Логотип Идель
Әдәбият

КАЙТУ

Балык Бистәсе районы Балтач авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музей-салоны ачылды.

Балык Бистәсе районы Балтач авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музей-салоны ачылды. Әлеге вакыйгада Шагыйрь үзе, гаиләсе, туганнары, якташлары катнашты. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Президент каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, халык шагыйре Зиннур Мансуров, РСФСРның халык артисты Равил Шәрәфиев, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов һ.б. котлау сүзләрен ирештерде. Равил аганың хезмәттәшләре – ТАТМЕДИА ширкәте җитәкчеләре, мөхәррирләре, журналистлар тулы бер автобус килгән иде. Шырпы төшәргә дә урын булмаган музей ул көнне Шагыйрь иҗатын яратучыларны кабул итте.   


Моннан берничә ел элек, Равил ага Фәйзуллин белән ул туып үскән авылга – Балык Бистәсе районы Юлсубино (Балтач) авылына кайткан идек. Башта аның исемен йөрткән мәктәпкә кердек, андагы музей белән таныштык (ул чакта борынгы экспонатлар белән шыплап тулган төбәкне өйрәнү музее иде әле ул). Аннары ул яшәгән нигезгә аяк бастык. Көз көне иде. Сары яфракларын гына түгел, эре һәм тәмле алмаларын коеп утырган карт алмагач ябалдашлары астында сөйләшеп утырганда Шагыйрьнең сагыш тулы җанын тоеладым. Авылдан киткәненә алтмыш еллап вакыт узган. Инде өч буын алмашкан... 

«Без утырткан бакча бит бу! 
Юкәсе дә каены да...
Еллар үткәч кайткан идем – 
таныйм да, танымыйм да...»

КӨРӘШЧЕЛӘР ЗАТЫННАН

2023 елның тешне сындырырлык салкыннары бераз басылган көннәрдә, төгәлрәге, 12 гыйнварда Балтач төбәгенә яңадан юл тоттык. Куанырлык хәлләр бит: без булган мәктәптә Равил Фәйзуллинның музей-салоны ачылды! Экспонатларының күбесе таныш: шагыйрьнең Аккош күлендәге дачасына үзебез эшләгән ТАТМЕДИА вәкилләре белән бергәләп баргач, һәркайсын тотып карап, кайберләре белән селфи ясап, иң мөһиме, Равил абыйның үзе белән аралашып кайткан идек.  Менә якташларына сөенеч! 

Шәп музей килеп чыккан! Экскурсияне Лаеш төбәгенең Державин исемендәге музее директоры Фәридә Мортазина үткәрде. Беләбез инде без аның иң-иң-иң кызык фактлар белән шаккатырып сөйләргә оста шәхес икәнен. Баксаң, әлеге музейны оештыруда аның да өлеше кергән, экспозицияләрне урнаштыру тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашкан. Кунакларга аеруча язучының өстәле кызыклы булды кебек, аның артына кем генә утырып карамады. Яшьрәкләр өчен язу машинкасы антиквар экспонат тоелгандыр: компьютер да түгел, телефон да, ничек баскан да, ничек төзәткән диештеләр... 

Балтач мәктәбе гөр килде ул көнне. Шагыйрь якташы булу зур дәрәҗә инде ул, шул ук вакытта зур җаваплылык та. Менә сыйныф җитәкчесе Наилә Каюмовна истәлекләре. (Урта мәктәпне тәмамлагач, аның язып биргән характеристикасын тотып, Равил Фәйзуллин университетка, кабул итү комиссиясенә алып килә. Анда: «Староста булып, классны бер йодрыкка җыясы урында, эшне үз агымына куйды» дип язылган була.) «Без мәктәптә эшләгән елларда – моннан алтмыш еллар элек була иде ул – Татарстанда Кызыл Йолдыз дигән район бар иде. Үзәге – Котлы Бөкәш. Анда урта мәктәп! Калган авылларда башлангыч һәм сигезьеллык мәктәпләр. Теләге булган сәләтле укучылар, үзләрендә сигез сыйныф тәмамлагач, әнә шул урта мәктәпкә укырга йөрделәр. Равилнең авылы Юлсубино Котлы Бөкәштән унике чакрым. Йөреп укырга кирәк… Авыл балалары менә шундый шартларда укыдылар. Нужа күреп үскәнгә күрә, укуның кадерен белеп укыдылар да инде алар! Шулар арасындагы Равилнең, хәзер инде атаклы Равил Фәйзуллинның укытучыларының берсе буларак, чиксез горурланам. Һәр язганын укып барам. Аның уңышларын үз уңышларым дип, күңелем белән сөенеп кабул итәм...»

Бүген Балтач мәктәбендә 25 бала белем ала. Әйе, балалар саны монда да кимегән... Ләкин араларында Равил Фәйзуллиннар үсәр дигән өмет юк түгел. Туфрагы бик уңдырышлы бит Балык Бистәсенең. Музейда шушы төбәктән чыккан танылган шәхесләргә дә урын бирелгән. Тулы бер экспозиция. Аның өчен дә сөендек. 

Аннан тагын бер кат авыл белән таныштык. Мәчеткә кереп, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазен дә тыңларга насыйп булды. Матур бит авылыгыз, Равил абый? «Авылдашлар» дигән язмагыздан җавап укыйм: «Атаклы, зур дәрәҗәле кешеләрнең безнең тирәлектән, безнең мохиттән чыгуын балачакта күзалдына да китерә алмый идем. Үсә төшкәч, белем эстәп, байтак мәгълүмат һәм тәҗрибә туплагач, фикер үзгәрде. Мәшһүр затлар Күкләрдә яралмыйлар икән бит! Аларның күбесе буразнадан – иген-чәчле, мал-туарлы авыл җиреннән чыгып күтәрелгәннәр ләбаса! Еллар үткәч, шуны төшендем: безнең якта да сәләтле, талантлы кешеләр шактый икән бит!..»

Бу музейның гомере озын, дәрәҗәсе киң, нәтиҗәсе милләт файдасына булсын. Туган төбәгегезгә кабаттан шулай бергә кайтырга язсын, Равил ага! 

Автор фотолары 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев