Логотип Идель
Әдәбият

Люция Әблиева: Яңгыр симфониясе

Яшем барган саен, Галиҗәнап Хакыйкать Үзгәрә. Үлеп гашыйк булды, Язсыз яшәмәгән җан, Көзләргә.

Люция Әблиева

 

Галиҗәнап Хакыйкать  

Яшем барган саен,
Галиҗәнап Хакыйкать
Үзгәрә.
Үлеп гашыйк булды,
Язсыз яшәмәгән җан,
Көзләргә.
Шакмак дип йөргәнем
Гаҗәп булган лабаса,
Түгәрәк.
Аңым хәзер башка,
Булмышым, яшәешем
Үзгәрәк.
Һич кенә кызыкмыйм
Купшы гөлләрдән үргән
Таҗларга.
Нарасый баладай
Кичә генә алданган
Назларга.
Ник яшәгән чорым
Артык җете күренә
Күзләргә?!
...Яшем барган саен,
Галиҗәнап Хакыйкать
Үзгәрә.

 


Күңелеңне ач!

Күзләреңне түгел, күңелеңне
Ачып кара дөнья йөзенә.
Аның камиллеге тирәндәрәк,
Әйтер идем – сары көзендә.

Бик чалынып бармый карар күзгә,
Садәлеге, ихлас сафлыгы.
Тапталадыр аяк асларында
Илаһи самими хаклыгы.

Бер мизгелгә туктап, тынып кал да,
Колак салчы әйткән сүземә:
Күзләреңне түгел, күңелеңне
Ачып бакчы дөнья йөзенә.

Карлар явар җиргә ак бишектән,
Моң таралыр суның агышына.
Таң калырсың, ишетеп бер мизгелдә,
Симфония – яңгыр тавышында.

Люция Әблиева – Башкортстанның Чакмагыш районы Тозлыкүл авылында туган. Югары белемле хокук белгече. Бүгенге көндә Татарстан һәм Башкорстстан матбугат басмаларында олылар һәм балалар өчен шигырьләре, проза әсәрләре даими басылып килә. Берничә китап авторы.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев