Логотип Идель
Әдәбият

Коймак (Хикәя)

Бусагамны гына атлап чыктым – тагын яңа пешкән коймак исе килеп бәрелде. Кызык, кем пешерә икән аны? Күз алдына төрлесе килә: бу бездән өлкәнрәк курсныкыдыр, шәһәр тормышына ияләшкәндер дә хәзер өй коймагы белән сыйланасы килгәндер. Бәлки, укытучыларның берседер. Әллә аш бүлмәсенә кереп чыгарга микән?

Безнең тулай торак, иске, алтмышынчы елларда җиде катлы кирпечтән төзелгән йорт булып, Национальная урамы, 9 адресы буенча урнашкан. Соңгы катның яңа канатында без – Югары әдәби курс студентлары торабыз.

Хәтерлим әле: бүлмәгә урнашканның икенче көнендә тәмле коймак исенә уянып киттем. Йокыдан айнып җитмәгән килеш, хәтта үземне туган йортымда дип уйладым. Борынымны тәмле коймак исе кытыклый, һәм хәзер мин, торып, аш-су бүлмәсенә керәм, әни янына утырам да «кояш түгәрәкләре»нә каен җиләге кайнатмасын ягам. Әни сөтле куе чәй ясап бирә дә майлы табадагы «кояш түгәрәкләре»н әйләндерергә дип сикереп тора, ә мин, кайнатмалы «кояшым»ны кабып, кайнар чәй эчәм...

Ә өнемдә – тулай торакның ярым буш бүлмәсе, кубып беткән өстәл, аяклары какшаган урындык, аркамны авырттырып бетергән каты сеткалы солдат караваты. Өстәвенә кичә безнең укулар соң бетте, мин кичке ашны ашап та тормыйча йокларга яттым, шуңа эчем әллә кайларга ишетелерлек итеп кычкыра иде.
Шул вакытта колакка ниндидер тавыш ишетелде. Ул якынайганнан-якыная барып, тулай торакның коменданты Васильевнаның тавышы аермачык булып ишетелә башлады.

– Кер юу бүлмәсенең ачкычын кайсыгыз алды? – Яңа килгәннәргә шакып йөри, күрәсең, чөнки күптән яшәүчеләрнең куелган кагыйдәләрне бозмаганнарын белә. 
Мин үз чиратымны көтем ятам. Ярты минут та үтми, Васильевна безгә шакый.
– Кер юу бүлмәсенең ачкычын сез алдыгызмы? – Тупас итеп сорый хуҗабикә.
– Юк, мин түгел, – дим, мөмкин булганча кычкырып. Ишетмәгән бугай, тагын ишек кагып, соравын кабатлый. Мин тагын да кычкырыбрак җавап бирәм. Үзем, нишләп шулай сорап йөри, запас ачкыч юк микәнни, иртүк бөтен кешегә шакып йөрергә кирәкмени инде, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, сәгатем әле җиденче яртыны гына күрсәтә иде. Бик сәер бу.

Шулвакыт ашказаным тагын да катырак кычкыра башлады. Йокым бөтенләй ачылса да, яңадан яттым, әмма юкка булды бу. Торып йомшак халатымны кияргә туры килде. Пәрдәне ачтым, ә анда, урамда, машина тавышлары белән тулган яңа көн шаулый, кояш нурлары тәрәзәне коендыра. Ниндидер кош, кәрнизгә утырып, яңа көнгә җыр сузмакчы иде дә, әмма чыркылдап кына өлгерде – очып күздән югалды.

Урынымны җыеп, халат кесәмә юынгыч кирәк-яракларымны салып, юыну бүлмәсенә барырга җыендым. Бусагамны гына атлап чыктым – тагын яңа пешкән коймак исе килеп бәрелде. Кызык, кем пешерә икән аны? Күз алдына төрлесе килә: бу бездән өлкәнрәк курсныкыдыр, шәһәр тормышына ияләшкәндер дә хәзер өй коймагы белән сыйланасы килгәндер. Бәлки, укытучыларның берседер. Әллә аш бүлмәсенә кереп чыгарга микән? Бер генә күз белән булса да, бу игелекле эшкә карарга иде.

Төкерегемне йотып, юыну бүлмәсенә атлыйм. Анда да, әлеге яхшы күңелле хатын-кыз белән ничек сөйләшеп китәргә икән, дип, төрле юллар уйлап барам. Иртән плитә янында басып торган әниемнең сурәтен оныта алмавым, аш бүлмәсендә әлеге игелекле эшне башкаручы кеше начар кеше була алмый дигән фикеремне тагын да ныгыта. Мин чәйнек куярга барган булырмын да аның белән сөйләшеп китәрмен, туган ягым турында сөйләрмен. «Безгә, якутларга, коймак гадәти ризык кына түгел, ә яхшы рухлар белән аралашу ысулы да – яңа кеше туамы, йорт төзеләме, берәр якының ерак юлга җыенамы – без рухларны коймак пешереп шатландырабыз һәм кунакларны да коймак белән сыйлыйбыз...» – дип, болай гына сөйләгән булырмын, әңгәмәдәшем читләтеп әйткәнемне аңлармы – анысы аның эше... Бәлки, ул минем туган якларым белән таныштыр? Кем икән ул һәм кайсы яктан икән? Камырга нәрсәләр куша? Аннан мин аңа үзебезнең камыр кую тәртибен күрсәтермен. Сыйлармын да...

Бүлмәгә кайтышлый, миндә әллә ничә тапкыр аш бүлмәсенә кереп карау теләге туды, әмма үземне тыйдым. Коймак пешергәндә, сары түгәрәкләрне әйләндергәндә, нинди якты уйлар гына уйлаганымны искә төшердем. Ни өчендер еш кына җәй, печән өсте, әти, бабайның әтисенең туган аласы искә төшә иде. Балачакта кыш көне һәрвакыт шунда барасы килә иде, чөнки анда беркайчан да кыш булмый, кошлар да беркая китми, ә салкынча җил ел буе яшел яфраклар белән уйный кебек. Анда безнең яраткан өч каеныбыз, күлгә иелеп, шоп-шома судан күренгән үз чагылышларына үзләре сокланалар. Аласның көнчыгыш ягында кечкенә болын бар, аның артында, тау итәгендә, һәрвакыт күп булып, без җыя торган каен җиләге үсә. Бәрәч, миңа әни бер банка биреп җибәргән иде бит.
Бүлмәмә йөгереп кереп, чемоданымны чыгардым. Менә ул кайнатмалы банка! Төргәкне сүтеп, банка капкачын борып ачам – тулай торакның соры бүлмәсенә каен җиләге исе җәйне кайтара. Менә шә-әп! Әгәр дә аш бүлмәсендәге кеше белән бүлешсәм? Аның беркайчан да мондый гәҗәп нәрсәне татып караганы юктыр әле!

Кайнатманы чынаякка бушатып, түгелмәсен дип сак кына тотып, аш бүлмәсенә алып барам. Юлыма күршем – әле кичә генә Тывадан килгән тувалы Санмаа чыга. Бу калын толымлы кара күзле кыз миңа башта аралашмый торганга охшаган иде. Кайнатма салган кәсә тотып килгәнемне күргәч, ул ирексездән туктап калды. Миңа да аның яныннан үтеп китүе читен, шуңа:

– Исәнме, Санмаа! Бу – әни җибәргән каен җиләге кайнатмасы, – дидем.
– Каен җиләге?! Искиткеч! – Санмаа кечкенә кызлар кебек сикергәләде.
– Әйдә аш бүлмәсенә, анда кемдер коймак пешерә, – мин аның терсәгеннән тоттым. – Сездә каен җиләге үсәме?
– Әйе, үсә. Тувача каен җиләге честек-кат дип атала. Туктале! Мин, алайса, үзем белән кымыз алам, – Санмаа бүлмәсенә йөгереп кереп китте дә пластик шешә күтәреп чыкты.

Шунда каршыдагы бүлмәдән курсташым Ростислав чыкты. Ул өченче көн Кырымнан килде. 

– Слава, әйдә, безнең белән кухняга киттек, анда кемдер коймак пешерә. Хәзер бергәләшеп утырып ашыйбыз. – Аңышырга да өлгерергә ирек бирмичә, аны үзебез белән әйдәдек.
– Ах, әйдә, алайса, мин виноград һәм инжир алам, – Слава үз бүлмәсенә йөгереп кереп китте дә җиләк-җимеш белән тулы савыт күтәреп чыкты: – Хәзер безнең Кырымда виноград та, алма да, персик та өлгерде. Октябрьдә хөрмә өлгерә – шундый тәмле! – Слава баш бармагын күрсәтте.
– Сезгә – көньякта яшәүчеләргә рәхәт. Елның ел буе җиләк-җимеш ашыйсыз. Ә бездә алар үсми...
– Аның каравы сездә җәй икән – чын җәй, кыш көне чын кыш була! Ә без, көньяктагылар, аны төштә дә күрә алмыйбыз.
– Әйе шул, температура алышынып торганда, җиләк-җимеш ашап кына утыра алмыйсың! – дип елмайдым мин.
...Без берьюлы аш бүлмәсе ишеген ачып җибәрдек, ә анда! Күксел томан эчендә икенче курста укучы Коля йөри һәм сөлге белән ачык форточкага төтен куа.
– Нәрсә булды, Коля? – Ростислав, савытын куеп, ярдәмгә ашыкты.
– Менә ашарга пешергән идем... – Коля төтен чыгып торган табасына ымлады.

Шулвакыт әллә ниткән чинаган тавышлар ишетелде, янгын сигнализациясе датчиклары эшли башлады. Шундук мин көткән коймак тавы белән кайнатмалар елгасы, төтен булып, ачык форточкадан Мәскәү күгенә очты.

Колак очым белән безгә таба якынлашучы комендант Васильевнаның ачулы тавышын ишетәм. Санмаа елмая, Ростислав җиләк-җимешле савытын нишләтергә белми, ә Коля аш бүлмәсе уртасына баскан да, бернәрсә дә аңламыйча, төтенле табасын тотып тора.

Аграфена Кузьмина 

Наилә Зыятдинова тәрҗемәсе

 

Кузьмина Аграфена Гаврильевна (13.08.1985), прозаик, публицист, журналист. Саха (Якутия) Республикасының Яшьләр эшләре һәм гаилә сәясәте министрлыгы уздырган бәйгедә «Яшь язучы» номинациясендә җиңүче. Русия һәм Саха (Якутия) Язучылар берлекләре әгъзасы. Максим Горький исемендәге Әдәбият институтының Югары әдәби курсларын тәмамлаучы. Бер китап авторы 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев