Логотип Идель
Әдәбият

НИ БЕЛӘН ҮЛЧӘНӘ ҮТКӘН ГОМЕР?

Саҗидә Сөләйманова

Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Йөргән юллар белән,
уй чаткысы булып йөзгә төшкән
юл-юл сырлар белән.

Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Менгән үрләр белән,
үзән-үрләрендә йөргәнеңдә
белгән серләр белән.

Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Калган эзләр белән,
кеше күңеленә орлык итеп
салган сүзләр белән.

Һәм өметләр белән!
Йә табылган, 
йә тапталып калган...
Гомерең алда - 
үлчәүләргә сыймас
хыялларың барда.

1968 ел.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев