Логотип Идель
Әдәбият

ЛӘЙЛӘ ХӘБИБУЛЛИНА: «Кылычыңда ярты тамчы каным»

Ләйлә Хәбибуллина шигыре

***
Кылычыңда
ярты тамчы каным.
Ярты тамчы җаным
кыл очында.
Колың – үзем.
Һәрбер сүзең –
хөкем.
Я аклану.
Ә саклану бу уенда каралмаган.
Каралмаган битләр саны
котылгысыз кими.
Каралмаган киносурәтләргә
күз саласы килми...
kill me.
Парадоксаль.
Синең кулдан үлем дә –
котылу,
Агу да – шәрабның иң татлысы.
Иң хаклысы да шул. (Ләззәтлесе?)
Язмышымның бер хакиме булу
ничек сиңа?
Ишетәсеңме,
карт агачтай сына,
шартлап, соң өметем?..
Бер чеметем җаным
һәм бер тамчы каным
кыл очында.
Кылычыңда.
Я, нишләрсең?..

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шигырь, Ләйлә Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев