Әдәбият
МИН ЫШАНАМ СИҢА!
Ленар Шәех шигыре...
Ленар Шәех шигыре...
Танышканга инде ничә еллар,
Ничә еллар бергә – иңгә-иң.
Синең йөрәгеңдә мин яшимен,
Минем йөрәгемдә, тиңем – син.
Төрле чаклар була: күңел тула,
Йөрәк ярсып куя кайчакта.
Назлы сүзең, серле елмаюың –
Талгын гына гүя ай чыкты.
Җилләр дулый тышта... давылмыни! –
Күпме ярлар җанын яралый...
Ничә еллар бергә, Ходай шөкер, –
Җил-давыллар безгә янамый.
Язлары да көзгә охшаган бит,
Көзләре дә язга охшаган.
Гомер дигән юлдан барган чакта
Мин ышанам сиңа, ышанам.
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев