Логотип Идель
Әдәбият

Имтихан (хикәя)

Бүген дә төнлә уяндым. Бу – хәзер минем өчен гадәти хәл инде. Як-ягыма карандым. Әле яктырмаган. Тирә-юньдә тынлык. Башкаларны уятмас өчен, аягыма да киеп тормыйча, тәрәзә янына килдем. Шулай йоклый алмаганда, еш кына тәрәзә каршына киләм мин...

Ләйсән Абдрахманова

Бүген дә төнлә уяндым. Бу – хәзер минем өчен гадәти хәл инде. Як-ягыма карандым. Әле яктырмаган. Тирә-юньдә тынлык. Башкаларны уятмас өчен, аягыма да киеп тормыйча, тәрәзә янына килдем. Шулай йоклый алмаганда, еш кына тәрәзә каршына киләм мин...

Урамда да тып-тыныч. Эт өргән, машина йөргән тавышлар да ишетелми. Табигатьтә давыл алдыннан була торган халәткә охшаган бу тынлык. Тик шулай да ул мине куркытмый, киресенчә, ниндидер күңел тынычлыгы өсти шикелле. Бу мизгелнең вакытлыча гына булуын да, моннан соң бүтән кабатланмаячагын да аңлыйсың. Бәлки, шушы хакыйкатькә төшенгәнгә күрә ләззәтледер дә ул!

Биек йортлар, бетмәс-төкәнмәс багана утлары арасыннан күкне, йолдызларны эзләп табу авыр. Күпме генә тырышсам да, бүген йолдызларны күрмәдем. Моңа әзрәк кәефем төшсә дә, күңелемә якын алмаска тырыштым. Бераздан .күккә ашкан йортлар арасында каңгырап йөрүче тулы айга күзем төште. Йолдызлар эзләү белән мавыгып, аңа игътибар итмәгәнмен икән ич. Ә бит ул шундый тулы, шундый якты, шундый матур! Әмма ялгыз! Минем тулы айны быел беренче күрүем иде... Тулы ай күрү – кәеф төшенкелеге дип саналганын белсәм дә, артыгын уйламаска тырыштым. Юк! Бүген бар да әйбәт булырга тиеш!

Бүген имтихан! Төнге йокымны урлаучы, тәмле төшләремнән аеручы да менә шул имтихан иде. Һәрвакыт шулай: нинди генә сынау булмасын – имтиханмы, контроль эшме, диктантмы – мин тыныч кала алмыйм, тәмам борчуга сабышам...  

Әйе, бүген рус теленнән имтихан. ТЕЛДӘН! ОФЛАЙН! Унынчы февраль. Бу дата беркайчан да җитмәс кебек иде, дөресрәге, мин аның җитүен теләми идем. Юк, мин әзерләндем! Әзерләндем генәме соң?! Башны бәрә-бәрә укыдым. Барысын да беләм, әмма барыбер үземдәге борчылу хисен тыя алмыйм. Үз хәлемне үзем генә беләм... Әти-әни, борчылма, дип юатканда да: «Борчылмыйм, җиңел ич ул», – дип кенә әйтә килдем.

Сәгать 4:50не күрсәтә. Тиздән таң атачак. Имтиханга берничә сәгать кенә калып бара – бераз йоклап алырга кирәк. «Бары да әйбәт булачак!» – дип мендәремә капланып яттым.

Таң атты. Гадәттәгечә, әнием килеп битемнән үбеп алды. Кәефем юклыгын сиздеомәс өчен, артыгын сөйләшмәдем, елмайдым гына. Ашыйсым да килмәде. Әнием орышмасын өчен генә иртәнге ашны капкаларга туры килде.

Әниемнең: «Киткәндә, көзгегә карап елмай, кызым, ул да сиңа елмаер. Шул вакытта, көнең дә әйбәт үтәр», – дигән сүзләренә елмаеп, хәтта көннең әйбәт үтәчәгенә дә ышанып куйдым.

Мәктәпкә әтием машина белән илтеп куйды. Гел шулай, эшкә китәр алдыннан, ул мине мәктәпкә кертеп чыга. Машинадан төшкәндә дә, мәктәпкә кергәндә дә, бөтен кешегә елмайдым. Тик сыйныф бүлмәсенә кергәч, канатларым сынды: сыйныфташларым сынауда нинди биремнәр буласын кичтән үк белгәннәр икән, тик миңа гына әйтмәгәннәр. Алар текстны ятлаган, монологны да өйләреннән үк төзеп килгәннәр... Йөземә борчылуымны чыгармаска тырышып: «Текстыгызны укып кына чыгыйм әле», – дип сорадым, тик арадан берсе дә үзенең текстын бирергә теләмәде. Алай гынамы, Регина хәтта: «Булды инде, Ләйлә, мыжгыма әле», – дип кычкырып атты. Мин тораташ кебек катып калдым. Кемнәр белән укыйм мин?! Ә бит шушы сыйныфташларымның һәрберсе, нидер кирәк булган саен: «Ләйлә, булыш әле!» – дип миңа киләләр! Ә үзләре??? Әйе, аларның чын дус булмауларын, көнләшүләрен күптән белә идем, тик сыйныфташ хакына булса да... Эх...
Аларда имтихан җаваплары булуын беркемгә дә әйтмәдем, «әләкче» дигән сүзләрен ишетәсем килмәде... Әлбәттә, алар имтихандагы биремнәрне әйбәт үтәделәр. Бик елмаеп, канәгать булып чыктылар. Әле җитмәсә: «Авыр иде. Тырыштык инде», – дигән булдылар.

Минем чират җитте. Бит очларымның януын, аякларымның дерелдәвен аңлатып бетерерлек түгел. Шулкадәр дулкынландым, югаласым, ишек төбеннән йөгереп китеп барасыларым килде. Сыйныф җитәкчебез Ания Айдаровнаның: «Әйдә, кер инде», – дигән сүзләре генә туктатып калды.

Кердем. Утырдым. Сөйли башладым. Рус теле укытучысы яныма килеп басты да, кашын-күзен җимереп, алдымдагы текстка төрткәли башлады, кулындагы кызыл ручкасы алдымдагы кәгазьне сырлап бетерде. Бәйләнүенә түзә алмадым, бит алмаларыма кайнар яшьләр тәгәрәде. Сөйләп бетердемме, юкмы – белмим. Укытучының: «Ай-яй!!! Шунда да!!! Ужас!!!» – диюе генә хәтеремдә. Ишекне ябып, чыгып чаптым. Тик кая чапканымны гына белми идем.

Бәдрәфкә кереп бикләндем. Тиз генә кесәмнән телефон алып, әниемә язарга керештем. Ләкин: «Эшли алмадым», – димәдем, «Әни, чыктым. Бары да әйбәт!» – дигән СМС китте әниемә. Әле бер ел элек кенә каты авырудан терелгән әниемә барысын да сиздерергә, аны борчырга ярамый иде. Салкын су белән битләремне юдым. Тынычлангач кына, башымны аска игән килеш, сыйныф бүлмәсенә кердем...

Арткы партада көлгән тавышлар ишетелде. Үземне тынычландырырга тырышып: «Шөкер, бар да узды», – дип күзләремне йомдым. Әмма Ания Айдаровнаның: «Ләйлә, аңлыйм, хәзер борчылырсың инде, тик синең сөйләгәнең яздырылмаган. Тагын бер кат сөйләргә туры киләчәк», – дигән сүзләрен ишетеп, аптырап калдым, шыңшып елый башладым. «Ник мин? Нигә һаман минеке?» – дип ярсыдым...

Ул да түгел, «Кайда йөри ул?!» – дип кычкырып, рус теле укытучысы ишекне ачып җибәрде. Аның төс-кыяфәте куркыныч, бөтен йөзенә мине күралмавы язылган иде. Ул мине тынычландырасы урынга, кычкырып, җилтерәтеп, кабинетка алып кереп китте. Мин шешенгән, елаудан күзләрем кызарган хәлдә компьютер каршына кереп утырдым. Кулларым, аякларым дерелди; ничек сөйлим бу халәттә? Укытучыга күтәрелеп карарга да куркам: аннан миңа әллә нинди салкынлык, нәфрәт бөркелә иде. Ярый әле компьютер җансыз: синең кайгыңны да, шатлыгыңны да бертигез кабул итә; аның каршысында кем утырса да – директор баласымы, әллә гади ишегалды себерүче баласымы – якламый да, әрләми дә.

...Сөйләдем. Тавышымның калтыравыннан тәрәзә пыялалары зыңлап тора, йөрәгемнең чыгып төшәрдәй булып тибүеннән бүлмә диварларында кайтаваз яңгырый кебек иде. Бу хәлгә компьютерның да җаны эрер иде, әмма рус теле укытучысыныкы түгел!!! Ул, тавышына тимер чыңнары, әллә нинди яшелле-мешелле төсмерләр кертеп: «Бар, чык!» – дип ысылдады. Чыктым. Тик яшьләремне тыеп кала алмадым... Миңа хәзер бөтенесе дә барыбер иде: елавымны башкаларның күрүе дә, имтиханымны бирә алмавым да, укытучының нәфрәте дә! БА-РЫ-БЕР!!!

Әмма иң кызыгы, ә бәлки, иң кызганычы дүрт-биш минуттан соң башланды: минем беренче сөйләгәнемнең дә яздырылган булуы ачыкланды. Бу хәбәрне ишеткәч, мин агарындым, бер мизгелгә йөрәгем тибүеннән туктап калган кебек булды. Күңелемдә актарылып дулкын күтәрелде дә кисәк кенә тынып калды. Нәрсә бу?! Минем борчылучан икәнемне белә торып, юри ике тапкыр имтихан бирдертү, сөйләгән вакытта бүлдереп, нервларымда уйнау, яшелле-күкле тавышлар белән кычкыру ник кирәк булды икән?! Кемне мыскыл итте укытучы?! Минеме?! Әллә «Укытучы» дигән бөек исемнеме?! Кем имтихан бирде бүген: минме, әллә улмы?

Бу вакыйгадан соң тәмам үзгәрдем: сөйләшмәс, елмаймас булдым, төшенкелеккә бирелдем. Бөтен дөньяны гаепләдем. Көннәр, айлар үтте. Тынгысыз, йокысыз төннәр дә үтте... Күңелдә үпкә калса да, аңга килдем. Барын да аңладым: монда тулы ай да, йолдызлар чыкмавы да гаепле түгел, көзгегә карап елмаюның да катнашы юк. Бу – бары тик үсү. Бу – Зур тормышка аяк басу... Гаделсезлек тулы зурлар тормышына...

Белешмә:

Ләйсән Айрат кызы Абдрахманова 2004 елның 12 октябрендә Кайбыч районы Борындык авылында дөньяга килә. Хәзер аңа 16 яшь, Кайбыч районы Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык гомуми төп белем бирү мәктәбенең Х сыйныфында белем ала. Баштарак үзе өчен генә язса, соңрак әсәрләре белән төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар да яулый.  Мәсәлән, «Глаголица» балалар әдәби премиясендә – Гран-при (2020), «Илһам» Бөтенрусия яшь язучылар бәйгесендә – I урын (2019), II урын (2021); Ф.Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсында I урын (2019, 2021). «Иҗат миңа күңел тынычлыгы китерә, – ди Ләйсән. – Үземне борчыган сорауларга җавап эзләү, баштагы уйлар белән көрәшү аша гына яхшы әсәр туа».  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев