Логотип Идель
Әдәбият

КАБАТЛАНМЫЙ ХИСЛӘР ДИЛӘР, Ә МИН...

Рәдиф Кашапов шигыре

* * *
Кабатланмый хисләр, диләр, ә мин 
бокалыма сагыш өстәдем.
Яр буена басып, чайкаласың.
Аккош, йөрәк, соры күлмәгең...
Мин яман шеш түгелдер,
артык салкын җилдер генә.
Мин үземә шулкадәр күп бик элдем,
әйләндем хәтер тулы күпергә.
Төшләр күренми, артык болытлы көннәр.
Шиңә абагалар, сиреньнәр, иреннәр.
Берәр кайчан бөтен утлар сүнәр.
Кабатланмый хисләр, диләр...

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев