ТАССР 100 ел
-
17 майда Казанда «Музей төне» булачак (программа)
Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе кысаларында шактый кызыклы чаралар көтелә.
13900 -
Киләсе елда Россиядә уртача пенсия күпме булачак?
Пенсияләр 2 тапкыр: февральдән – узган елгы инфляция буенча, ә апрельдән Социаль фондтагы керемнәр дәрәҗәсе буенча артачак
29900 -
Казанда өмә кайчан була?
Быел өмә, язның иртә килүе сәбәпле, гадәттәгедән алданрак узачак.
26100 -
Алексеевск – Әлмәт трассасы хәзер түләүле
Трасса өчен күпме һәм ничек түләргә икәнен сөйлибез!
32600
ЛИЛИЯ САТТАРОВА: «Син бит минем өзелеп сөйгәнем»
Лилия Саттарова шигыре
Син минем бердәнберем
Мин яратам сине,диеп
Пышылдыйлар синең иреннәр.
Җанга рәхәт булган бу мизгелләр,
Яшәү дәрте миңа өстиләр.
Канатлана күңел, хисләр ташый
Ярсып-ярсып тибә йөрәгем.
Язмышыма язган мәхәббәтем,
Син бит минем өзелеп сөйгәнем.
Язлар белән үттең тормышыма,
Сөюләрдән башлар әйләнә.
Бәхетем син,дигән сүзең
Назлар булып җанга бәйләнә.
Бердәнберем,диям,һич арттырмый
Күз дә салмыйм синнән башкага.
Яшәү ямен тоеп яшим,
Син булганга иркәм,янымда.
Рәхмәтлемен мин сиңа.
Мин рәхмәтле сиңа,сөйгән ярым
Язмышымда пәйда булганыңа.
Һәр көнемне якты нурга төреп,
Сөеп-назлап кына торганыңа.
Синең белән җаным тыныч минем,
Күрми торсам-өзелеп сагынам.
Кояшыма тиңләп яшим сине,
Бары сиңа гына табынам.
Йөрәгемнең сүнмәс бер моңы син,
Уйларымның иң-иң татлысы.
Сүрелмәсен иде һичбер вакыт,
Мәхәббәтнең кайнар ялкыны.
Мин рәхмәтле сиңа,сөйгән ярым
Синең сөю-язмыш бүләге,
Гомер узган саен ныграк тоям,
Янәшәмдә синең кирәкне.
Көтәм сине…
Йолдыз тулы күктән сине эзлим,
Җилләр булып исәм сагынып.
Көннәремнең ямен тоймыйм,
Яшәгәнгә сине юксынып.
Мин бәхетле идем синең белән,
Әллә инде күзләр тидеме?…
«Саклый белмәдегез мине»-диеп
Әллә бәхет үзе киттеме?
Елый йөрәк синең юклыгыңа,
Туя алмадым сине яратып.
Мәңге шулай яшәрменме икән,
Килереңне көтеп,зарыгып…
Көнен-төнен сиңа дәшәм,
Ишет зинхар,йөрәк авазын!
Синең өчен минем януларым,
Синең өчен генә бар назым!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев