Логотип Идель
Әдәбият

КОЛ ГАЛИДӘН ПОПУЛЯРЛЫК СЕРЛӘРЕ

Әдәбият дәресләрендә укый торган әсәрләрнең берсенә 790 ел тулды.

Шактый зур сан, шулай бит? Ә тагын ун елдан без ул китапның 800 еллыгын да бәйрәм итәчәкбез. Музейлар, театрлар, китапханәләр һәм фәнни оешмалар 2033 елда булачак тантанага бүгеннән әзерләнә башлады инде. 2033 ел килеп җиткәч, «Идел»нең бу санын яңадан ачып укырбыз да, фаразларыбызның хаклыгы-хаксызлыгы турында бәхәсләшеп алырбыз. Ә хәзер юбиляр белән танышыйк: «Кыйсса-и Йосыф», Кол Гали. 1233 елның 12 маеннан – чиксезлеккә кадәр.

150 ТӨРЛЕ КИТАП

Йосыф турында кыйсса борынгы татар әдәбиятының гына горурлыгы түгел. Йосыфның Библиядә һәм Коръәндә искә алынган пәйгамбәр булуын беләсез. Ул, чыннан да, бик танылган персонаж. Дөнья әдәбиятында Иосиф/Йосыф турында язылган поэмалар һәм романнар саны йөзләгән, ә әгәр тагын опера һәм балетларны, спектакльләр, фильмнар, мультфильмнар, сериаллар һәм хәтта мюзикл иҗат ителгәнен искә төшерсәк… Бер мөселман дөньясында гына да Йосыф яки Йосыф-Зөләйха турында 150ләп әдәби әсәр иҗат ителгән. Шуларның 45е – төрки телләрдә. Әмма безнең «Кыйсса-и Йосыф» барыбер уникаль булып кала.

300 ТӨРЛЕ КУЛЪЯЗМА

Йосыф китабының татарларда 300ләп борынгы кулъязмасы сакланып калган. 1839 – 1918 елларда исә әсәр Казандагы татар нәшриятларында басма китап буларак 80 тапкыр нәшер ителә. Кулъязмаларның географиясе исә искиткеч киң. Аларны туплар өчен махсус экспедицияләр оештырылган. Безгә кадәр барып җиткән иң борынгы күчермәләр Дрезден белән Берлинда саклана, алар XVII-XVIII гасырларга карый. Гомумән, шундый күзәтү бар: татарлар кайсы якка күчсә, шул якта Йосыф китабы да пәйда булган. 1824 елда Габдерәхим Утыз Имәни төрле кулъязмаларны берләштереп, тәнкыйди текстны булдыра. Хәзер безгә билгеле текст та шуннан алынган. Утыз Имәни бу текст хакында бер дә аптырап тормыйча, турыдан-туры: «Бу нөсхәне укыгыз, калганы сезгә кирәкми», – дип язып калдыра.

КОЛ ГАЛИДӘН ПРОГРЕССИВ ИДЕЯЛӘР

Кайбер әдәбият белгечләре ассызыклаганча, «Кыйсса-и Йосыф»та бер хатынга гына өйләнеп, аңа тугры булып яшәүнең өстенлеге дә күрсәтелә. Игътибар итегез: Йосыф белән энесе Ибне Йәмин бер ата һәм анадан, ә башка абыйларының аналары бүтән. Ә Йосыфның исә балалары бары тик Зөләйхадан гына. Бу үзенчәлек беренче чиратта Кол Гали текстына хас, башка халыкларда моңа игътибар бирелми. Болгар дәүләтендә, күрәсең, моногам гаиләнең абруе зур булгандыр. Безнең Йосыф Зөләйха вафат булгач та башка өйләнми, балаларын үстерү белән мәшгуль була. Өстәвенә, бу – чын романтика. Татар бәхете ул тигез картлыкта бит инде. Ромео белән Джульетта яисә Ләйлә белән Мәҗнүн фаҗигаләре безгә ник кирәк инде? Дөньяда трагедиясез дә яшәп була. Йосыф китабы дөньясында исә тормышны төбеннән аңлап, Аллаһка, ата-анага, ил-халыкка тугрылык саклаган кешенең Зөләйхага карата аңлы мәхәббәте үрнәк итеп күрсәтелә.

ЙОСЫФ – ИДЕАЛЬ ҖИТӘКЧЕ

Төркиләр – дәүләтле халык. Безнекеләрне һәрвакыт идеаль хаким һәм халык мәсьәләсе борчый. Күлтәгиннән алып бу көнгә кадәр булган әсәрләрдә бу тема калкып ала. Йосыф турында язылган йөзләгән әсәрдә аның Мисыр хакиме булуы бездәгечә тасвирланмый. Хәтерлисездер: Кол Галидә Мисыр мәлиге Рәййан, Йосыфның акылын һәм хикмәтен аңлап, тәхетен аңа калдыра. Бу нәрсә дигән сүз? Акыллы кеше үзенең кимчелекләрен аңлап, вазифаны үзеннән сәләтлерәк һәм булдыклырак кешегә тапшыра ала. Йосыф идеаль җитәкче буларак тасвирлана. XIII гасыр кешесе өчен камил дәүләт башлыгы нинди була? Җитәкчеләргә карата иң төп таләп – гадел булу. Моңа ике критерий бар: ул гади халыктан күтәрелгән, авырлыклар кичергән ярлыга да, байга да тигез карый.

КОЛ ГАЛИДӘН ПОПУЛЯРЛЫК СЕРЛӘРЕ

Йосыф китабының халык арасында популяр булуы очраклы түгел, әлбәттә. Теле гасырлар үткән саен катлаулырак булып яңгыраса да, аны барыбер көйләп һәм яттан укуны дәвам иткәннәр. Сере бик гади. Китапта идеаль сюжет һәм популяр.

китап өчен кирәкле барлык өлешләр бар: тылсым (әмма бу Һарри Поттердагы сыман әфсен-сихер түгел) мәхәббәт (әмма бу Ромео-Джульетта тарихындагыча гади мәхәббәт түгел) сабырлык тарихы (әмма бу «Домашний» каналындагы мелодрамалардагыча түгел) маҗаралар (ләкин Джеймс Бондтан кәттәрәк бу) Иң мөһиме шул: китап тугрылык турында. Кеше һәрвакыт тугрылыкның һәм дөреслекнең җиңүе турында хикәяләргә мохтаҗ. Йосыф китабы безнең дистәләгән буын бабаларыбызга яшәү көче һәм өмет бүләк иткән. Сүз уңаеннан, Кол Гали бу китапны бөтен кеше дә аңлый алмаячак дип үзе әйтеп куя. Укып карагыз әле: Гәүһәр – таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмас, Тикмә кеше гәүһәр кадерен аңлый алмас, Бу нәзымның кадерен һич ахмак белмәс, – Гакыллылар тыңлар, аңлар, белер имди.

КОЛ ГАЛИ – ӘДӘБИЯТ ЙОЛДЫЗЫ

Күпме генә тырышсак та, бөек поэманы язган шагыйрьнең чынлыкта кем булуын без белеп бетермибез. Аның исеме Гали булган. Ул Болгар дәүләтендә туган һәм яшәгән, шунда иҗат иткән. Хәлбуки, галимнәрнең башка версияләре дә бар. Аның яшәгән еллары да безгә төгәл мәгълүм түгел. Поэманың ахыргы өлешендә автор текстның тәмам булу датасын һиҗри белән 630 елның 30 рәҗәбендә дип билгели. Бу дата 1233 елның 12 маена туры килә. Ләкин монда сүз тулыландырылган, камилләштерелгән версия турында бара. Белгечләр фикеренчә, әсәрнең беренче версиясе 1212 елның 9 декабрендә тәмамланган булса кирәк. Ә инде авторның туу датасы дип 1183 ел күрсәтелә. Бу исә шартлы дата гына.

Гасырлар үткәч, Кол Галинең абруе бигрәк тә үсеп китә. Аның үзе турында да легендалар барлыкка килә, ә Таҗетдин Ялчыгол аның шәҗәрәсен үзе һәм Сократ белән тоташтыра. Әлбәттә, Кол Гали грек фәлсәфәчеләре белән туган түгелдер, әмма узган буыннар өчен аның дәрәҗәсе, әһәмияте нәкъ Сократ белән Платонныкы сыман ук. Кол Галигә Казанда һәйкәл куелды. Быел алдынгы татар яшьләре ул һәйкәл янында шигырьләрен дә укый башлады.

Айдар Шәйхин,
Татар китабы йорты директоры

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев