Логотип Идель
Әдәбият

Хыял җилкәне

Мин хыялый, күктә йолдыз саныйм. Кырыс була беләм кайчакта. Таштан каты йөрәк дисәләр дә, Бер җылы сүз эзлим тансыкта.

Ләйлә Фәнис кызы Әлимбәковага – 20 яшь. Тумышы белән Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылыннан ул. Хәзерге вакытта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле һәм инглиз теле укытучысы белгечлегенә белем ала. Бөтенрусия «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә I дәрәҗә (2017 ел) һәм III дәрәҗә (2019) лауреат булган.  Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия стипендианты. 

    ***
Түземлекнең чиге кайда икән?
Шушы сызык әгәр кичелсә,
Гафу итәрсеңме?
Итәрсең дә –
Синең яктан зәһәр җил исәр.
Үпкәләмәм.
Тик гарьләнер бәгырь сүзеңнән.
Ике чиктә йөреп, ятим кебек,
Мин үзгәрдем.
Усалландым, ләкин мин исән.
Исән! Димәк, сизәм?
Күз карашы җитә кайчакта.
Сүзсез генә атлап киткәндә дә
Ярсый бала
Күңел дигән ялгыз чатлыкта.
Туктат әйдә, тартма сабыр дилбегәсен –
Килеп җиттек ахры чигенә.
Менә мин дә,
Мәңге баш имәс җан,
Аңлавыңны синнән үтенәм.

    
    
    ***
Мин хыялый, күктә йолдыз саныйм.
Кырыс була беләм кайчакта.
Таштан каты йөрәк дисәләр дә,
Бер җылы сүз эзлим тансыкта.
Мин хыялый, могҗизалар көтәм,
Килеп чыгар димен чатлыктан.
Үзем уйлап тапкан ялган уйлар
Калдырыр микән шушы сайлыкта?
Мин хыялый идем, күкне гиздем
Йолдызларны җыйдым кочакка.
Җиһан явызлыгы кырыслатты:
Хыялларым яна учакта.

    Галәм

Сагыш тулы күзләр, назлы күңел...
Диңгез сыман үзе сер саклый.
Көлеп җибәрүе җитә – эрим.
Сизгер йөрәк кенә һич сатмый.
Сагыш тулы күзләр алдаламый.
Туры карыйм: яшьләр йөгерә...
Сабыйдан да изге җаныгызны
Яралады икән кем генә?
Кояш нуры үтеп керә эчкә.
Сез кояштан мең кат җылырак,
Сез яктырак мең кат, сез көчлерәк...
Тик уегыз читтә, ул ерак.
Шифа эзләп карар идем ярагызга.
Юллар барлар идем, мин белсәм.
Галәм генә бүләк итә алмыйм, чөнки
Сез үзегез чиксез бер галәм!

    
    
    Кара диңгез

Синсезлектән качып, сиңа киләм.
Хисләремне салам хатыма.
Сагынулардан тасма үреп бирәм – 
Вәгъдәң белән генә алдама.
Янәшәмдә икәнеңне сизәм,
Буш сүзләрең изри һавада.
Кара диңгезеңә чумып йөзәм
Күз карашың отып алганда.
Мәхәббәт дип әйтмә, анысы түгел –
Бала-чага юлларыннан үткән.
Берәү каплап киткән дөньям күген
Син яктырттың хөрмәт белән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев