Логотип Идель
Әдәбият

КҮКРӘР ИДЕ КЕБЕК ИЛНЕҢ КҮГЕ

Ләбиб Лерон шигырьләре

Ләбиб Лерон шигырьләре

 СЕНТЯБРЬ СӨЯЛЕ
Төссез җәйдән көйсез көзгә кердем
– Төнгә әверелеп, өн үтте.
Чүгеп алды зәгыйфь ышанычым, 
Түнеп алды бәйсез өметем.

Күкрәр кебек иде илнең күге, 
Яшьнәр сыман иде яшене... 
Тук күләгә, кинаяле көлеп, 
Өркәк илне күздән яшерде.

Аю кыяфәтле битлек киеп, 
Кемдер яшергәндә үз йөзен, 
Авызыннан кемдер кош очырды, 
Һәм качырды кемдер үз-үзен.

Әләм итеп кемдер ялган чөйде, 
Сөялемә басты кайсыдыр... 
...Кыйшайганын күреп, турайтканда, 
Сынып төште суга ай сыны.

Кемдер күккә бүрткән борчак сипте, 
Кемдер шуны, чутлап, чүпләде... 
...Төн яктысы төшкән сукмаклардан 
Җил очырды кәгазь чүпләрен...

...Өнсез калган төннән көнгә кердем – 
Җанга әверелеп, таң узды...
...Шулчак Кемдер Күктән сөялемә 
Тамчы-тамчы дару тамызды.

9 сентябрь, 2019 ел

ТЕЛЕВИЗОР КАРЫЙ МИНЕМ УЛЫМ


Телевизор карый минем улым, 
Утырган да диван кырына.
Бүтән телдә булган җыр кирәкми –
Мөкиббән ул татар җырына.

Татар җырын тыңлый минем улым! 
Читтән карап торам мин аңа:
Көй җаена селкенгәләп ала,
Күз төшереп куя миңа да.

Киносын да карый минем улым, 
Тик татарча булсын кино да. 
Андый чакта син борчыма аны, 
Комачаулый күрмә син аңа.

Сабыйлар күк шатлана ул кайчак, 
Кул чәбәкләп ала кайвакыт. 
Телевизор карау өчен һәрчак 
Көтеп кенә тора җай вакыт.

Кабыза да, сүндерә дә белә, 
Җәлт-җәлт баса пультка – шомарган... 
...Татар җырын тыңлый... телсез улым, 
Гаҗәпләнеп торам шуңарга.

9 октябрь, 2019 ел

  КАРТ ҖЫРЧЫ МОНОЛОГЫ

Җыр көтмәгез миннән, кардәшләрем, 
Җырлатмагыз мине бүген сез. 
Миндә бүген җыр кайгысы түгел. 
Авыр уйлар басты. Күңелсез.

Көннәр генә түгел, күңелем дә 
Көз шикелле бүген – болытлы.
 Сөенәлмим бер дә, куаналмыйм, – 
Шатлык барын гүя оныттым.

Күңелемә кайчан кояш төшәр? 
Кайчан кояш мине җылытыр? 
Күтәрәмгә калган чакта телем, 
Җырлый алмыйм яңа җыр отып.

Ялган үзе хуҗа булган илгә 
Ышанычым беткән бер мәлдә,
 Кемгә таяныйм соң? Ничек яшим 
Дөнья дигән бу тар бүлмәдә?

Кабат-кабат тыңлыйм Сәйдәшемне, 
Кабат-кабат укыйм Тукайны...
Үз баласын үгисеткән илнең
Якты киләчәге юк аның.

Җир кадере белән җыр кадере 
Кадерсезгә чыккан заманда, 
Өметләрен җуйган бәндәләре 
Ничек яши әле һаман да?

Ил кадәре илнең кадере юк – 
Кадерсезгә чыктык ил белән. 
Күтәрәмгә калган хәлсез илне 
Күтәрәлмәм инде мин генә.

Күпме ут-су кичтем...
Исән калдым –
Сират күперләрен кичеп тә! 
– Җырла, дисез...
Ә мин җырлый алмыйм...
Ә җырларга кирәк... ничек тә.

8 октябрь, 2019 ел

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев