Имән саплы көрәк
Безнең келәттә бер сәер генә ядкарь бар. Нәсел-нәсәпнең берәр укымышлысы дөнья куудан туктап, озын картлыгын ничек үткәрергә белми аптыраганда, шәҗәрә китабын язарга алынса, ул ядкарь турында һичшиксез «дөнья бәһасе торырлык иде» дип искә алачак. Чынлыкта исә, аның базар хакы да әллә ни юк-югын, хәерче базарына куйсаң, сатучыны жәлләп яисә кул хәтере җир эшенә сусаган берәрсе кызыгып алса гына. Морза бабайлардан калган асылташ кашлы йөзек тә, Бохарада суфи шәехләрдә белем алганда, кулга төшергән сирәк кулъязма китап та түгел ул, ә гап-гади имән саплы көрәк. Миңнегали бабай көрәге ул.
Кояшлы көнне келәткә керсәң, калай түбә ярыгыннан төшкән яктылык көлтәсендә елык-елык итеп торган көрәк сабына, көрәк очының яңа туган айга охшап җемелдәп торган пычагына игътибар итми калып булмый. Күргән саен хатирәләр яңара да Миңнегали бабайның: «Тиясе булма!» – дигән сүзе бөтен ачу-үпкәсе, әрнү-рәнҗеше белән искә төшеп куырылып киләсең.
Аның кап уртадан бераз гына кыегаеп киткән сабы буеннан буена ачык көрән төсле майлы буяу белән буяп лаклаган кебек ялтырап тора. Чынлыкта Миңнегали бабайның балавызга мангандай тыгызланып каешланган каты кулында шулай шомарып беткән ул. Бабакай җир казыйсы яки бәрәңге утыртасы-аласы булса, бакча башына килгәч, иң элек җиргә көрәген кадап куя. Аннан гәзиткә төргән махоркасын колак артыннан алып кабыза да бер-ике суыргач, көрәк сабының башына төртеп сүндереп, калганын янә урынына кыстыра. Шуннан тәмәке төтенендә ысланган төкреге белән ике учын да чамалап кына юешләтеп, авыз эченнән үзе генә белгән «бисмилласын» кабатлап, коралын кулына ала. Һәм көрәк шуннан үзе эшләп китә диярсең, артыннан өлгереп кенә барасы. Бәрәңге утыртканда, бабакай буразнаны үзе сала. Шушындый җаваплы эшне дөнья күрмәгән, эш рәтен белмәгән, ата малын әрәм-шәрәм итәргә генә торган малайларга тапшырамы соң инде? Әнә, карап тормасаң, орлык бәрәңгесен дә ояга ничек кенә ыргыталар. Иманнарын ак күмәчкә алыштырган шәһәрләрендә тротуардан үтеп барышлый чүп савытына алма чүбе ташлап китәләрмени? Ул бәрәңгеләрне каен утынының көлендә генә әвәләп, май кояшы җылысына куеп, бәләкәй сагаладымыни ул? Шыткысы борын төрткәнен тилмереп көтте. Ә бу имансызлар шул шыткыны сындырып, уңышны харап итәргә генә торалар. Бәрәңге утырту рәтен дә белмәгән башлары белән кемне-кемне – Миңнегали картны өйрәткән булалар бит әле: имештер, кышлык бәрәңгене сатып алырга да була, бакча тутырып утыртмасаң да, ярый. «Мин үлгәч, утыртмассыз, кычкырып, ачка үлмәсәгез», – дип кенә җибәрә шәһәр гидайларына аталары. Буразнаны чыгып беткәч, бабакай көрәгенә дөнья күчәренә таянгандай, билен турайтмый гына бөтен гәүдәсе белән салынып таянып тора. Таянырга көрәге булганда, беренче буразнада үзе торачак әле ул дип, эчке бер тантана белән арттагыларны күзәтә. Шундый вакытта аның тамак кырганы ишетелсә, арттагы өч көрәк тә, бәрәңге салып барган чиләкләр дә ничектер үтәкүренмәлегә әйләнгәндәй була. Югыйсә буразнаны да аталарының арткы аяк эзенә туры китереп сызып, орлыкның да һәркайсын тавык йомыркасы кебек кадерләп кенә ояга салып баралар да соң!
– Ашаганда, кашыгыгыз да шулай авыз кырыеннан гына үтеп-сүтеп йөриме сезнең? – ди бабакай. Ул шаярта дип шаяртырга ярамаганны өлкән буын белә дә, ә менә оныкларның телен тыеп кара.
– Синең көрәгең үзе эшли торган бугай ул, бабакай, – дип, салпы ягына салам гына кыстырмакчы иде иң бәләкәй онык Илһам да. – Миңа бирсәң, мин дә нәкъ шулай эшләр идем.
– Син башта әниеңнең итәгеннән төш тә көрәкне үзең яса, аннан көрәк сиңа эшли башлар, – дигән җавап Илһамның маңгаена гына килеп ябышты. Алай да ял иткән арада терекөмеш малай көрәкне тикшереп карарга булып, ялтырап торган көрәк сабына орынган гына иде, бу ихатада күзләре бөтен җирдә булган бабакайның тавышы гүя күктән иңде:
– Тиясе булма!!!
Әле дә – әнә шулай келәт түбәсендә аркылы тактага яткырып куелган килеш тә тияргә ярамый ул көрәккә. Ядкарь булганы өчен генә түгел, Миңнегали бабай исән чагында ук аның эш коралларына якын килергә рөхсәт юк иде. Көрәгенә бигрәк тә. Кая ул тию, бабакай аңа озаграк карап торганны күрсә дә, кымырҗый башлый, ләкин әле сүз әйтми, тешсез уртлары белән яңакларын чәйнәгәне генә сизелә. Шуннан бик кирәкле эшен исенә төшергәндәй, коралына таба кырын карый-карый, кырт-кырт басып, җәһәт-җәһәт кенә атлап киткән була да биш-алты адым атлауга нәрсәсендер исенә төшергән кеше кебек юыртып кына кире урап килә. «Мин монда, малай актыгы, барысын да күреп торам, уеңа да кертәсе булма этлегеңне» дигәндәй, катлап-катлап, тамак кырып куя. Бу инде җитди кисәтү дигән сүз, инде моннан соң да көрәк тирәсендә буталсаң, аяусыз җәзадан үзеңә генә түгел, шушындый «әрәмтакмакны» бу дөньяга тудырган әткәң белән әнкәңә дә өлеш мулдан чыгачак.
Ә Илһам ут белән уйнарга ярата иде. Бәрәңге утыртканда да, алганда да, гөнаһ шомлыгы, берәр мәрәкә китереп чыгармый калмый, яз көне бер тапкыр, көз көне бер тапкыр Миңнегали карт көрәге белән һаваны телеп-телеп, яшендәй ялтыратып, оныгын шәһәргә куа иде.
Еллар үтеп, бабакайның бәрәңгелек тә хәле калмаганда да, бакча башында көрәгенә таянып торырлыгы була торган иде. Соңгы елны Илһам кайтышлый ук трактор сөйләште дә бабакае чыгып, тәртипләрен урнаштыра башлаганчы, бәрәңгесен утырттырып та куйды. Тракторга каршы көрәге белән никадәр генә кизәнсә дә, бабакай бирелергә мәҗбүр булды.
Миңнегали карт исә үз закуны бозылганны күреп, йөрәк өянәге тотканчы тузынды. Юк, күтәрә алмады ул бу башбаштаклыкны. Шуннан соң җәй буена бәрәңге бакчасына чыгып та карамады. Ә көз көне бәрәңгеләр алыр вакыт җиткәндә, аның закуннарыннан башка гына яши алган дөньяга үпкәләп, шулай да көрәгенә берәүне дә, бигрәк тә Илһамны якын китермәскә васыять әйтеп, бакыйлыкка күчте. Нәкъ шушы оныгында үзенең киребеткән, үҗәт холкы икәнен тәки аңламады карт. Вафатыннан соң авылга кайтып, ихатаны гөл итеп яшәгән оныгы да Илһам булды аның.
Хәзер инде ул ядкарь әле булса бабакайны искә төшереп, келәт түбәсендә эленеп тора. Әле булса аңа кагылырга ярамый. Берәрсе дуамалланып тотына калса, бөтен нәсел-нәсәп дигәндәй аягүрә баса да «Бабакай рухын кыймылдатмагыз, ачуландырмагыз» дип көяләнә башлый. Әллә курку, әллә сагыну шунда, аңламассың...
Ландыш Әбүдәрова
Октябрь, 2022 ел
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев