Логотип Идель
Әдәбият

ҮКЕНЕЧЛЕ СӨЮ...

Сания Хәсәнова шигыре

Сания Хәсәнова шигыре

Озатканда аны кул болгадым,

Күз яшьләрем түктем -

                               түзмәдем.

Җан яраткан, күңел

                               сөйгән ярның

Эзләренә кадәр эзләдем.

Күз яшьләре тәгәрәгән саен

Сагышларым җанга урала.

Өлешеңә тигән көмешең, дип

Акыл гына башка уй сала.

Мәхәббәттән хасил булган яра

Актарыла, өзә үзәкне.

Ә йөрәккә бер күрешү җитә -

Йөрәккә бит акыл кирәкми!

Яр буена килсәм,

                         гөлләр өзсәм -

Елга ташый текә ярыннан.

Әллә шулай

Үкенечле сөю

Гафу үтенәме җанымнан...

Идел, №5 2006 ел.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев