Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Әдәбият

МИН - ХЫЯЛЫҢ СИНЕҢ

Мин – хыялың синең, Сагынганда Күзләреңдә сагыш булырмын.

Мин – хыялың синең,

Сагынганда

Күзләреңдә сагыш булырмын.

Мин – хыялың синең!

Җаның тынгач,

Уйгатучы тавыш булырмын.

Җиде ятлар белән тулса дөньяң

Мин һәрвакыт таныш булырмын.

Мин – хыялың синең,

Мин булганда

Бөтен галәм сыяр учларыңа.

Мин – хыялың синең,

Ләкин сыймам

Реклама

Беркайчан да сыймам кочагыңа.

Сөенербез бергә, төренерсең

Минем белән сөю учагына.

Мин – хыялың синең!

Каның булып

Йөрәгеңдә мәңге тибәрмен.

Мин – хыялың синең!

Ялгышсаң да

Гел изгелек кенә теләрмен.

Син терелсәң, мин дә терелермен,

Син үлгәндә мин дә үләрмен!

Мин – хыялың синең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев