Логотип Идель
Әдәбият

Ишетмәдем яшь ананың бүген бишек җырларын...

Яздым йөрәгемә гариза

Яздым йөрәгемә гариза

Галиҗанәп йөрәгемә яздым бүген гариза,
Бер генә көн булыйм маңкорт, була күр, зинhар, риза.
Күтәрелде кан басымым, йөрәк куйды калтырап,
Ышанмады түрдә күңел, кинәт калды аптырап.
Авырлык белән хупланды минем тиле гозерем,
Рәхәт күрсен әйдә, дидем, бер көнлек бу гомерем.
Сәлам бирә иске дуслар, сораша хәл-әxвәлем,
Тик самимияттән бүген, мәхрүм минем күңелем.
Ишетмәдем яшь ананың бүген бишек җырларын,
Тибрәтмәде курай, күңелемнең нечкә кылларын.
Ак каеннар аңлатмады никтер сөю серләрен, 
Назламады чәчләремне иртәнге таң җилләрем.
Юк җаваплылык, шөкер, юк бернинди кайгы-хәсрәт,
Нәфесем азат, тамак тук, хәл дә искиткеч әйбәт.
Янып йөри Бәйрәмова ил бәйсезлеге өчен,
Китап яза, ярдәм сорый гарип балалар өчен.
Өйләр басыла, сорау алына мәхкәмәләрдә,
Юк бер сәбәбе, имеш, берәүләр мәсхәрәләнә.
Тукай йорты туздырыла, мәктәпләр бетерелә,
Кушылдым мин залимнәргә, кирәк дип, бетерергә.
Чукындырыла сабыйлар, күңелем тыныч, шөкер,
Хафаланмачы йөрәгем, барчасына да төкер.
Тырышалар гали җаннар, сакларга татар телен,
Һич кайгырмыйм, кирәге юк ул телнең маңкорт өчен.
Түзмәде... «Җитәр!» – диеп кычкырды әманәт йөрәк,
Миңа кирәкми үле хисләр, миңа искесе кирәк!
Безгә кирәк туганлык вә мөлаем нурлы күзләр,
Алар мәхрүм  бу хисләрдән, аларга ят бу сүзләр.
Ян син, ян, ярсу йөрәгем, бишек көйләрем өчен,
Искесе кебек тип яңадан, күрсеннәр синeң көчең.
Миңа кирәк үз йөрәгем, кирәкми өркәк йөрәк,
Белегез, hәр татарда бар йөгәнсез миндәй йөрәк!
Күрегез, күп татарда бар ялкынлы бәйсез йөрәк! 

Фәнис Зыялы 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев