Логотип Идель
Әдәбият

Мин бәхетле идем...

Энҗе Сәфәрова (Хөсәенова) шигыре

***
Мин бәхетле идем... 
бәхетемнән янып яшәдем.
Мин белмәдем хәтта ни икәнен
мең сыкраудан торган яшьләрнең.

Мин бәхетле идем...
бик бәхетле тойдым үземне.
Мин белмәдем хәтта ни икәнен
авыр газапларга түзүнең.

Мин бәхетле идем...
бәхетемнән янды күзләрем.
Мин белмәдем хәтта ни икәнен
мең сагышлы сары көзләрнең.

Мин бәхетле идем...
мизгел генә булган, күрәсең...
Ник белмәдем икән шул чагында
кабатлыйсын Коръән сүрәсен...

фото: Фирүзә Вәлиева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев