Логотип Идель
Әдәбият

Каһвәле синле мин

Чын шагыйрьнең кесәсендә һәрчак каләм, Чын артистны аерып булмый сәхнәдән. Башка кеше сиксән процент судан торса, Хыялыйлар йөз процент тора каһвәдән.

Эльвина Миңнуллина

Чын шагыйрьнең кесәсендә һәрчак каләм,

Чын артистны аерып булмый сәхнәдән.

Башка кеше сиксән процент судан торса,

Хыялыйлар йөз процент тора каһвәдән.

МЭМ


– Фирүзә, син – капучино. Шундый ук йомшак һәм тансык. Тәмен белер өчен күбеген эчеп бетерергә кирәк. Яратам капучино... – дип, дәрестән укытучы чыгып торган арада сүз югында сүз булсын өчен, кисәк кызыклыга охшап торган сүзем башладым. Фикерләремне туплаган арада инде суынып өлгергән каһвәмне йотып куйдым да дәвам иттем.     
– Ә син, Алия, латте. Башта шундый татлы, эчә торгач әчкелтем тәме сиземләнә башлый...
– Ә мин, ә мин кем, Әдилә? – дип кызыксынып сорады Раилә.
– Ә син, Раилә, старбакс кофесы. Шундый ук буй җитмәс, – дип көлемсерәп куйдым ниндидер «каһвә фәннәре белгече» сыман.
– Кара әле син аны нәрсә дип тора, – үпкәле караш белән елмайды дустым. – Ә үзеңне соң нинди каһвә белән чагыштырырсың?

Бу сорау көтелгән иде, тик мин аңа (ни гаҗәп) җавап таба алмадым.

– Ә мин үземне кайвакыт кайнаган су итеп кенә хис итәм...
– Ничек инде? – дип безне кырыйдан гына күзәтеп утыручы Ләйсән кинәт сүзгә кушылды.

Үземнең нәрсәгә шулай җавап бирүемне үзем дә аңламадым. Бугай. Сорауны ишетмәмешкә сабышып утырган арада, дәрескә инглиз теле укытучыбыз Алсу Хәлиловна да кереп җитте.

– Бүген бер кызыклы темага сөйләшәчәкбез, – диде ул һаман да үз уйларына бирелеп.
«Нинди тема икән инде тагын?» дигән сорау туды бездә. Алдагы дәрестә «Инглизләрдә гореф-гадәтләр» темасы иде, бу юлы моннан ким түгелдер.  
– Бүген каһвә турында сөйләшербез! – дип, укытучыбыз фаразларга бирелгән мизгелне кисәк кенә бозып та куйды.
– Нинди каһвә инде тагын, уф, – дип канәгатьсезлекләрен белдерде Лилияләр икәүләшеп.

Инзилә белән Рената, гомумән, «дәрестә түгел» иделәр. Ә Фирүзә үз гадәте буенча, «кызыыыык» дип кенә сузып куйды. 

Чынлап та, ул бик кызыклы иде. Мин артык тәэсиргә бирелүчән һәм сөйләргә ярата торган кеше буларак, әлеге дәресне, төркемдәшләрем белән үткәргән кызыклы аралашуны дустым Дилүскә бәйнә-бәйнә сөйләп кайттым. Тулай торак чатына җиткәч, көтмәгәндә бу миннән:

– Үзең нинди каһвә булдың соң инде нәтиҗәдә? – дип сорап куйды. 
– Минме? Ә мин белмим... Төрле вакытта төрлечә инде... – дидем мин чарасызлыктан.
– Ә мин беләм. Син – раф! Баллы сироплы раф, – дип куйды әңгәмәдәшем.
– Ә нигә раф? – Миңа кинәт кызык булып китте.
– Раф... чөнки ул татлы, йомшак. Каймак салсаң, бөтенләй дә тәмле әлеее, – дип көлемсерәп куйды Дилүс. 

Шул нотада таралыштык. Тик башымдагы мең дә бер уйның мине калдырырга исәпләрендә дә юк иде сыман. «Ярар, раф булсын ди. Ә син кем соң минем өчен, Дилүс?!» Шушы уйлар белән ничек йокыга киткәнемне дә сизмәгәнмен.  

Каһвә темасына тирәнтен кереп киткәч, башымда Дилүсне каһвә төрләре белән чагыштыра башладым. «Билгеле, ул табигате белән йомшак булган капучино түгел. Латте, раф, эспрессолар читтә торып торсын. Ә бәлки...» –дип каһвәханә киштәсендә озак кына сайланып торгач, баристага эндәштем:

– Миңа бер маккиато. 

Шушы каһвәне инде күптән алып карармын дигән идем. Ниһаять, алдым. 
Ниһаять, таптым...

2020 ел

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев