Ачыгыз сез күңел түрләрен.
Пакъласыннар, чистартсыннар иде
Күңелемнең кара керләрен.

(фотограф: Фирүзә Вәлиева)

Мин – Айрат Шамс. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты, ТНВ каналында «Һава торышы» алып баручысы, «MON» театр мәйданчыгы резиденты. Иҗат минем гаиләмнең тамырларына сеңгән. Әни миңа кечкенәдән китаплар укый иде. Балалар әдәбиятыннан алып зур романнарга кадәр булган озын юл буйлап мине әни алып барды дисәм, бик дөрес булыр. Укый-укый үземнең дә язу теләге уянды. Беренче шигыремне кайчан язганымны хәтерләмим, башлангыч сыйныфларда булгандыр. Кызыл ручка белән язылган ул шигырь әле дә сакланган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев