Логотип Идель
Әдәбият

«Мин татар!» – дип янсын күзләрең

Таны, халкым, үз хатаңны, таны, Гаепне син читтән эзләмә.⠀ Горурлыгың таптавыңнан туктап,⠀ Уян әле, уян, тезләнмә!⠀


 Адилә Әхмәтҗанова 2001 елның 17 апрелендә Арча районы Кәче авылында туа. Кәче төп гомуми белем мәктәбен тәмамлап, 2017-2021 елларда Г.Тукай исмендәге Арча педагогия көллиятендә белем ала. Хәзерге вакытта Арча үзәк китапханәсендә эшли, читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтында укый. «Иделем акчарлагы – 2021» бәйгесендә  «Поэзия» номинациясендә II урынга, «Сәләт» оешмасының Р.Бикмуллин исемендәге XX Республикакүләм «Бикафест» яшьләр җыр-шигърият фестивалендә «Үз әсәрен иң оста яттан укучы» номинациясендә I урынга лаек булды. 2020 елда «Идел» журналы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган «Әдәби суд» утырышында Адиләнең «Тыныш билгеләре» дип исемләнгән шигырьләр шәлкеме каралган иде. Бүген ул «Идел» укучылары хөкеменә өр-яңа шигырьләрен тәкъдим итә. 

Таны

Таны, халкым, үз хатаңны, таны,
Гаепне син читтән эзләмә.⠀
Горурлыгың таптавыңнан туктап,⠀
Уян әле, уян, тезләнмә!⠀ ⠀

Ә тезгәндә дәрәҗәңне җуйма,⠀
«Мин татар!» – дип янсын күзләрең.⠀  
Мактасалар, тыйнак кына шатлан,⠀
Хурласалар, чүкмә тезләрең.⠀⠀

Көндәшләрең куркытырлар шулай,⠀
Чыгарырга теләп уеннан.⠀
Таласыннар, әмма урлап булмый⠀
Татарлыкны халык куеныннан.⠀⠀

Таны, халкым, таны үз-үзеңдә⠀
Көрәшерлек яңа көчләрне. ⠀
Акла өметем... әллә бу вакыйга⠀
Бер фантастик кына төштәнме?

Битеңне ю

Сабын алып битеңне ю,
Чык урамга, кояш күрсен.
Язгы һава сулат аңа,
«Витамин D» – дип сөйләрсең.

Җирән чәчең тарар һава,
Язда диме анда дәва?
Алданырсың, гаепләрләр,
Язда әнә ак кар ява...

Юын әле, синең бүген
«Чисталыгың» бәяләнер.
«Аңламыйм», – дип алдама да,
Әнә күпме гаеп һәм кер.

Кар суында битең юма,
«Яшьлек», – диеп акланма да.
Битеңне ю, аннан менә
Исемеңне аклап кара!..

Сары метро⠀

Сары метро. Сагыш төсе диләр.⠀
Лимон ачы. Тагын ни сөйлим?⠀
Син янәшә атлаганга күрә,⠀
Моңаерга мин сәбәп күрмим.⠀

Сары метро. Сары дим дә көләм.⠀
Һәм син мине юри үртисең.⠀
Кочагыңа алырсың да кинәт,⠀
«Сары кояш син ул» – диярсең...⠀

Сары метро. Тагын бер тукталыш.⠀

Безгә нәрсә, кая ашыгыйк?..⠀
Беләсеңме, ә мин сары төскә⠀
Син булганга гына гашыйк бит.⠀

 

Бер көн

Күбәләкләр бер көн генә яши,

Ә соң кеше ниләр өлгерә?

Әллә һаман ашкынып каядыр,

Булган гомерен юкка үткәрә?

Зарланмыйча, үзе теләгәнчә,

Яшәр өчен җирдә кешегә

Ничә гомер кирәк!? Ә күбәләк

Бер көндә дә яшәп өлгерә...

***

Әйтергә курыккан сүзләр дә
Һичнинди шүрләүсез әйтелә.
Арада тылсым да калмады,
Сүзләр дә... бары тик без генә...
Без генә, бушлыктан сүз табып,
Җан өреп җөмләгә кадыйбыз.
Без белгән ялганны, матурлап,
Кешелек дөньясын алдыйбыз.
Без икәү, без хиссез, без ялган.
Таңнарны каршылый айсыз төн.
Бу хистә без чит-ят булсак та,
Куркыныч өн – «төш»тә бербөтен.
Ап-ак кар бозыла эзләрдән,
Ялганнан бозыла хакыйкать.
Кагыйдә бозучы без икәү
Бу хискә ник хәҗәт, ник кирәк?!

***

Аның кайнар иреннәре
Яратмыйлар мине.
Менә шушы шигырь өчен
Ул гаепләр әле.
Билләремнән кочып, сүзсез,
Иренемнән үбәр.
– Кочагыңда нишлим? – дисәм,
– Болай гына... – дияр.
Аның тормыш үтә гади:
Туа, яши, үлә.
Ә ул мине менә шулай
Яратмыйча үбә.

Үзгәрдек

Мин танымас булып үзгәрер дип,
Уйламаган идем безне дә.
Егерме яшь тулыр-тулмас мәлдә
Ышанычсыз калдым кешегә.

Үз-үзеңә ышан диярсез дә
Заманадан гаеп төшәр күк.
Мин моңарчы көч эзләдем һаман
Төпсез ялганнарга түзәрлек.

Юкса мин дә ялган сөйлим кайчак,
Дөреслекне ачам дисәм дә.
Тик калмады ышанырлык сәбәп,
Хәтта якын булган кешегә.

Мин танымас булып үзгәрер дип,
Уйламаган идем безне дә.
Һәр дөреслек ялганга төренеп
Яши, юкса кешенең үзендә.

***

Ә без тагын язылмаган шигырь
Һәм өзлексез явып торган яңгыр.
Әйтче миңа, (шул да җитәр кебек),
«Яратам!» – дип мине, тик бер тапкыр...

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев