Логотип Идель
Әдәбият

Хәреф эзлим

КАЛӘМ чыга әлифбаның чикләреннән, Китапларда язылмаган хәрефләрдән, Ташлы йөрәкләргә бәреп керә. КАЛӘМ керә Без бикләгән ишекләрдән.

Рүзәл Рушан улы Әхмәдиев 1989 елның 3 апрелендә Аксубай районы Шәрбән авылында туган. Казан төзелеш көллиятен һәм Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Хәзер – журналист, «Татарстан  Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә хезмәт куя. Шигырьләр яза. 


КАЛӘМ

I
КАЛӘМ чыга әлифбаның чикләреннән,
Китапларда язылмаган хәрефләрдән,
Ташлы йөрәкләргә бәреп керә.
КАЛӘМ керә
Без бикләгән ишекләрдән.
 
КАЛӘМ сыза уч төбеңә акыл сырын,
КАЛӘМ урлый галәмнәрнең мең гасырын.
КАЛӘМ кисә палачларның муеннарын,
Хөкем үзе килә хаклык сорап, ә аннары
 
Солтан ясый ала исәр көтүчедән,
Аерганы була алмас мәңге бердәм,
КАЛӘМ белә айның төнге нахакларын,
АНЫ тоткан түләр әле ясакларын.
 
II
Буталчыктан ачыклыкка – өтер, сызык.
КАЛӘМ юлы нурсыз урман, сазлык.
УЛ мәрхәмәт, УЛ бәрәкәт диндарларга,
УЛ – сыртыннан чөйгән кара юрга.

Кяферләрнең иман дигән әфьюннары,
Көчләнәчәк саф кызларның еш тыннары.
УЛ командир,
Туганнарын атарга дип рәткә тезгән
Гади солдат,
Әсир качыручы ак кәгазьдән.

Күңелеңә төбәп аткан чәчәк,
Ике башлы, симез киләчәк.
Залим тудырачак карыннарга
Очлы башы белән УЛ төртәчәк.
 
III
Күңлең асты казылмасын алып,
Тутырачак анда КАЛӘМ үче.
Төшләреңә кергән рәсемнәрнең
Төсен елый-елый тигезләүче.
 
КАЛӘМ дәшсә, аяк киемеңә
Тузан кунар, тапкырланыр кайгың,
Даһи булыйм дисәң, чикне сыза
Үпкә каны белән яшь Тукайның.

Кайдан килә сагыш?
Ямаулы күлмәктән,
Тузанлы киемнән
Минем нәселем – өметләр иленнән!
Үлемсез кораллар
Күмердә чыныга,
«Сау бул» сүзеннән башларым тилергән.
 
Булырбыз килмешәк,
Бу юлы җиңелсәк.
Ни өчен? Сорарбыз җилләрдән.
Нәрсә мөһимрәк:
Акыл йә йөрәк?
Кулъязмалар яна. Сүнмәгән.
 
Кадамагыз шул
Энәләрне. Ул
Төн – минем өлкән абый.
Күзләремдә дым –
Елап кылыч койдым,
Калган көннәремне саный.
 
Рөхсәт бирсәң,
Раббым, исәп
Аксак каеннарны кочарга.
Кайда йөргәнен
Канатлы төннәрнең
Ятып тыңлар идем ярда.
 
Үлемнән куркыныч –
Сөю! Әй, кылыч,
Калкан эзлимме, әйтче?
Туңган суга басып,
Бозлы йөрәк асып,
Мин – җилгә каршы йөгерүче.
 
Гранит чатнаганда,
Күрше чатта гына
Йолдызлар туй уйный ди күктә.
Энҗе-мәрҗән белән
Уратылган муен
Безне хөкем итәр башны йөртә.
 
Учлардан сибелгән
Ком, тузан ителгән.
Милләтем, син кайда адаштың?
Кайсы гасырда?
Чүлдәме? Җырда?
Кайдан килә сагыш? Тын...

 

Исән...

(татар теле монологы)
Әгәр дә сез моны укыйсыз икән, 
Димәк, минем хәлем мөшкел, белегез...

1
Дәреслекләр төрмәсендә гомер сөрәм,
Хәятем дә буыннарга сабак өчен,
Күчерүче «галимнәргә» ләгънәт укыйм,
Зинданнарга – әлифбага, япкан өчен.
(Исемнәрен тышлыкларга язар өчен.)

ҖӨМЛӘләрем инде җуйдым, тузан сулап,
ИСКӘРМӘләр КАГЫЙДӘгә ачты сугыш.
ИҖЕКләрдән корган кирмән ишелгәчтен,
Әсирлектә булыр ахры соңгы сулыш.


Мин – улларын исән килеш күмгән ана,
Күзләремнән милләтемнең каны тама.
Үткәннәрем – палачыма авыр ХӘБӘР,
ӨНДӘҮләрем СОРАУларга әйләнделәр.

Боералмый, эш күрсәтми минем ФИГЫЛЬ,
Мин күптәннән үз-үземә ИЯ түгел.
Гашыйк САНнар аулак өйдә танышмыйлар,
СЫЙФАТларым ИСЕМнәргә ябышмыйлар.

ЯЛГЫЗЛЫКлар такталарда түгел ялгыз,
ЧЫГЫШ юктыр, УРЫН-ВАКЫТ булды ялгыш,
ТӘМАМЛЫКлар тәмам итте язмышларын,
Китап саен алдадылар, мең ышандым.

ҖӨМЛӘ капчыгыннан төште СҮЗТЕЗМӘләр,
ҖӘЯЛӘРем аталмаган килде мәлләр,
Җилләр куа СЫЗЫКЧАлар көтүләрен,
Тереләндермәдең мине
Юкка ТӨРЛӘНДЕРдең. 

СҮЗЪЯСАГЫЧ сүз ясамый – ХӘЛсез алар,
Шагыйрьләрдән качып китә КУШЫМЧАлар,
АНЫКЛАГЫЧ айнык түгел, килгән идем,
Мин БАШ КИЛЕШ калганмындыр дигән идем. 

Баш түгел шул күптән – тиран ИЯРЧЕНе,
АВАЗларым тамакларда тиз череде. 
Сезгә түгел таныш ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕм 
Мондый язмыш, Раббым, нигә билгеләдең?

САНсызлыкта көн күрүнең серен өйрәт,
Тик шулай да гаҗәп әле минем хәят.
Мин кыйналам, көн дә сыкрый суккан ТӨШЕМ,
Мин тутыккан балта сыман, бетте эшем.

3
Бу шигырем НОКТА түгел – бары ӨТЕР.
Хәтеремне каныгыздан кемнәр сөртер?
Төпчек углым, зарларымны тыңласа да. 
Булышырга көче җитмәс, аңласа да.

Булышырмы АССЫЗЫКлап кычкырулар,
Үз ЗАТларым акрын-акрын телне урлар,
КУШТЫРНАКлар битне тырный – калды бер эш.
Мондый тормыш яшәү түгел, бары РӘВЕШ.


Кайдан килә сагыш?

Ямаулы күлмәктән,
Тузанлы киемнән
Минем нәселем – өметләр иленнән!
Үлемсез кораллар
Күмердә чыныга,
«Сау бул» сүзеннән башларым тилергән.
 
Булырбыз килмешәк,
Бу юлы җиңелсәк.
Ни өчен? Сорарбыз җилләрдән.
Нәрсә мөһимрәк:
Акыл йә йөрәк?
Кулъязмалар яна. Сүнмәгән.
 
Кадамагыз шул
Энәләрне. Ул
Төн – минем өлкән абый.
Күзләремдә дым –
Елап кылыч койдым,
Калган көннәремне саный.
 
Рөхсәт бирсәң,
Раббым, исәп
Аксак каеннарны кочарга.
Кайда йөргәнен
Канатлы төннәрнең
Ятып тыңлар идем ярда.
 
Үлемнән куркыныч –
Сөю! Әй, кылыч,
Калкан эзлимме, әйтче?
Туңган суга басып,
Бозлы йөрәк асып,
Мин – җилгә каршы йөгерүче.
 
Гранит чатнаганда,
Күрше чатта гына
Йолдызлар туй уйный ди күктә.
Энҗе-мәрҗән белән
Уратылган муен
Безне хөкем итәр башны йөртә.
 
Учлардан сибелгән
Ком, тузан ителгән.
Милләтем, син кайда адаштың?
Кайсы гасырда?
Чүлдәме? Җырда?
Кайдан килә сагыш? Тын...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев