-
Казанда «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.
-
Җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк
-
КФУда киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр
-
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Иртәгә юк мәңгелектә
Ләвәнт Булут - милләте буенча төрек кешесе, пенсионер, татарча бик яхшы сөйләшә һәм хәтта шигырьләр яза. Шигырьләрне инде шактый күптән язса да, үзен шагыйрь дип санамый. Левент әфәнде үзе әйтүе буенча, ул шагыйрь булу кебек зур җаваплылыкны үз өстенә ала алмый.
Журналистика өлксендә "бөтерелгәннәр" аны танып белә. Левент Булут шактый танылган татар журналисты Алсу Хәсәнованың - ире иде. Алсу Хәсәнова "Ватаным Татарстан" басмасы хезмәткәре иде. 2015 елның 29 апрелендә яман шеш авыруыннан вафат булды.
Алсу Левент бей өчен хатыны гына түгел, дусты, кардәше, сердәше дә булган. Алсуның вафатыннан соң Левент бей шигырь язмый булдыра алмый инде. Аның өчен бу күңелен бушатырга, юанырга бердәнбер чарага әйләнә.
Мин Алсуны көн дә искә алам, ул минем төшләремә бик еш керә... Төшләремдә аны бәхетле итеп күрәм. Бу минем юанычым, - ди ул. Чыннан да шигырьләрдә хисләр бик көчле бирелә. Образлар төрек шигърияте традицияләренә якын.
Күк йөзенә;
Очыртгычлар очырдым,
Кәгазьдән очкычлар юлладым,
Өсләренә;
Хат яздым,
Шигырьләр яздым,
Җырлар җырладым,
Бәетләр көйләдем,
Сөйгәнемә сагыну куштым һәрберсенә,
Бәлки сиңа барып җитәр дип...
02.02.2018
Иртәгә!
Иртәгә синең туган көнең,
Ләкин, Иртәгә юк мәңгелектә.
Бәлкем дә син,
Анда яңадан тугансындыр.
Шулай да,
Туган көнең котлы булсын,
Йолдызлар сиңа яктылык,
Болытлар юлдашын булсын.
Ай йөзлем, айдан матурым,
Йөзен елмай,
Оҗмах өен булсын...
19 Март 2017
Син соңгы юлыңа якын идең,
Китә идең...
Икебез дә чарасызлыктан еладык.
Син соңгы минутка кадәр көчле идең,
Беркемгә дә сер бирмәдең,
Беркемгә сиздермәдең,
Бары минем янымда еладың...
Мин шул кадәр көчсез идем ки,
Китеп бер читкә, ялгызым еладым...
Күздән яшь түгелмәс бәлки андый чакта,
Ләкин тын алуын елар,
Кулларың, бөтен гәүдәң елар.
Күз яшьләренең тамчысы
Йөрәк тибешеннән хис ителер.
Тамагыңа таш булып утырган төер елар...
Яратканың, сине яраткан моны аңлар.
Теләсәң дә, яшереп калып булмый...
“Башкасының җан ачысын аңлый белгән – кеше” дигән шагыйрь*.
Чарасызсам, мин кем булам икән?!
Син йоклаганда еладым,
Син янымда булмаганда да гел күз яше түктем.
Син китә идең, туктатып кала алмадым – еладым,
Син киткәч еладым,
Синсез калу, чарасызлыктан да авыр булды – еладым.
Ах, чарасызлык...
Аны аңлатырга сүзләр җитми.
Мин кал дисәм дә,
Син калырга теләсәң дә,
Хәтта бер дә китәргә теләмәсәң дә,
Мөмкинсезлек,
Кулдан берни килмәү,
Чарасызлык...
Син барында,
Икебез дә бәхет тулы икән,
Йөзләребез, күзләребез сөенечтән көлгән мәлләрдә,
Дөрес булыр иде микән язу?
Бәхетле минутлардан,
Шул аңламлы мәлдән заман чәлү...
Син киткәннән соң керештем мин язарга.
“Беләм, син миңа күрсәтми генә елыйсың” дия идең бит...
Хәзер син юк,
Бу сүзләрне әйтмәс миңа инде беркем.
Исемә төшереп елыйм хәзер,
Яшермим мин яшьләремне берәүдән дә.
Яздым, язмасам, елаячак идем, дигән шагыйрь**.
Булмый никтер алай,
Мин булдыра алмадым;
Һәм яздым, һәм еладым...
Күз яшьләрем инде хәзер ирекле,
Эчендә син булган һәр нәрсәдә елыйм,
Һәр җырда, һәр шигырьдә, һәр рәсемдә елыйм...
Читенсенми, яшеренми елыйм.
Менә тагын тамагыма төер утырды...
20.11.2018, Әнкара.
• * Лев Толстой
• ** Тургут Уйар
Кич, моңнын икенче исеме,
Иссен җил,
Таралсын һәсрәт,
Җил белән тирбәләнсен чәчләрең.
Ай туды,
Йөзең кебек якты.
Син килдең,
Һич бетмәсен төн
21.07.2017, Әнкара
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз