Логотип Идель
Әдәбият

Мин күкләрдән сорап алдым сине...

Ноябрь аенда Казанда "Глаголица" халыкара бәйсез әдәби премиясе финалы узды

Ноябрь аенда Казанда "Глаголица" халыкара бәйсез әдәби премиясе финалы узды. Бу 10-17 яшьлек авторлар өчен уникаль проект, ул яшь талантларга зур әдәбиятта үз көчләрен сынап карарга, танылган сүз осталары белән танышырга, аларның тәҗрибәсен һәм белемнәрен үзләштерергә, фикердәшләрен табарга мөмкинлек бирә. Быел «Татар телендә поэзия» номинациясендә Гран–прига Анна Ахматова һәм Рифат Сәлах шигырьләренә мөкиббән булган Казан укучысы Рәйсә Абдуллина ия булды. Киләсе елда Рәйсә "Проза" номинациясендә үз көчен сынап карарга җыена.

 

Үле яңгырлар ява

 

Сыкрап шаулый шомлы җил

Ни өчен шулкадәр яшь

Синең күздә туган ил?

Ни өчен шулкадәр сыкрау

Синең көзге төнеңдә?

Канлы яра, хиссез әрнү

Синең таш йөрәгеңдә?

Синең күңелдә бит элек

Аллы чәчәкләр атты…

Алсу алма бөртегеңдә

Сандугач моңы калды…

Назлы җилең үлеп сүнде

Кара янды иренең

Төпсез җирнең бар кайгысын

Җыйды коңгырт күзләрең…

Күңелеңнең көзгесендә

Бары кайгы шәүләсе

Бары сыктау, бары елау

Килми синең көләсе…

Нәрсә булды сиңа илем?!

Нигә сулды йөзләрең?

Нигә тамчы булып тама

Кайгы җыйган яшьләрең?

Ни өчен шулкадәр тонык

Синең күзләр, туган ил?

Җавап бирми һичкем..бары

Дулый тышта үле җил.

 

*

Тарих битләрен актарам

Тузгыта чәчемне җил

Онытып булмый үткәннәрне

Ниләр күргән туган ил?!

Канлы яшьләр, сүнгән күзләр

Кара сугыш шәүләсе

Бу кадәр әрнү, елуга

Яшьне тотып түзәсе?!

Офыкка төбәп карасаң,

Анда калганнар эзләр

Күпне күргән, күп рәнҗегән

Елаудан сүнгән күзләр…

Әрнүгә түзә алмыйча

Мин төнлә карыйм күккә

Күпме рәнҗүләргә түзеп,

Туган ил моннан үткән

Алсу офыкта кара кан

Зәңгәр күлләрдә газап

Мең җавап көтәм җиһаннан

Төпсез күлләргә карап

Җавап барыбер булмаячак

Шушы шыксыз дөньяда

Бер-беребезне якламый,

Ялгыз атлап барганда!

 

*

Мин күкләрдән сорап алдым сине,

Күкләр миңа сине юллады

Күзләреңнән балкыган шул нурлар

Тик нигәдер мине яндырды…

Бер яндырды, бер көйдерде ул мине,

Күздән тамды ачы, кайнар яшь

Мин ялварып синнән сорыйм хәзер

Нигә килдең, минеке булмагач!

Мин күкләрдән сорап алдым сине,

Күкләр миңа сине юллады…

Синең килгән якты юлларыңнан

Бары хәтер калды, томанлы!

 

Түгелмичә калган яшь

Дөньяны каплады томан

Күңел елады сыкрап

Күпме әрнү кичерсәм дә

Булмады үксеп елап.

Күзләремне яшь каплады

Таштай катты йөрәгем

Бар дөньяны бәс каплады

Түгелми калды яшем…

Йөрәгемне тоттым учлап

Аннан яшь тама сыкрап

Төерләрне йота — йота

Мин барам урам буйлап

Тышта үле җил сызгыра

Таштай катты әрнүем

Кар бөртекләредәй учлап

Бозга тама яшьләрем.

Соры тынлык. Кара урман

Күңелдә хисләр кайный

Көзге яңгырдай сулкылдап

Минем күңелем елый.

Тәңкә — тәңкә карлар ява

Уттай кабынды миләш

Күңел күпме еласа да

Түгелми калды бу яшь.

 

Йолдыз атылганда

Алсу томанда йөзгәндә

Күктә йолдыз кабынды.

Сихри көмеш утын чәчкәч,

Яшен булып атылды.

Көмеш йолдыз артыннан

Утлы эзен калдырды.

Энҗе нурларын чәчте дә

Тиздән күздән югалды.

Менә инде Чулпан карый

Тылсымлы таң атканын

Ә мин йолдыз эзен күзләп

Хыялымны атадым.

Көмеш йолдыз эзе сүнде

Мин һаман айный алмыйм.

Кояш нурына коенып

Саф хыялымны саклыйм.

Назлы кыңгырау таҗына

Салкын көмеш бәс кунган.

Атылган йолдыз бозыннан

Назлы чәчәге туңган…

 

Араларда үлдем (Д.Е.)

Араларда сүнде ялкын,

Бозлы җилгә юлыгып.

Уттай кабынган хисләрем

Көлдәй калдылар сулып.

Араларда үлде җаным,

Бозлы карларда туңып.

Салкын мәрмәр таш юлларда

Төсләре калды уңып.

Рәйсә Абдуллина

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев