Логотип Идель
Әдәбият

ҖИРДӘ КӨЙЛӘР КҮП УЛ...

Лилия Фәттахова шигыре

Лилия Фәттахова шигыре

*** 
Җирдә көйләр күп ул, 
Җир ул – көйле... 
Төрле көйне көйләп карый күңел. 
Ах, монысын отыйм әле дисәң, 
Абайлыйсың: 
Бу – синеке түгел. 

Яңгырашы бераз бүтәнчәрәк... 
Кайбер нота китә ыңгырашып... 
Кайбер нота исәрләтеп куя, 
Һәм йөрисең җирдән күккә ашып... 

Җирдә көйләр күп ул, 
Җир ул көйле. 
Үз көеңне генә табасы бар. 
Көйләр мәңгелектер, 
Гомер – кыска... 
Үз җырыңны җырлап каласы бар. 

09.09.20.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев