Логотип Идель
Әдәбият

Навигатор

Бу дөньяның бөтен матурлыгы, Табигатьнең сихри тылсымы, Күңелемнең тынмас давыллары, Хыялларның чынга ашуы –  Аллаһымның бөек кодрәте.

Сиринә Мифтахова Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туган. Казан театр училищесының эстрада артисты бүлеген тәмамлаган. Бүгенге көндә Әлмәт татар дәүләт драма театрында артист булып эшли. Күңел халәтенә карап, төрле темаларга шигырь юллары яза.  


НАВИГАТОР

Бу дөньяның бөтен матурлыгы,
Табигатьнең сихри тылсымы,
Күңелемнең тынмас давыллары,
Хыялларның чынга ашуы – 
Аллаһымның бөек кодрәте.

Адашканга туры юл күрсәтә,
Хасталарга бирә савыгу.
Дога белән күңел канатлана
Аңарга бит кирәк табыну. 

Сораганга бирермен дигән Ул,
Мал-мөлкәтне, хәтта данны да.
Тик онытма минем хакта, дигән
Авыр түгел, җиңел чагында.   

Кулларымда бүген «навигатор»:
Уңны-сулны миңа күрсәтә.
Нәрсә икән диеп уйлыйсыздыр
Дөрес язылган сүзләр һәр биттә.

Коръән китабы бу.
Калын, матур. Күп догалы китап. 
Һәр сорауга дөрес җавап биргән
Аллаһымнан иңгән хакыйкать.


***

Имеш Бүре ауган чыккан
Бара икән юл буйлап.
Шулчак Төлке кисеп үткән
Юлны койрыгын болгап.

Бүре, гайрәт чигеп, пыр тузынып
Гаскәр җыйган бер төркем.
Алны-артны уйламаган, 
Курыкмаган һичберкем.

Төлке исә – хәйләкәр,
Алдан белгән барын да.
«Бүген синең чират булса,
Иртәгәсе минем кулда». 


***

Еракларга шулай күз саламын.
Үткән юлга... юк! Мин карамыйм.
Киләчәкне бераз күзаллыйм да
Ныклап басып алга барамын!

Заманасы авыр дибез дә без,
Кайчагында куркып калабыз. 
Курыкма син, кыю, нык бул! – диеп
Әйтә килде әби-бабабыз!

Бүген бар син кеше, иртәгәсен
Беркем белми, Ходай кулында!
Язмышыма язылгандыр, – димә,
Ә ул язмыш Синең кулыңда! 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев